муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
«Урок цифры» 24.02.2022

С 14 февраля по 6 марта 2022 года учителем информатики Тагировой Р.Р. был проведен урок в рамках Всероссийской акции «Урок цифры» на тему «Цифровое искусство: музыка и IT».Обучающиеся посмотрели видеолекцию. Большой интерес вызвал онлайн-тренажер для обучающихся 7–8 классов.
После прохождения онлайн–тренажера учащиеся получили сертификаты об участии. -
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2022

Ватанны саклаучылар көне
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне әтиләрне, бабайларны үзең ясаган бүләкләр белән сөендерәсе килә. Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары да бәйрәмгә бүләкләр әзерләделәр.
Кадерле ир-егетләр! Сезнең барыгызны да – сугыш ветераннарын да, хәрбиләрне дә, тыныч хезмәт ияләрен дә - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телибез
-
23февраль- Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2022

23февраль- Ватанны саклаучылар көне. Шушы уңайдан 4 нче сыйныф укучылары узләренең әтиләренә, абыйларына бәйрәм белән котлап, буләк әзерләделәр.
-
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел 21.02.2022

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бәйрәм көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел без сакларга тиеш тере мирас булып тора. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган телгә-ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аның матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан 7 нче класс укучылары белән ”Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Укучылар төрле биремнәр, кызыклы сораулар аша тел турындагы белемнәрен ныгыттылар.
-
“Солдатка хат” акциясе 21.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә “Солдатка хат” акциясе узды. 6-7 нче класс укучылары Россия армиясендә хәрби бурычларын үтәүче егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, аларга хатлар яздылар, үзләре ясаган рәсемнәрне җибәрделәр.
-
Викторина «Күңелле татар теле» 21.02.2022

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шуңа күрә, телгә мәхәббәт ул- бер үк вакытта туган халкың, туган илеңә дә мәхәббәт дигән сүз. 21 нче февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без мәктәбебездә укучыларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырабыз. Шул уңайдан 5 нче сыйныф укучылары белән «Күңелле татар теле» темасына викторина үтте. Укучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Шунысы сөендерде, балалар үз туган телләренең җәүһәр мирасы булган мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне күп белүләре.
-
Татар язучылары 21.02.2022

Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Якташлары алар турында горурланып сөйлиләр, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куялар. 5нче сыйныф укучылары белән татар язучыларына багышланган әңгәмә булып узды. Укучылар якташ язучыларыбыз белән якыннанырак, аларның тормыш юллары белән таныштылар. Әңгәмә ахырында нәтиҗәгә килдек: язучыларыбыз үзләренең иҗатлары аша безне туган телебезне, туган туфрагыбызны, үз нәселебезне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итәргә, яратырга һәм беркайчан да онытмаска чакыра.
-
Җырдай моңлы татар теле 21.02.2022

21февраль -Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан 8 нче класста "Җырдай моңлы татар теле" дип исемләнгән КВН үткәрелде. Укучылар "Сөмбелә" һәм "Нәүрүз" командаларына бүленеп, үзләренең татар теле буенча белемнәрен тикшерделәр. Соңыннан татар теле гимнына әверелгән Габдулла Тукайның "И туган тел" җырын башкардылар.
-
Туган телем- иркә гөлем 21.02.2022

Туган телен яхшы белгән халык беркайчан да милләтен югалтырга юл куймас. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкынның мәдәниятен, анын рухи байлыгын узләштерә алмыйсың. Бүген Халыкара Туган тел көне булуы уңаеннан 3-4 сыйныфларда «Туган телем- иркә гөлем» дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар тел турындагы табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрнең ахырын дәвам иттеләр.
-
Халыкара туган тел көне. 21.02.2022

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. 6 нчы сыйныф укучылары туган телгә мәхәббәтләрен «Туган телем — иркә гөлем» дип исемләнгән дәрестә ачык күрсәтергә тырыштылар.









