Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
"Баз бакасы" спектакле 29.11.2016

Бүген мәктәпнең актлар залында 2-3 класс укучылары катнашында "Баз бакасы " дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Укучыларның оста чыгышлары, матур костюмнар, зәвыклы декорация - театр түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Шамилевна һәм "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Гөлнара Фирдаусовна һәм иҗат түгәрәкләрен яратып йөрүче,тырыш, талантлы укучыларның бердәм хезмәте
-
"Тамчы шоу" 28.11.2016 Бүген 3 һәм 4 класс укучылары арасында "Тамчы шоу" интеллектуаль күңел ачу бәйгесе узды. Укучылар 7 турда үзара көч сынаштылар. Укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген арттыруда мондый бәйгеләрнең әһәмияте зур.

-
"Самостоятельные дети" акциясе 26.11.2016

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан һәм 27 ноябрь-Әниләр көне белән тәбрикләп "Самостоятельные дети" проекты әгъзалары "Сәламәт әни-сәламәт бала!" акциясен үткәрделәр. Авылдагы төп урамга чыгып, әниләрне бәйрәм белән котладылар, аларга җылы сүзләр язылган "йөрәк"ләр тапшырдылар, кулларына кояш төсендәге ленталар бәйләделәр. Кадерле әниләрне 30 ноябрь көнне Шушмабаш мәдәният йортында узачак "Әнкәй җирдә иң зур кеше!" дип исемләнгән концертка чакырдылар.
-
Бәйрәмең белән, Әнием! 26.11.2016

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә кешелек дөньясы Әниләр көнен бәйрәм итә. Шушы уңайдан башлангыч сыйныф укучылары үз куллары белән бүләкләр ясады. Әни кеше өчен баласының күңел җылысын биреп әзерләгән бүләктән дә зур әйбер бар микән?! Һәр балага әни сүзен әйтеп үсәргә насыйп булсын.
-
Зирәклектә сынашабыз 26.11.2016

Атналык дәвамында укучыларыбыз кроссворд һәм ребуслар чишү белән мәшгуль булдылар. Эш биремнәре даими алышынып торды. Мавыктыргыч биремнәр белән тәнәфесләр озынлыгы да сизелмәде.
-
Ел укытучысы - 2016 25.11.2016

Укытучы гомер буе укый - өйрәнә - бу барлык кешеләргә дә билгеле чынбарлык. Укытучы һәрвакыт үсештә һәм барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни - методик эшчәнлеге, эзләнүләре укытучыны профессионал дәрәҗәсенә үстерә ала.
Кем ул укытучы – профессионал? Ирланд педагогы Эндрю Берк бу турыда менә нәрсә дигән: “Профессионал – ул шундый кеше, кем билгеле бер шартларда эшли ала, кем икеләнүләрен җиңә, тәҗрибәле , кыю рәвештә карарлар кабул итә, аларны нәтиҗәле куллана, әгәр ул карарлар дөрес булмаса я эшләмәсә, аларны үзгәртергә көче җитә.”
Алдагы юллар нәкъ менә безнең мәктәбебезне быелгы уку елында тагын бер биеклеккә күтәрү өчен үзенең бөтен көчен куйган, бар иҗатын эшкә җиккән, чын мәгънәсендә заманча күркәм укытучы булган - коллегабыз Чулпан Миннуловна Самигуллина турында.
Чулпан Миннуловна конкурсның һәр этабында үзенең искитмәле хезмәтен матур тәкъдим итә белде. Һәр турдан югары баллар һәм көчле алкышлар, сокланулар җыйды. Коллегабыз үзен горур йөртерлек лаеклы урын яулады.
Чын күңелебездән аны котлап, куанабыз һәм горурланабыз.
Укытучының бөтен гомере балалар күз алдында үтә. Алар хәтер көндәлекләренә үзләренең билгеләрен куеп баралар. Педагогның эшен аның профессионал осталыгы, берәүне дә аерып карамыйча яратуы, хөрмәте характерлый.
Укыту - тәрбия процессы мәшәкатьле, ыгы-зыгылы, тынгысыз процесс.
Ул сабырлык, түземлек, ягымлылык сорый. Болардан башка укытучы беркайчан да талантлы да, остаз да, профессионал да була алмый. Коллегабызны Ходай менә шушы сыйфатлар белән бүләкләгән дә инде.
Эшеңдә дә, тормышыңда да уңышлар сиңа Чулпан Миннуловна!
-
Дуслык белән көчле без 25.11.2016

Бүген 1 сыйныфта узган тәрбия сәгатендә укучылар дуслык серләренә төшенделәр. Эш барышында балаларга Абдулла Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкияте күрсәтелде. Төрле сораулар . мавыктыргыч биремнәр аша дуслыкның мөһимлегенә басым ясалды.
-
Мин - укучы! 25.11.2016

Бүген 1 класс укучыларының әти-әниләре балаларын "Укучылар сафына кабул итү" тантанасына җыелдылар. Бу көнне балалар югары әзерлек белән зарыгып көтте. Бәйрәмнең бизәге булган Белмәмеш укучыларга төрле биремнәр. кызыклы мәсьәләләр тәкъдим итте. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.
-
театр яктылыкка, нурга илтә 25.11.2016

Дәресләр төгәлләнгәннән соң укучыларны бүген культуралы ял көтте. Түгәрәк җитәкчесе Вильданова Г.Ш. җитәкчелегендә 2-3 класс укучылары Ф.Яруллинның "Баз бакасы" исемле спектаклен сәхнәләштерде. Сәхнә бизәлеше, матур костюмнар, җырлы-биюле күренешләр тамашачыны үзенә җәлеп итте. Афәрин!
-
Русча да яхшы бел... 24.11.2016

4 класс укучылары укытучылары Сөнгатуллина Ф.М. белән берлектә мәктәбебез укытучыларына рус теле дәресе күрсәттеләр. Дәрестә чит телдән кергән сүзләрнең дөрес әйтелешенә һәм язылышына басым ясалды. Сингапур структуралары аша биремнәрнең катлаулылыгы сизелмәде дә. Һәркемгә үрнәк алырлык бу дәрес күңелләрдә якты тәэсирләр калдырды.
















