МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Татар халкының милли ризыклары 16.02.2022

Татар милли ризыклары - татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары.Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай,һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән дан тота.Безнең әби-бабаларыбыз,әти-әниләребез дә аш -суга оста булганнар.Тәмле,татлы ризыклар пешергәннәр.Менә бүген безнең балалар да татар халкының милли ризыклары: гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк, баллы төш, пәрәмәч, бәлеш турында сөйләштеләр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле ,һәм һәрбер халыкның үз милли ризыгы барлыгын искәртеп үттеләр.
Шөгыль ахырында балалар милли ризыгыбыз чәк-чәктән авыз иттеләр. -
Татар халык уеннары 16.02.2022

"Халыкара туган телләр көне" декадасы уңаеннан бакчабызда милли уеннарга багышланган чара үткәрелде. Милли мәдәниятыбыз -ул безнең милли уеннарыбыз да. Безнең әби-бабаларыбыз уйнаган уеннар, ул хәзерге көн уеннары да. Шуна да балаларда милли мәдәният формалаштыруның төп чыганагы, нигезе булып уен санала. Уеннар баланын физик үсешенә генә түгел, акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый, аларга шатлык китерә,индивидуаль үзенчәлекләрен ача.
-
Без аларны хәтердә сакларга тиеш! 15.02.2022

Әфган сугышында ил кушканны,хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без!
-
Акциядә катнашабыз! 15.02.2022

Патриот - шагырь Муса Җәлил һәм бөек җырчыбыз Илһам Шакиров туган көннәре уңаеннан оештырылган акциядә катнашабыз.Бүген безнең балаларыбыз Иске Төрнәле катапханәсендә булып кайттылар. Анда легендар җырчыбыз Илхам Шакиров һәм патриот-шагырь Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә белән таныштылар.
-
“Әфганстан-йөрәк ярам” 15.02.2022

Бүген тәрбиячебез Разинә Фәргать кызы рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 34 ел уңаеннан, якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен дип “Әфганстан-йөрәк ярам” дигән бик эчтәлекле, матур чара үткәрде. Һәм бу чараның төп кунагы булып авылдашыбыз, әфган сугышында катнашкан, Фәнис Тимашев булды. Әфганистан…Күпме кешеләрнең кояшлы көннәрен, тыныч төннәрен урлаган, күпме кешеләргә кайгы китергән.9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дип кенә телисе кала.Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең авылдан да лачындай егетләргә Әфган җиренә, корал тотып утка керергә, Ватан алдындагы патриотик бурычларын намус белән үтәп, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде аларга.
-
Милли тәрбия бирүдә халык -авыз иҗатының роле 14.02.2022

Без балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмыйдип уйлыйбыз. Милли тәрбия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнә- тирә белән, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗатының роле әйтеп бетергесез. Татар халык авыз иҗаты үз эченә күп төрле жанрларны ала: әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем .Татар халкы әкиятләргә бай халык. Әкиятләр кешенең гүзәллеген, сафлыгын, хыялларын чагылдыра. Аларда белем алу, һөнәр өйрәнү, дуслык, батырлык, үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар турында сөйләнә. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны, ятимнәрне кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли. Татар халык авыз иҗатында шактый киң урын алган, тормышта нык таралган һәм хәзерге көндә дә еш кулланыла торган жанр – ул мәкальләр һәм әйтемнәр. Милләтебезнең тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, әхлак нормалары мәкальләрдә тулы чагыла. Матур һәм тирән мәгънәле итеп әйтелгән мәкальләрне балалар да яратып кабул итәләр, исләрендә калдыралар һәм үзләре дә кулланалар. Табышмак – табигать дөньясындагы, халыкның тормыш- көнкүрешендәге барлык җанлы һәм җансыз әйберләрне, күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сүрәтләүгә корылган, я булмаса, шаян сорау рәвешендә төзелгән, күп очракта шигъри формага салынган кечкенә кү- ләмле халык авыз иҗаты әсәре. Балалар бакчасында табышмакларга зур игътибар бирәбез. Аларны теләсә кайсы шөгыльдә урынлы файдаланабыз. Табышмаклар балаларга өстәмә мәгълүмат бирә, тормышны танып белергә, зирәк, тапкыр булырга өйрәтә, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияли, эзлекле һәм образлы фикерләү сәләтен үстерә, тел байлыгын арттыра. Халык авыз иҗатын тагы да тирәнтен өйрәнү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Рәзинә апалары белән авыл китапханәсенә юл тоттылар. Китапханә ишеген ачып керү белән, аларны китапханәче Илвира апа елмаеп каршы алды алды. Балаларны халык авыз иҗатына багышланган китап күргәзмәсе , яңа кайткан китаплар белән таныштырды.
-
Наша гордость! 11.02.2022

Наша воспитанница Ильгиза Ахмадуллина участвовала на районном конкурсе "Голосок". И заняла почётное 2 место.МОЛОДЕЦ!От всей души поздравляем нашу звёздочку Ильгизу и хотим пожелать невероятного ощущения полёта, радости и счастья, ведь её старания, стремления и силы оценены по достоинству! Пусть близкие и родители гордятся тобой, пусть эта грамота будет далеко не последней победой в твоей жизни.
-
Герой- шагырь Муса Җәлил иҗыты белән танышу 11.02.2022

Туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү тәрбиячедән зур осталык, түземлелек сорый. Тәрбияченең бурычы: балаларда милли азаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү. Ул балалар өчен тәрбияче апа гына түгел,ул - киңәшче дә, ярдәмче дә. Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без дә үз телебезне яхшы белергә тиеш. Балаларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан, бакчабызда «Туган тел» декадасы кысаларында париот шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышланган чара үтте. Бу чарада балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, яттан сөйләделәр.Чараның максаты – шагыйрьнең иҗатына карата кызыксыну уяту, Герой-шагыйрь М. Җәлил белән горурлану, үз халкыңның батыр улларын онытмау хисе тәрбияләү иде.
-
Беседа о героях войны 10.02.2022

В рамках месячника военно - патриотического воспитания, в нашем детском саду провели беседу о войне, об освобождении страны от немецко-фашистских захватчиков. Цель данной беседы– познакомить с историческим военным прошлым нашей страны, их героями, формировать чувство уважения и благодарности героям Великой Отечественной войны.
-
Лингвистик уеннар 09.02.2022

Тәрбиячебез үткәргән чараның төп максаты - балаларда туган илебезне, үзебезнең ана телебезне ярату, зурлау,башка милләт вәкилләренә хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү,мәкаль- әйтемәрдәге төп фикерне анларга өйрәтү, лингвистик уен аша балаларны логик фикерләу сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстеру иде.












