Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Тамчы -шоу"да беренче! 13.12.2016

12 декабь көнне мәктәбебезнең 7 класс укучылары Нигматзянова Н.. Каримова А., Тазетдинов Д. халыкара интеллектуаль ярыш-"Тамчы-шоу" да катнаштылар. Укучыларыбызның көндәшләре Апас районы укучылары иде. Беренче турда Антарктида материгы буенча белемнәрен күрсәтсәләр, алдагы турларда балалар язучылары турында видеотабышмакка җавап бирделәр, татар телендә бирелгән хаталы сүзләрне төзәттеләр.Ә капитаннвр ярышында Каримова А. 10 мөмкинлектән 10 очко җыеп , командабыз лаеклы җиңү яулады. Укучыларыбызны, аларны әзерләгән укытучыларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин, дуслар!
-
Географиядән "Көчле буын" уены 13.12.2016

Бүген табигать фәннәре атналыгы кысаларында 8 класста география фәне буенча "Көчле буын" уены үткәрелде. География укытучысы Хадиева Р.Р . белән берлектә укучылар " Россия географиясе" бүлеге буенча белемнәрен күрсәттеләр, көч сынаштылар. Дәрестә эшлекле атмосфера, ярыш-конкурс халәте өстенлек итте.
-
Биологиядән ачык түгәрәк занятиесе 13.12.2016

Бүген табигать фәннәре атналыгы кысаларында һәм укучыларның биология фәне белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан биологиядән ачык түгәрәк занятиесе үтте. Укучылар гомуми биология закончалыкларын тагын бер тапкыр искә төшерделәр, цитогенетик мәсъәлә чишү күнекмәләрен ныгыттылар.
-
"Начар гадәт һәлакәткә илтә" тәрбия сәгате 13.12.2016

Бүген иртәнге 7.30 да мәктәпнең актлар залында 7-11 класслар катнашында “Начар гадәт һәлакәткә илтә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Беседада җәмгыятьнең нигезен какшаткан начар гадәтләр турында 11 класс укучылары төгәл, аңлаешлы итеп чыгыш ясадылар,материал видеолар аша ныгытылды.Биология укытучылары Самигуллина Ч.М. һәм Хадиева Р.Р. укучыларны акыллы фикерле,нык ихтыярлы булырга, үз тормышларына зыян салмаска, тормышны түбәнгә алып баручы начар гадәтләр баскычыннан атламаска өндәп чакырдылар.
-
Мөхәммәт Мәһдиев укулары 13.12.2016

Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларының икенче турында “Тормыштан алынган геройлар” юнәлешендә 8 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллина Л. И. өченче урынны алды. ( Укытучысы-Гобәйдуллина Эльвира Альберт кызы).
-
Химиядән "Своя игра" уены 13.12.2016

Бүген 10-11 класс укучылары катнашында химиядән "Своя игра " уены үткәрелде. Укытучылары Фатхрахманова Л.Ш. укучыларның химия фәненнән белемнәр үзләштерүен уен биремнәре аша сынады. Имтихан алды укучылары өчен әлеге ярыш - уен күп материалны искә төшерде, ныгытты.
-
Табигать фәннәре атналыгы башланды 12.12.2016

Мәктәбебездә 12.12.16. - 17.12.16. көннәрендә - табигать фәннәре атналыгы үтә. Атналык - 12.12.16. - атналык линейкада ачылды.Табигать фәннәре - биология, география, химия фәннәренә багышлап 11 класс укучылары тарафыннан кереш сүзләр җиткерелде. МБ җитәкчесе Хадиева Р.Р. атналыкның эш графигы белән таныштырды. Укучыларга бәйге - конкурслар игълан ителде. Актив катнашу, уңышлар теләнде.
-
"Адымнар нык, юллар имин булсын!" 12.12.2016

Без һәркөн иртән яраткан мәктәбебезгә ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген 5-6 класс укучылары катнашында юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан, "Адымнар нык,юллар имин булсын" дигән исем астында "Тамчы-шоу"уен-ярышы уткәрдек. Ярышыбыз "Светофор" һәм "Шофёрлар" командалары арасында барды. Катнашучы укучыларыбыз юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар,үзара көчләрен сынадылар. Арча районының ЮХИДИ бүлегенең финанслау бүлеге мөдире Мухаметзянова Энҗе Газизовна безнең класстан тыш чарабызның кунагы булды.
-
математик бәйге 10.12.2016

Буген төгәл фәннәр атналыгы уңаеннан 5-6 класс укучылары арасында математик бәйге булып үтте.
-
Информатикадан ачык дәрес 10.12.2016

Информатикадан 10 класс өчен "График модельләштерү" темасы буенча ачык дәрес булып үтте. Укучылар модель төзеделәр, һәм 3D принтердан чыгарып карадылар.
















