Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Химикларга кабул итү 15.12.2016

Бүген 8 класс укучыларын "Химикларга кабул итү" тантанасы булды. 11 класс укучылары укытучылары җитәкчелегендә 8 класс укучыларын төрле биремнәр, сораулар белән сынадылар, кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр.Кичә ахырында һәр укучы яхшы укучы булырга тантаналы вәгъдә бирде. Фатхрахманова Л.Ш. укучыларга "Яшь химик" сертификаты тапшырды.
-
Форум "Открытие новых талантов 2016"
15.12.2016
15-16 декабря на базе Германо-российского института новых технологий проходит форум "Открытие новых талантов 2016" в рамках реализации Государственной программы "Стратегическое управление талантами в Республике Татарстанна 2015-2020гг". Пожелаем нашей коллеге Муртазиной Ф.С. успехов в защите проекта.
-
Имтиханга әзерләнү барышында... 15.12.2016

Бүген биология укытучылары Хадиева Р.Р 9 класс укучыларының "Эволюция" бүлеген үзләштерүдәге белемнәрен ныгытты, тикшерде, яңартты. Дәрес уен - сәяхәт формасында барды. Сәяхәтнең һәр тукталышында төрлечә сыналу, белемне тикшерү биремнәрен үтисе булды. Һәр эшчәнлек имтиханга файда.
-
"Көчсез буын" уены 15.12.2016

Бүген 10 класс укучылары үзләрен биологиядән "Көчсез буын" уенында сынап карадылар. "Метаболизм"бүлеген укучылар әлеге уен аша гомумиләштерделәр. Аксым биосинтезы, фотосинтез, АТФ синтезын укучылар яхшы үзләштергәннәр: төрле катлаулыктагы сорауларга җавапны тиз таптылар алар. Иң "көчле буын"- Шаяхметова Н. уенның җиңүчесе булды.
-
Укучыларыбыз-җиңүче 15.12.2016 14 декабрь көнне Балтач районы Кенә авылында Римма Ибраһимова исемендәге "Халык зур ул, моңлы ул..." зонаара ачык конкурс-фестивале узды. Әлеге фестивальнең "Нәфис сүз" номинациясендә мәктәбебезнең 1 класс укучысы Сәмигуллина Иркә 2 урын яулады, 4 класс укучысы Кәримов Таһир гран-при иясе булды һәм планшет белән бүләкләнде. Укучыларыбызга Татарстан Республикасы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров һәм "Таттелеком" гамави акционерлык җәмгыяте рәисе Л.Н.Шәфигуллин имзалаган дипломнар тапшырылды. Афәрин!

-
Видео - беседа "Кызыклы география" 14.12.2016

Бүген 7.30 да актлар залында география укытучысы Хадиева Р.Р. 5-8, 10 класс укучыларын география фәненең тарихы, географик объектлар турында белешмәләр, мавыктыргыч географиянең 10 фактын яктырткан видео язмалар белән таныштырды.
-
9 класста биологиядән ачык түгәрәк занятиесе 14.12.2016

Бүген атналык кысаларында һәм укучыларның иҗади активлыкларын, танып белү сәләтләрен үстерү максатыннан 9 классларда ачык түгәрәк занятиесе узды. Түгәрәк җитәкчесе Хадиева Р.Р. хайваннар классификациясен уен элементлары аша оста тикшереп, укучыларның төркемнәрдә эшчәнлеге аша яңа белем һәм күнекмәләр формалаштырды. Укучыларның фән белән кызыксынучанлыкларын тагын да арттыру максатыннан үткәрелгән бу чара һәркемгә күп яңалык өстәде.
-
Химияне презентацияләү 14.12.2016

Бүген табигать фәннәре атналыгы кысаларында башлангыч класс укучыларын Химия фәне белән таныштыру кичәсе булды. Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш. үзенең 11 класс укучылары белән нәни дусларга фәннең кызыклыгын, кирәклеген, авырлыгын тәҗрибәләр, күрсәтмә материаллар, мультфильмнар аша аңлатты. Укытучы укучылар белән 8 нче класста чын химия дәресендә очрашырга сүз куешты.
-
"Сәламәтлек каруселе" 14.12.2016

5-6 класс укучылары бүген "Сәламәтлек каруселе"ндә катнашып, үзләренең хәтерләрен сынап көч сынаштылар. Биология укытучылары Самигуллина Ч.М. һәм Хадиева Р.Р. укучыларны кеше организмының чиксез мөмкинлекләре белән таныштырды, тренинг һәм практик эшләр аша хәтер ныгыту ысуллары турында җиткерделәр.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү
14.12.2016
Бүген мәктәптә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Давлетшина Н.Р., психолог Шафигуллина Л.Н., ГАОУ ЦРБ акушеры Бадретдинова А.Г. белән эшлекле очрашу булды. Белгечләр укучыларны районда профилактик эшнең торышы, җинаять һәм хокуку бозу очраклары турында информация бирделәр, хокук бозуларны булдырмау максатыннан укучыларны норматив база белән таныштырдылар.
















