Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
12 ноябрь - Песнәкләр көне! 12.11.2024

12 ноябрь - Песнәкләр көне булып санала. Россиядә ул көн әле яңа гына билгеләнеп үтелә башлады.
Песнәкләрләрнең токымы бик зур. Аларны авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин.Бу көнне мәктәп һәм балалар бакчаларында кошларга ярдәм йөзеннән төрле чаралар үткәрелә. Кыш көне песнәкләрне ашатыр өчен җимлекләр ясап, оялар элеп куялар. Салкын вакытта алар орлык белән тукланалар, сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйлар, терлек маен ашыйлар. Ләкин шуны белергә кирәк: песнәк тозлы терлек маен ашаса, үләргә мөмкин.
Балаларда табигатькә карата игътибарлы, сакчыл булуны кечкенәдән тәрбияләү бик әһәмиятле. Бүген бездә Шекә мәдәният йорты җитәкчесе Халиуллина Альмира балаларга бездә кышлаучы кошлар турында тәрбияви чара үткәрде. Нәни дусларыбыз бик кызыксынып тыңладылар, урамга саф һавага чыккач агачка җимлек элделәр. Көн дә җимлеккә җим салып, кошларны сыйларга сүз бирделәр. -
"ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ" IV ХАЛЫКАРА әдәби бәйге 11.11.2024

Камалетдинов Фирдүс, Латыпова Адилә "ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ" IV ХАЛЫКАРА әдәби бәйгесен дә актив катнашып, Муса Җәлилнең "Маэмай" һәм " Әтәч" шигырьләрен сөйләп, аларга катнашучы сертификаты бирелде. Адилә белән Фирдүскә уңышлар телибез.
-
Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе 08.11.2024

Бүген безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Бу чарада актив катнашты.
-
Беренче кар 05.11.2024

Беренче кар, гадәттәгечә, елдан-ел соң көзгә туры килә,һәм бу барыбер дә көтмәгәндә була. Бервакыт иртән уянасың, ә урамда бар да ак. Менә бүген дә балалар бакчага килеп җиттеләр, кем күбрәк кар күргән, дип алдан сөйләделәр. Тәрәзәгә еш кына карап, балалар урамга чыгу вакытын түземсезлек белән көттеләр. Менә көтеп алынган сәгать тә җитте. Балалар шатланып урамга ашыктылар, беренче кар белэн уйнадылар, һәм барысының да бер теләге иде-кар гына эрмәсен. Тиздән чын кыш килеп җитә һәм үзе белән кар, шатлык һәм көлүләр алып киләчәк.
-
Исәнме, көз! 01.11.2024

Балалар өчен көзге бәйрәм-ул елмаюлар һәм күңел ачу дигән сүз. Көз-күңелле вакыт, балалар, аяк астындагы алтынсу яфракларга һәм яңгырга сөенергә сәләтле. Бүген безнең балалар бакчасында “Исәнме, көз” дип исемләнгән бәйрәм узды. Көз кызы “Сөмбелә” үзен озак көттермәде һәм бәйрәмгә балалар янына килде. Балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Көзге муллыктан балалар әти-әниләре белән төрле композицияләр ясадылар, балалар бакчасында күргәзмә оештырылды. Күңелле һәм истә калырлык бәйрәм булды.
-
Гади генә түгәрәк. 30.10.2024

Гади генә түгәрәктән дә әллә ниләр ясап була икән бит! Бүген кечкенәләр төркемендәге балалар, ә аларга ярдәм итүче зурлар төркеме түгәрәкләрдән карбыз, алма, туплар ясадылар.
-
"Бала белән песи" әвәләү 28.10.2024

Пластилин белән әвәләү вакытында баланың бармак моторикасы эшчәнлеге, кул хәрәкәтләре, уйлау һәм уйлап табу сәләте яхшыра. Бала предметның төсен, формасын, зурлыгы турында мәгълүмат ала, алынган эшен азакка кадәр җиткерү сыйфаты формалаша. Ә инде әзер эшләнмәләр, кыска вакыт эчендә кибеп, кулланылышка яраклы уенчыкка әверелә. Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел,
ә фантазияне дә баетырга, санарга да өйрәнергә була.
Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме "Бала һәм песи" темасына пластилиннан үз эшләрен тәкъдим иттеләр. -
Безнең кулларда әләм һәм шарлар 25.10.2024

Рәсем ясау һәрвакыт кешенең эчке халәте, хис-кичерешләре белән бәйле. Бала кулына карандаш яисә фломастер ала икән, димәк, тулысынча хыял дөньясына күчеп, үзенең эчке тойгыларын сурәтләүгә алына. Нәкъ менә шуңа күрә психологлар да балаларга рәсем ясата. Баланың нинди төсләр, формалар, буяулар сайлавы аны ныграк аңларга ярдәм итә. Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар "Без кулларыбызга шарлар һәм әләм тотып бәйрәмгә барабыз" темасына рәсем ясадылар.
-
Уйнарга яратабыз 24.10.2024

Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булып тора. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартларында да уен аша тәрбия һәм белем бирүгә нык игътибар бирелә.Уен технологияләре куллану балаларның иҗат мөмкинлеген ачарга, мөстәкыйллекләре арттырга,оештыру сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә. Балалар бик яратып өстәл уеннарын уйныйлар.
-- -
Математика 22.10.2024

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә математика шөгыле утте. Балалар 1 дэн10 га кадәр унай hэм кире тәртиптә санадылар, предметларны озынлыклары буенча чагыштырдылар, геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыттылар. Шөгыль ахырында дәфтәрләрдә биремнәр эшләделәр.
--







