муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 ( 329 ) 330 >>
-
Дус булып яшик без гомергә! 03.02.2016

Бүген 3 нче сыйныфта “Дуслык бит ул – тормыш үзәге” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч, бер-береңә ярдәм кулы сузу, коллективта бердәмлек сыйфатлары, татар халык мәкальләре аша үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән сыйныф сәгате уен-ярышлар белән үрелеп барды. Ахырдан укучылар сыйныф каршында дус булырга вәгъдәләр бирделәр һәм хор белән җырладылар:
“Галәмнең серләрен белергә,
Укырга, эшләргә, төзергә,
Дус булып яшик без гомергә,
Атлыйк без гел бергә, гел бергә!”
-
Класс сәгате 02.02.2016 1 нче сыйныф укучылары белән "Үскәч кем буласың?" темасына сыйныф сәгате үтте. Укучылар үзләренә ошаган һәм киләчәктә сайлаячак һәнәрләр турында сөйләделәр. Үзләрен шул һөнәр иясе образында рәсемдә чагылдырдылар.

-
Очрашу 01.02.2016

9 нчы класс укучылары ел дәвамында төрле уку йортларыннан вәкилләр белән очрашып торалар, үзләре дә ачык ишекләр көннәрендә катнашалар. Бу юлы алар Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан килгән вәкилләр белән очрашып, уку йортына керү, уку, яшәү шартлары белән тулырак таныштылар.
-
Һөнәр сайлау-җаваплы эш 30.01.2016

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Технология атналыгы кысаларында бу хакта мәктәпне берничә ел элек тәмамлаган, хәзер төрле вузларда укучы егетләр-кызлар укучыларга да җиткерделәр. Сайлаган һөнәрнең үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булуына басым ясадылар. Кичә кызыклы сораулар,интервью һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Күңелле уеннар 29.01.2016

Мәктәпнең "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы балалар укучылар белән чираттагы күңелле бию - флешмоб уздырдылар.
-
Көрәш түгәрәгендә 28.01.2016

Мәктәптә көрәш белән кызыксынган укучылар күп. Каникулдан соң алар көрәш түгәрәгендә яңа тренер - Әхмәдиев М.Г. җитәкчелегендә ярышларга әзерләнә башладылар.
-
Яман гадәтләрдән саклан! 26.01.2016

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, чирләрнең сәбәпләрен ачыклау, эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуга каршы тискәре караш формалаштыру максатыннан, өлкән класслар берлеге кызлары 5 нче класс укучылары белән шушы темага әңгәмә уздырдылар.
-
При низких температурах
26.01.2016
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха
В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан МУ «Управление образования» исполнительного комитета напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
Параллель
Сельские школы
Городские школы
1-4 классы
-23 C
-25 C
5-9 классы
-25 C
-27 С
10-11 классы
-30 С
-32 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):Возраст учащихся
Температура воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветра
При скорости ветра до 5 м/сек
При скорости ветра 6-10 м/сек
При скорости ветра более 10 м/сек
До 12 лет
-9 C
-6 C
-3C
Занятия не проводятся
12-13 лет
-12C
-8 C
-5 C
14-15 лет
-15 C
-12 C
-8 C
16-17 лет
-16 C
-15 C
-10 C
-
Чаңгы ярышында 25.01.2016

Шимбә көнне Иске Кырлай авылында Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышы уздырылды. Безнең мәктәпнең чаңгычылар командасы әлеге ярыштан җиңү белән кайтты. Минһаҗева Зилә (8 кл.), Минһаҗева Илүзә (7 кл.), Закирҗанов Илназ (7 кл.), Сәләхов Илнар (8 кл.) составындагы команда 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Минһаҗева Зилә (8 кл.) 3 нче урынны алды. (Укытучылары - Минһаҗев М.В.) Укучыларга алдагы ярышларда да зур җиңүләр телибез.
-
Математикадан сынау имтиханы 23.01.2016

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен математика фәненнән кабат сынау имтиханы уздырылды. Биремнәрне Сикертән мәктәбенең математика укытучысы Ибраһимова И.И. әзерләде һәм имтиханны үткәрде. Әлеге имтиханда күзәтүче буларак ата-аналар да катнашты.









