муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 361 362 363 364 365 366 367 368 369 ( 370 ) >>
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2014

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә "Без - булачак солдатлар" исемле әтиләр белән очрашу кичәсе үтте. Укучылар әтиләргә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, матур итеп биеп тә күрсәттеләр.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2014

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8-9 нчы класс егетләре үзара ярыштылар. Алар үзләренең батыр, кыю, көчле икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
Чаңгы ярышы
20.02.2014
20 февраль көнне Арча шәһәре стадионында профсоюз хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышы булып узды. Мәктәпнең физик тәрбия укытучысы М.В.Минһаҗев әлеге ярышта 3 урынга лаек булды. Коллегабызны әлеге җиңүе белән котлыйбыз!
-
Чын патриотлар тәрбиялик! 15.02.2014

15 февраль - илебездә Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәүче россиялеләрне искә алу көне. Әлеге дата уңаеннан мәктәпнең ТИН укытучысы Сөнгатов Ш.Җ. укучылар алдында эчтәлекле чыгыш ясады, үзләренең тормышлары бәрабәренә Ватан боерыгын үтәгәннәр алдында зур бурычлы булуыбызны җиткерде.
-
Әфганстан - йөрәк ярасы. 15.02.2014

15 нче февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан 8 нче класс укучылары "Әфганстан - йөрәк ярасы" исемле кичә үткәрделәр. Бу көнне Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда бурычларын үтәгән якташларыбыз хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде, фильм күрсәтелде.
-
“Сәламәт балалар – сәламәт гаиләдә” 12.02.2014

Бу акция кысаларында мәктәптә сәламәтлек дәресләре узды, ә башлангыч класс укучылары арасында чаңгы ярышы үтте.
-
Сугыш чоры балалары хәтерли… 10.02.2014

6 нчы класс укучылары Садриева А., Мингазова З. тыл ветераны Хөснетдинова Фәймә апаның өенә барып, хәлен белделәр, аннан интервью алдылар.
-
Игенче һәм терлекчеләргә дан! 02.02.2014

2 нче февраль көнне күмәк хуҗалыкның еллык эшкә йомгак ясау буенча уздырылган бәйрәмендә укучыларыбыз эчтәлекле чыгыш ясадылар. Игенчеләргә, терлекчеләргә багышланган матур шигырьләр, җырлар яңгырады.
-
Чаңгы ярышы 25.01.2014

25 нче гыйнвар көнне мәктәбебез командасы Арча стадионында райондашыбыз Фәнил Гәрәфиев истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында 2 урынны яулады һәм кубокка ия булды. Команда составындагы укучылар:
Саляхова Фәнүзә
Яруллин Илназ
Мөхәммәдиев Илмир
Мөхәмәдиева Хәния
Хөснетдинов Ранис
-
Йолдызлы сәгать 24.01.2014

Башлангыч класс укучылары "Йолдызлы сәгать" дип аталган интеллектуаль уенда актив катнаштылар. Кичәне укытучылары Н.Т.Гыйбадуллина һәм Ф.К.Насыйбуллина оештырды.









