муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Язгы бозда сак бул! 31.03.2021

1нче сыйныфта «Язгы бозда сак бул!» темасына сыйныф сәгате үтте.
--
-
Сәламәтлек — зур байлык 31.03.2021

6нчы сыйныф укучылары белән «Сәламәтлек — зур байлык» исеме астында әңгәмә булып узды. Укучылар белән организмга зыянлы һәм файдалы ризыклар турында, телефон, телевизорның зыяны турында сөйләшенде. Сәламәтлек турында мәкальләр искә төшерелде.
-
Милли гореф-гадәтләр 31.03.2021

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. 9 нчы сыйныф укучылары милли гореф-гадәтләр белән таныштырдылар, чыгышларны бик кызыксынып тыңладылар.
-
Файдалы каникуллар 30.03.2021

Кояш җиребезгә җылысын да, яктысын да бик юмарт бирә. Кар күзгә күренеп кими. Укучыларыбыз өй тирәләрендә шушы процессны тизләтү өчен тырышалар.
-
Посещение библиотеки 29.03.2021

29 марта ученица 6 класса Гайнуллина Зулейха посетила сельскую библиотеку.
-
Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы 27.03.2021

Бүген 27 март - Халыкара театр көне. Әлеге бәйрәмнең девизы - "Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы". Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф - гадәтенә мәхәббәт уята. Төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә.
-
Театр − яктылыкка, нурга илтә. 27.03.2021

Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә. 20 нче март көнне 6 нчы сыйныфта “Театр − яктылыкка, нурга илтә.“ дигән тема буенча тәрбия сәгате үтте. Әлеге тәрбия дәресе 2021 ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Дәрестә укучылар Татарстанның театр сәнгате үсеше, Татарстан Республикасы театрлары, татар театры тарихы, аның күренекле эшлеклеләре турында материаллар белән таныштылар.
-
Каникуллар күңелле уза 26.03.2021

Язгы каникул чорын укучыларыбыз ял итү белән беррәттән файдалы эшләр дә башкарып уздыралар. 6нчы сыйныф укучысы Закирҗанов Кәрим Мөнирә апага капка төбендәге карларны чистартып юлларны киңәйтергә булышты.
-
Язгы каникуллар 26.03.2021

9 нчы сыйныф кызлары язгы каникулларны әти-әниләренә ярдәм итеп үткәрәләр
-
язу тарихы 20.03.2021

Татар язуының тарихы милләтнең үзенең гыйбрәтле язмышына тиң. Күп гасырлык язу мирасында аянычлы сәхифәләр шактый күп. “Татар мәдәниятенең иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе – ул язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имля төзәтү тарихы”, – ди белгечләребез. Татарга соңгы йөз елда гына да берничә мәртәбә алфавитын алыштырырга туры килгән. Төрки-татарларның язу тарихында биш төрле алфавит мәгълүм: рун билгеләре, уйгур язуы, гарәп имлясы, латин хәрефләре һәм кириллица (хәзерге рус алфавиты)
4 сыйныфта үткән “Язу тарихыбыз – изге мирасыбыз” исемле чара барышында укучылар халкыбызның язу сәхифәләре хакында презентация карадылар, виртуаль экскурсиядә булдылар, мәктәп музеенда сакланучы гарәп, латин язулы газеталар, китаплар, төрле эш кәгазьләре, хатлар, документлар белән таныштылар, укырга тырышып карадылар. Ахырдан язу алмаштырулар халыкларны фаҗигаләргә илтүе, яшь буынның гасырлардан килгән борынгы мирастан мәхрүм калуы хакында әңгәмә кордылар.









