муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Профориентация 10.03.2017

Бүген чыгарылыш класс укучылары белән очрашуга Арча агросәнәгать көллиятенең филиалы җитәкчесе Хидиятуллин Р.Т. килде. Ул укучыларны уку йортына керү тәртибе, шартлары белән тулы итеп таныштырды.
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2017
Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, барлык укытучылар, хезмәткәрләр, сөйкемле кызлар! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!Жир шарының ак бәхете өченЯратылган жәүһәр, алтын сез.Кешелекнең иң зур зиннәте – сез,Яшәү мәгънәсе дә - хатын-кыз. -
Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! 07.03.2017

Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әни - һәрбер кеше өчен дә иң кадерле, иң яхшы, иң матур, гомумән, тормышта иң-иң әһәмиятле кеше. Бүген 3 нче класс укучылары (кл. җитәкчесе - Насыйбуллина Ф.К.) үзләренең әниләрен бәйрәм кичәсенә чакырдылар, аларга матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Әниләр үзләре дә төрле конкурсларда катнаштылар.
-
Гаилә бәйрәме 07.03.2017

Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” узды. Гаилә учагы – иң җылы учак. Ул – безнең таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз. Балалар әти-әниләре белән бергәләп төрле уеннар уйнады, ярышты,аларга үзләре ясаган бүләкләрне тапшырды. Бүгенге көн мәктәп тарихында матур мизгелләре белән истә калды.
Нигә бүген мәктәптә
Бик күңелле һәм ямьле?
Чөнки безгә кунакка
Әти-әниләр килде.
-
"Әбекәй алтыным - минем иң якыным" 06.03.2017
Тиздән 8 Март - Халыкара хатын - кызлар көне. Бәйрәмне каршылап классларда укучылар төрле чаралар уздыра.6 март көнне 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Минһаҗева Ч. М. җитәкчелегендә үзләренең әбиләрен кунакка чакырдылар һәм "Әбекәй алтыным - минем иң якыным" дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.Ак яулыклы көләч йөзле,Шат күңелле, әйбәт тә.Кем ул диеп сорасагыз –Минем әби, әлбәттә!Укучылар әбиләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, үз куллары белән эшләнгән бүләрләрен тапшырдылар. -
"Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" 06.03.2017

Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Гаиләләр тату һәм нык булса, жәмгыятебез дә нык булыр. Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр – 6-7 класс укучыларының әти-әниләре кунакка килде (кл.җит. Юнысова Р.К., Солтанова И.А.). Бәйрәм “Әткәй-әнкәй-пар канатым” исеме астында музыкаль сәлам белән башланып китте. Укучылар әти-әниләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар башкарды, үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырды. Икенче өлеш спорт бәйрәме – “Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә” – спортзалда төрле уеннар белән дәвам итте. Әти-әниләр белән балалар ике командага бүленеп, төрле кызыклы ярышларда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды, һәркем шатлык-сөенеч тулы күңел белән өйләргә таралды.
-
Кызыклы математика 03.03.2017
Математика фәненнән 5-6 класслар өчен “Кызыклы математика” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Сыйныфтан тыш чараның максаты: 1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру; уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү; математика фәненә иҗади кызыксыну уяту; кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Ярышта 1нче урынны 6 класс укучылары, 2 нче урынны 5 класслар алды. -
Профориентация 02.03.2017

Укучыларга һөнәри юнәлеш буенча ярдәм итү максатыннан, бүген "Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы" ннан Фәридә Фәритовна һәм Марат Рәфкатович укучыларны техникумда алырга мөмкин булган белгечлекләр, уку, яшәү шартлары белән таныштырдылар.
-
Математикадан ачык дәрес 01.03.2017 Математика атналыгы уңаеннан бүген 7 класс укучылары белән “Без күпбуыннар белән дус” темасына ачык дәрес үткәрелде. (Укытучы – Бохараева Р.И.) Дәреснең максаты - “Күпбуыннар белән гамәлләр” темасы буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Бурычлары: укучыларның мөстәкыйль, күмәк, төркемнәрдә эшләү, танып - белү күнекмәләрен үстерү; кызыклы мисаллар, эшнең төрле формаларын кулланып алгебра фәненә кызыксыну тәрбияләү; шәхси сыйфатлар формалаштыру; фикерләрне төгәл һәм ачык әйтергә өйрәтү; җаваплылык, тәвәккәллек, игътибарлылык тәрбияләү. Дәрестә презентация кулланылды, укучылар группаларга бүленеп эшләделәр.

-
Котлыйбыз! 01.03.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез Нурсәнә Турисовна! Сезне чын күңелебездән 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз.Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз өчен чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сез балаларны укытып кына калмыйча, укытучыларның яшь буынын да тәрбиялисез, аларга үрнәк булып торасыз.
Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,Котлы булсын туган көнегез.Куанычтан –куанычка атлап,Шатлык чәчеп, бәхет игегез!Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы,Сау-сәламәт, таза булыгыз.Бәхетләрдән-бәхетләргә генәАлып барсын йөргән юлыгыз.Рәхмәт Сезгә, барысы, барысы өчен,Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.Сәламәтлек Сезне ташламасын,Авырлыклар бер дә килмәсен.









