МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Чаңгы ярышы 03.03.2022
Бүген мәктәбебездә якташ эшмәкәребез Фәнил Гәрәфиев истәлегенә районкүләм чаңгы ярышлары узды. Барлыгы 16 мәктәптән 114 чаңгычы килде. Алар өч яшь категориясе арасында узыштылар. Командалар арасында беренче урынны мәктәбебез командасы алды. Икенче урында - Лесхоз урта мәктәбе, өченче урында - Арчаның 6 номерлы урта мәктәбе чаңгычылары булды.
-
Ышаныч телефоны 01.03.2022
Татарстан Республикасы буенча балалар өчен Ышаныч телефон номеры 8-800-2000-122. Бу номерга тәүлек буена мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм ул аноним. Бүген 2-4 класс укучылары белән Ышаныч телефоны турында әңгәмә үткәрдек, видеоролик карадык.
-
Тату класс серләре 28.02.2022
26 февраль көнне район күләмендә "Тату сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабы утте. Безнең мәктәптән 6 сыйныф укучылары күргззмәдә катнашты. Милли гореф-гадәтләребезне чагылдырган бу күргәзмә һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
" Ялган хәбәр өчен, җаваплылык турында"
26.02.2022
Терроризм белән көрәшү, аны булдырмый калу - илебезнең генә түгел, һәрберебезнең аңлы бурычы. Терроризм кешелек җәмгыятенә зур куркыныч тудыра. Бүген классларда терроризм акты турында ялган хәбәрләр өчен, җинаять җаваплылыгы турында әңгәмәләр үткәрелде.
-
"Киноурок в школах России". 24.02.2022
Классные руководители провели онлайн родительские собрания с целью привлечения родителей к участию во Всероссийском проекте "Киноурок в школах России". Цель пректа вовлечение родителей в систему воспитания для формирования у детей этнических и нравственных качеств на протяжении всего периода обучения в школе.
-
"Әтиләр , йөрәк сүзләребез сезгә!" 22.02.2022
Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, әти-әниләрнең кадерле кеше булуларын аңлату, аларга ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү, зирәклекләрен сынау максатыннан башлангыч классларда "Әтиләр, йөрәк сүзләребез сезгә!" исемле тәрбия сәгате үткәрелде.
-
Халыкара туган тел көне! 21.02.2022
"Мин яратам сине" шигырь укучылар конкурсында безнең мәктәптән Фазлыева Таңсылу уңышлы чыгыш ясады.
-
Киноуроки в школах России 21.02.2022
Проект «Киноуроки в школах России» реализуется с 2014 года. Целью проекта является создание киноуроков – детских короткометражных художественных фильмов воспитательного назначения и методических пособий к ним для проведения педагогами внеклассных занятий по духовно-нравственному и патриотическому воспитанию с целью распространения традиционных гражданских, культурных и семейных ценностей в школах России.
В 5 классе посмотрели короткометражный художественный фильм "Лошадка для героя". Фильм очень поучительный. Он учит современных ребят патриотизму и героизму, любви к Родине, не забывать, какой ценой достался нам мир, как дети, жившие в военное время, помогли в этом.
-
19.02.2022
“21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне” уңаеннан, мәктәбебездә Туган телебезгә багышланган чара үткәрелде. Укучылар татар теленә багышланган шигырьләр укыдылар, тел турындагы мәкаль – әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр. Күренекле кешеләребезнең татар теле турында язган сүзләре белән таныштылар. Ахырдан бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.
-
"Халыкара Туган тел" көне 18.02.2022
“21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне” уңаеннан мәктәбебездә "Халкымның күңел байлыгы" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар татар халкының рухи байлыгы- җырлы- биюле уеннары, гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Чиккән сөлге- кулъяулыклар, калфак-беләзекләрнең киләчәк буынга әби -бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булуын, аларны кадерләп саклау кирәклегенә инандылар.
Кичә ахырында, Г.Бәшировның сүзләре китерелде. “...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”. Димәк, укучылар халкыбызның күңел байлыгын , бигрәк тә туган телебезне бер кайчан да онытырга тиеш түгел.