муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 371 ) 372 373 374 375 376 377 378 379 380 >>
-
Волейбол ярышы 24.01.2014

24 нче гыйнвар көнне мәктәпнең волейбол командасы Галиуллин Ришат Әсхәтович истәлегенә һәм Галиуллин Айдар Ришатович призына волейбол буенча Яңа Кенәрдә уздырылган зонаара турнирда катнашты һәм 1 урынны яулады. Афәрин, егетләр!
Команда составындагы укучылар:
1. Габделфәртов Алмаз
2.Габделбәров Альмир
3.Зәйнетдинов Илнур
4. Шәфигуллин Надир
5. Яруллин Илназ
-
Юлларда сак бул! 23.01.2014

23 нче гыйнвар көнне башлангыч класс укучылары катнашында ( класс җитәкчеләре - Н.Т.Гыйбадуллина, Ф.К.Насыйбуллина) "Юл кагыйдәсе белгечләре" исемле класстан тыш чара уздырылды. Ул конкурс-уен формасында үтте. Юлларда игътибарлы булырга өндәүдә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүдә чараның укучыларга йогынтысы зур булды.
-
Кошларга мәрхәмәтле булыйк! 22.01.2014

Кыш - кошлар өчен бик авыр вакыт. Аларга ярдәм итү максатыннан укучылар арасында җимлекләр ясап, кошларны сөендерүче укучылар арта бара. Әйдәгез, канатлы дусларыбызга карата мәрхәмәтле булыйк!
-
Күңелле стартлар 22.01.2014

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан башлангыч класс укытучылары Н.Т.Гыйбадуллина, Ф.К.Насыйбуллина 1-4 нче класс укучылары һәм "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүчеләр белән берлектә "Күңелле стартлар" исемле спорт ярышы уздырдылар. Яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү - һәркайсыбызның изге бурычы.
-
Ата-аналар җыелышы
21.01.2014
21 нче гыйнвар көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды. Чыгышларда бүгенге көннең актуаль проблемалары күтәрелде, балаларны әхлаклы, заманга лаеклы итеп тәрбияләүдә ата-аналарга киңәшләр бирелде.
-
Шахматтагы уңышлар 14.01.2014

Мәктәбебез укучылары Арча укучылар сарае каршында уздырылган шахмат ярышында 1 урынны алдылар. Аларга киләсе ярышларда да уңышлар юлдаш булсын.
-
Чаңгычылар сынатмый 08.01.2014

6 нчы гыйнвар көнне мәктәпнең чаңгычылар командасы район беренчелегенә уздырылган ярышларда катнашты һәм 8 класс укучысы Гыйльметдинова Илүзә 3 урынга лаек булды. 9 нчы гыйнвар көнне чаңгы буенча эстафетада команда 2 урынны яулады. Команда составында түбәндәге укучылар иде:
Гыйльметдинова Илүзә, 8 кл., Мөхәммәдиев Илмир, 8 кл., Мөхәмәдиева Хәния, 8 кл., Яруллин Илназ, 9 кл.
-
Яңа ел котлы булсын! 31.12.2013

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә тыныч, якты көннәр, җан тынычлыгы, сәламәтлек, эшегездә яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телибез.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 25.12.2013

25 декабрь көнне 1-6 класс укучылары өчен "Рәхим ит, Яңа ел!" дип аталган бәйрәм тамашасы үтте. Укучылар Чыршы тирәли матур җырлар җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Яңа ел белән! 25.12.2013

25 декабрь көнне 7-9 класс укучылары өчен Яңа ел балмаскарады оештырылды. Сәхнәдә җыр-бию, уен-көлке тынып тормады. Бәйрәмдә укучылар үзләрен нәкъ артистларча тоттылар.









