муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2019

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 2-4 сыйныфларда класс сәгате уздырылды. Укучыларга Россия халкын һәлакәттән, поляк баскыннарыннан саклап калган Кузьма Минин, Дмитрий Пожарскийның батырлыгы аңлатылды.
-
"Лидерлар мәктәбе" 30.10.2019

Очрашуда
Бүген Арча укучылар сараенда активистлар, "Лидерлар мәктәбе" укучылары белән очрашу булды. Алар эш планнары белән таныштылар, интеллектуаль уенда катнаштылар. -
29.10.2019

Мәктәп укучылары каникул җиткәнен бик көтеп алдылар. Көзге ялга киткәнче классларны җыештырдылар, тәртипкә китерделәр.
-
РИСК «Великие произведения России» 29.10.2019

Сегодня в школе прошла интеллектуально-развлекательная игра "РИСК". Игра состоялась из трех блоков: «Мы это видим»,
«Мы это слышим» и «Мы этим восхищаемся». Учащиеся ответили на 18 вопросов; вспомнили о самых разных произведениях искусства, которые стали настоящим культурным достоянием страны.
-
Уңыш бәйрәме 28.10.2019

Бүген 1-5 нче класс укучылары өчен Уңыш бәйрәме үтте. Укучылар янына үзенең байлыгы-муллыгы, төрле авырлыктагы биремнәре, уеннары белән Сөмбелә кунакка килде. Укучылар да аңа үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар.
-
Көзге бал 28.10.2019

Бүген мәктәбебездә көзге бал булып узды. Барлык укучылар актив катнашты. Һәрбер класс көзге уңышлардан күргәзмә оештырды, иң күркәм ел фасылына багышлап стенгазета чыгарды. Аннан бәйрәм кичәсе булып узды. Укучылар бик теләп скетчлар куйдылар, биюләр белән чыгыш ясадылар. Укучылар өчен дискотека да оештырылды. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Көз ул - муллык 26.10.2019

Көз - муллык, байлык ае. Көз темасына багышлап чыгарылган газеталарда укучылар көзнең барлык билгеләрен чагылдырырга тырыштылар.
-
"Без- терроризмга каршы" 25.10.2019

Терроризм төшенчәсен һәркем аңлый, тик шулай да балаларның кабат исләренә төшерү комачауламас дигән максат белән бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә "Без- терроризмга каршы" дигән тема астында танып-белү сәгате уздырылды. «Терроризм - бөтен дөнья проблемасы» исемле презентация күрсәтелгәннән соң шул темага рәсем ясалды. Укучылар теракт корбаны булмау, шикле предметларны ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы сорауларга җавап бирделәр.
-
Профориентация 24.10.2019

Чыгарылыш класс укучылары өчен быел бик җаваплы чор. Бүген алар белән очрашуга Казан кооператив институтыннан вәкилләр килде. Алар уку йорты турында мәгълүмат бирделәр, укучыларга буклетлар өләштеләр.
-
Укучылар иҗаты 23.10.2019

Мәктәбебездә көз темасына рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар краскалар, карандашлар кулланып көзнең матурлыгын чагылдырган рәсемнәр ясадылар.









