МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
"Әкияттә кунакта" 07.01.2023

Бүген укучылар
Яңа ел - иң тылсымлы бәйрәм һәм бу искиткеч бәйрәм уңаеннан мәктәптә укучылар өчен "Әкияттә кунакта" исеме астында узган уен-тамашада булып узды. Тамаша бик кызык һәм күңелле узды, истә калырлык һәм мавыктыргыч мизгелләр күп булды. Мондый әкияти тамашалар укучыларга бәйрәм атмосферасын тулысынча тоярга ярдәм итә.
Бу уен яхшылыкка, ярдәмчеллеккә, кешеләрле булырга өйрәтә. Бизәкле сәхнә, матур декорацияләр, матур костюмнар һәм актерларның яхшы актерлык уены - болар барысы да һәркемнең йөзләрендә соклану һәм елмаю уятты. Укучылар бик күп уңай тәэсирләр һәм эмоцияләр алдылар.
-
Район мәктәпләре арасында оештырылган чаңгы эстафетасында безнең мәктәп җиңүче 05.01.2023

Бүген район мәктәпләре арасында оештырылган чаңгы эстафетасында безнең мәктәп беренчелекне алды. Укучылар үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күүрсәттеләр. Бу җиңү укучыларның һәм тренер Ситдиков Айрат Габделнуровичның уртак хезмәте. Афәрин!
-
Дәүләт имтиханнарына әзерлек 04.01.2023

Кышкы каникуллар чорында 9 класс укучылы өчен ОГЭ тапшырасы төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләр оештырылды.
-
Яңа ел белән, дуслар! 31.12.2022

Яңа ел белән күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә.
Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа 2023 нче ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
ВНИМАНИЕ! ГРИПП И ОРВИ! ПРОФИЛАКТИКА 30.12.2022

-
Лично-командные Первенства АМР по лыжным гонкам 28.12.2022

2 нче декабрь көнне Арча шәһәре стадионында укучылар арасында чаңгы ярышлары булып узды. Бу 2022-2023 нче уку елында беренче ярыш. Балалар 3 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар. Ярышта безнең мәктәп укучылары актив катнашты һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча төп гомумбелем мәктәп командалары арасында безнең мәктәп командасы 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Барлык җиңүчеләргә дә медаль, Грамота тапшырылды. Җиңүче командалар Диплом, кубок белән бүләкләнде.
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәме 27.12.2022

Бүген мәктәптә 5 - 9 класс укучыларының яңа ел бәйрәме булды. Бәйрәм оешкан төстә һәм бик күңелле барды. Укучылар җыр, бию, кызылы сөенкалар әзерләгәннәр. Бәйрәмнең кунаклары Убырлы,Кикимора, Шүрәле дә үүз һөнәрләрен к\рсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы укучыларны котладылар. Кышбабпай үзенең оригиналь биюен күрсәтте. Мәктәп директоры 2 нче чирекне яхшы һәм бик яхшы билгеләренә бетергән укучыларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары,иң матур газыталарга бүләкләр тапшырды. Бәйрәм җырлар, уеннар белән аралаштырылып алып барылды. Яңа ел бәйрәме һәркемнең күңелендә сакланырлык булды.
-
Район хакимияте башлыгы чыршы бәйрәмендә катнашу 26.12.2022

Бүген мәктәбебез укучысы Шәрәфиев Ильяс Арча мәдәният йортында узган район хакимияте башлыгы чыршы бәйрәмендә катнашты.
-
Телефон доверия 24.12.2022

Уполномоченный по правам ребенка Республики Татарстан - Волынец Ирина Владимировна
-
"Яхшылык эшләргә ашык" 23.12.2022

Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары , әти- әниләр ярдәме белән кошларга ярдәм итәргә булдылар - алар өчен җимлекләр ясадылар. Җимлекләр үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.


















