муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 371 372 373 ( 374 ) 375 376 377 378 379 380 >>
-
Түгәрәк өстәл 10.10.2013

10 октябрь көнне мәктәптә районнан килгән белгечләр катнашында түгәрәк өстәл узды. Укучылар белән очрашуга Арча районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү буенча өлкән инспекторы А.А.Хидиятуллина, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең секретаре А.Ф.Бакирова, мәшгульлек үзәгенең психологы И.Р.Нурмиева килгән иде. Белгечләр укучыларга тәмәкенең, сыраның зарары турында видеофильмнар күрсәттеләр, законнарны аңлаттылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашу һәркем өчен файдалы булды.
-
Кем булырга? 10.10.2013

10 октябрь көнне үткәрелгән Түгәрәк өстәлдә Арча районы мәшгульлек үзәге психологы Инна Рәисовна Нурмиева катнашты. Ул 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча тест уздырды. Әлеге тест ярдәмендә укучылар киләчәктә һөнәр сайлаганда нинди юнәлешне күздә тотарга кирәклеген бик тиз ачыклый алдылар.
-
Конкурсларда актив катнашыйк! 08.10.2013

Мәктәп күләмендә узган линейкада Бөтенроссия "Альбус" конкурсының язгы сессиясендә актив катнашкан 22 укучыга Дипломнар , истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды.
-
Өлкәннәрне хөрмәтлик! 07.10.2013

7 октябрь көнне укучылар Арча шәһәренең картлар йортына өлкәннәрне бәйрәм белән котларга бардылар. 5-7 класс укучылары аларга яраткан шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2013

Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез.
-
"Яшә, урман!" акциясе 05.10.2013

"Яшә, урман!" Бөтенроссия акциясе кысаларында мәктәп территориясенә 25 төп агач утыртылды.
-
Бәйрәм белән,хөрмәтле өлкәннәр! 01.10.2013

1 октябрь-өлкәннәр көне уңаеннан укучылар аларны котлап өйләренә бардылар, бүләкләр бирделәр.
-
Куркыныч янамасын! 28.09.2013

28 сентябрь көнне участок уполномоченные Шәрәпов Марсель Гаптрауф улы белән “Куркыныч янаганда” дигән темага очрашу-әңгәмә уздырылды.
-
Тискәре гадәтләрне булдырмыйк! 24.09.2013

Укучыларда чисталык, пөхтәлек сыйфатлары булдыру, тәмәке, алкоголь, наркотиклар куллануның тискәре йогынтысы турында аңлату эшләре алып баруда тәрбия дәресләренең әһәмияте зур.
-
Терроризмга каршы "Авто, мото, велопробег" кичәсе 23.09.2013

23 нче сентябрь көнне мәктәп күләмендә терроризм һәм экстремизмга каршы “Авто, мото, велопробег” исемле кичә уздырылды. 9 нчы класс укучылары велосипедларда, мотоциклларда йөреп, һәркемне тыныч, матур тормышта яшәргә чакырдылар.









