муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
27 гыйнвар — Россиядә Хәрби дан көне 27.01.2020

27 гыйнвар — Россиядә Хәрби дан көне–Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 76 еллыгы (1944 ел). Шушы истәлекле дата уңаеннан 1 нче сыйныф укучылары белән сыйныф сзгате узды.
900 көнгә сузылган камалышка түзгән һәм җиңүгә ирешкән Герой-шәһәр Ленинградны белмәскә һәм ОНЫТЫРГА ХАКЫБЫЗ ЮК! -
«Минем ачышларым» эзләнү – тикшеренү бәйгесе. 25.01.2020

Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Минем ачышларым” темасына район бәйгесе үтте.
Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Сибагатуллина Ралинә, 3 нче сыйныф укучылары Миннеханова Гөлчәчәк, Гафуров Ринас төрле номинацияләрдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Класс сәгате. "Сугыш чоры балалары". 24.01.2020

Бүген 5 нче класс укучылары белән "Сугыш чоры балалары. Таня Савичева көндәлеге" дигән темага класс сәгате үтте. Укучылар белән сугыш чоры балаларының балачагы, яшәү шартлары турында әңгәмә алып барылды.
-
Бөек Җиңүгә - 75 ел 23.01.2020

Быел илебездә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Әлеге дата уңаеннан мәктәптә төрле чаралар уздырыла башлады. Класс сәгатьләрендә укучыларга илебез халкы узган авыр чор, бөек каһарманнарның батырлыгы, тылдагы тормыш һәм тынычлык турында мәгълүматлар җиткерелә.
-
ТАССРның 100 еллыгы 22.01.2020

Укучыларыбыз китапханәдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышалар, тарих белән кызыксыналар.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. 21.01.2020

Бүгенге көндә кешелекне борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе - сәламәт яшәү рәвеше проблемасы. Әйе, сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтарып алуы да авыр. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
-
«Шушы яктан, шушы туфрактан без» 20.01.2020
Бүген мәктәбебездә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Кичәгә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган күренекле шәхесләр чакырылды. Чаллы татар дәүләт драма театрында актер һәм режиссер, драматург, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Булат Нуретдин улы Сәләхов, якташ шагыйребез Марсель Рәүф улы Шәрәпов, ветераннар советы җитәкчесе Сәрия Шәймулла кызы Усманова килде. Кунакларыбыз укучыларыбызның бик күп сорауларына җаваплар бирделәр, иҗат җимешләре белән таныштырдылар, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. -
Замечательный вожатый 18.01.2020

Ученица 8 класса Бикбаева Алия приняла участие в муниципальном этапе отрядных вожатых "Замечательный вожатый - 2020"
-
100 лет ТАССР 17.01.2020

В школе организована выставка к 100летию ТАССР.
-
Конкурска әзерләнәбез 15.01.2020

«Иң яхшы вожатый» конкурсының муниципаль этабы якынлашып килә. Безнең мәктәп укучылары да әлеге конкурска әзерләнә.









