МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Әниләребезгә бүләк әзерлибез)) 25.02.2022

Тиздән иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе 8 март - халыкара хатын кызлар көне җитә. Бу бәйрәмгә без аеруча дулкынланып әзрләнәбез.Менә бүген әниләребзгә бүләкләр әзерли башладык. Ошар микән бүләкләребез әниләргә?
-
Конкурста катнашабыз! 24.02.2022

Безнең тәрбияче Рәзинә апабыз районкүләм "Иң яхшы дидактик уен"дигән конкурста катнаша. Аңа иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Бәйрәм белән әтиләребез! 22.02.2022

Тиздән зур бәйрәм "Ватанны саклаучылар көне". Шушы бәйрәм хөрмәтенә балаларыбыз әтиләренә бүләкләр әзерләделәр. Чын күңелдән , тырышып эшләделәр алар бүләкләрен. Бик матур килеп чыкты! Хөрмәтле әтиләребез, бәйрәм белән сезне котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Безне яклаучы да , саклаучы да - сез.Яратабыз,хөрмәт итәбез сезне!
-
"Ватанны саклаучылар көне" белән әтиләребез! 22.02.2022

23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 100 елдан артык. 100 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.Бүген безнең балалар бакчасында “Ватанны саклаучылар” көненә багышланган бәйрәм кичә узды.Матур шигырьләребез, җырларыбыз яраткан әтиләребез сезнең өчен!
-
Спортивный праздник 22.02.2022

Cегодня с воспитанниками нашего детского сада ко "Дню Защитника Отечества" провели спортивный праздник. Такие мероприятия способствуют укреплению опорно-двигательного аппарата и формированию правильной осанки. Развивает быстроту, силу, ловкость, меткость, память .Воспитывает чувство товарищества, взаимопомощи, интереса к физической культуре. Создает эмоционально – положительное настроение.
-
Бүген кичәбезне дә сиңа туган телебезгә багышлыйбыз! 21.02.2022

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре дип игълан ителде. Бүген кичәбезне дә сиңа туган телебезгә багышлыйбыз.
-
Татарча мультфильмнар карыйбыз 18.02.2022

Бүген балалар Габдулла Тукай әсәрләре буенча "Татармультфильм" берләшмәсе чыгарган мультфильнар карадылар.Балаларга бик ошады. Без татарча мультфильмнар аша ана теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз.
-
Габулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясау 18.02.2022

Рәсем шөгелендә Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар.Шөгыльнең максаты - балаларның иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү. Г.Тукай иҗатына , татар телендәге мультфильмнарны карарга кызыксыну уяту. Милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре,татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
-
Китапханәче апа бездә кунакта 17.02.2022

Без авыл китапханәсе белән нык элемтәдә торабыз. . Китаплар белән якыннан танышу-ул яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья ачу. Китапка мәхәббәт кечкенәдән үк башлана. Балалар - иң рәхмәтле, игътибарлы тыңлаучылар һәм актив укучылар. Шуңа балалар бакчасының китапханәләр белән бәйләнеше бик мөһим. Без балалар белән китапханәдә бик еш булабыз. Ә менә бүген китапханәче Илвира апа үзе безгә кунакка килде. Бик матур китап күргәзмәсе оештырды ул безгә.."Татар халык язучылары һәм балалар"дигән темага бик әчтәлекле әңгәмә дә уздырды. .
-
Яңа китаплар белән таныштыру 16.02.2022

Китапка кызыксыну уяту. Балаларны тылсымлы китап дөньясына җәлеп итү, китап белән арлашырга өйрәтү максатыннан, без балаларны үз яшенә туры килгән матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән таныштыру буенча даими эш алып барабыз.












