Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Безнең мәктәп укучылары “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында. (2 көн) 06.07.2016

Аланның икенче көне күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар тулы автобуслар белән Кушлавычка юл тоттылар.Укучылар Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музеенда булдылар. Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат тупладылар. Музейга сәяхәттән соң, аларны төрле аланнарда эшчәнлек көтеп тора иде. Иң күңеллесе, мөгаен, “Тукай иҗатын өйрәнеп, кем миллионер була ала?” исемле аланда булгандыр.Тирән белемле укучылар бер дә сынатмадылар, дипломнар һәм төрле призлар белән бүләкләнделәр.Төшке ашка аланлылар яңадан мәктәпкә кайтып җиттеләр. Барысы да, шау килеп, ял аланының ачылу тантанасына әзерләнделәр.“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының ачылу тантанасына дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина ,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Ринад кызы Бәдриева, Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов,Арча муниципаль районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов килделәр. Алар укучыларны бәйрәм белән котладылар, күңелле, файдалы ял теләделәр. Бәйрәм әйдаманнарның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Кичке сәгать алтыда аланлылар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.Чынлап та, ял аланына бик сәләтле укучылар гына җыелган икән. Алар җырладылар да, биеделәр дә, Г.Тукайның әсәрләрен сәнгатьле итеп тә укыдылар. Шулай итеп,“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының икенче көне дә гаять тә файдалы һәм күңелле узып китте.
-
“Без – Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы
04.07.2016
Бүген, ягъни 4 июль көнне”, “Без – Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады.Кырлай җирлегендә 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чатырлы ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, ТРның Арча муниципаль районы, мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды. Катнашучылар географиясенә килсәк, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, шулай ук Удмуртия, Мари-Эль республикаларыннан, Саратов өлкәсеннән, Казахстаннан 12-17 яшьлек 150 яшүсмер катнаша. Безнең мәктәптән аланда Кәримова А.(6 нчы сыйныф),Әхмәдуллина Л.(7 нче сыйныф),Хадиева Р.(5 нче сыйныф) ял итә һәм белемен ныгыта. Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайнын тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханә дәресләре уздыру, Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, Казан-арты этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылу күздә тотыла.
-
Мәктәп бакчасында җәйге эшләр тулы көченә бара 02.07.2016

Мәктәп бакчасында җәйге эшләр тулы көченә бара. Балалар чүп утыйлар, су сибәләр.
-
Укучылар мәктәп яны тәҗрибә бакчасында 30.06.2016

Мәктәп бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Балалар су сибәләр, чүп утыйлар, матур-матур чәчәкләр үстерәләр.
-
Китап илендә кунакта 20.06.2016

Бүген балалар авыл китапханәсендә булдылар.
Китапханәче балаларга китапларның урнашу тәртибен аңлатты, аннан Тукай иҗаты буенча төзелгән викторина уздырды.Балалар һәрбер сорауга тиз һәм тулы җавапларын бирделәр.Соңыннан Тукайның Кисекбаш әсәренә төшерелгән мультфильм карадылар.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 20.06.2016

Бүген "Самостоятельные дети " проекты кысаларында һәм актив сәламәт рәвеше пропагандалау максатыннан проектта катнашучылар флешмоб үткәрде. "Самостоятельные дети " проекты членнары укучыларны да җәлеп итеп позитив музыка астында рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар, көн буена җитәрлек көч һәм энергия тупладылар.
-
Сау бул, лагерь
20.06.2016
Бүген лагеребызның соңгы көне.Матур гына бакчада эшләп кергәннән соң, барлык уен бүлмәләрен җыештыргач, укучыларыбыз үзләренең истәлекле көннәрен дәфтәр битләренә төшерделәр һәм сау буллашып өйләренә таралыштылар
-
Әкияттә кунакта 18.06.2016

Бүген иртәдән яңгыр яуды.Ләкин балалар барысы да лагерьга килделәр. Балалар бүген әкиятләргә композицияләр эшләделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылганнан соң, 5 төркемгә бүленеп, пластилиннан әкият геройлары әвәләделәр.Аларны бик матур итеп урнаштырып,күргәзмә оештырдык.Урыннар билгеләдек.
Көннең икенче яртысында, урамда төрле-төрле уеннар уйнадылар. Көнебез бик күңелле үтте.
-
"Шушма" лагереның 17нче көне 17.06.2016

Лагерь тәмамланырга санаулы көннәр генә калды.“Шушма” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар вакытларын бик күңелле һәм кирәкле итеп уздырдылар. Балалар лагерьда ял да итәләр, хезмәт белән дә чыныгып үсәләр. Алар мәктәп бакчасында үзләренең практикаларын эшлиләр. Лагерьда ял белән хезмәт аралаштырып барыла. Вакытлары бушка үтми. Балалар үзләре дә бик шат.
Көннең икенче яртысында укучылар белән баскетбол уйнадык.
-
Лагерь "Шушма" 17.06.2016

Иртәгә лагерыбызның ахыргы көне булганлыктан лагерьгә йөрүче балалар белән табигать кочагына ял итәргә бардык.Анда төрле уеннар уйнадык,тәмле итеп чәйләр эчтек,барлык балаларга да бик күңелле булды.Балалар шат күңел белән өйләренә таралаштылар.
















