МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
8 Март бәйрәме белән! 08.03.2023

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
-
"Ягез әле, кызлар" бәйгесе 07.03.2023

-
Бәймнәр котлы булсын! 06.03.2023

Мәктәбебез укучылары бәйрәм уңаеннан укуытучыларыбызны бәйрәм белән котладылар һәм үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырдылар.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!" 04.03.2023

-
Әлифба бәйрәме 03.03.2023

Бүген 1 класс укучылыры өчен зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме булды. Укучылар Әлифба бәйрәмен дулкынланып көтеп алдылар. Бу аларның беренче җиңүләре, бу зур сынауларны үтеп, авырлыкларны әти-әниләр ярдәме белән җиңеп чыктылар: укырга, язарга өйрәнделәр.
Бәйрәмнең төп кунагы – Әлифба, Азбука, Туган тел – үзләренең теләкләрен әйттеләр. . Балалар кызыклы сорауга, табышмакларга җавап таптылар, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, тылсымлы сүзләр әйттеләр. Беренче хәреф, беренче сүзләр, мәктәп партасы артында уздырылган беренче мизгелләр. Болар кеше хәтерендә гомерлеккә уелып кала, баланың мәктәпкә булган карашын формалаштыра. 1 класс укучыларының класс җитәкчесе Гөлшат Хатибовна әлифба бәйрәмен шундый матур итеп әзерләгән. Киләчәктә д укучылар үзләренең уңышлары белән сөендереп торсыннар, милләтебезне алга җибәрүче кешеләр булып үссеннәр.
Бәйрәмнең иң кульминацион мизгеле – укучыларга Әлифбаны укуып бетерү хәрмәтенә дипломнар һәм әкият китаплары бүләк итү булды.
-
Фәнил Гарафиев призына чаңгы ярышлары 01.03.2023

Быел да мәктәбебездә 1 март көнне традицион рәвештә ел саен уздырыла торган Фәнил Гарафиев призына чаңгы ярышлары булып үзды. Ярышның ачылу тантанасы дәүләт флагларын күтәрү белән башланып китте. Тантанада Ф. Гәрәфиевның улы Фәнис Фәнилевич, район кунаклары, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, физкультура укытучысы чыгыш ясадылар, ярышка килгәнукучыларга уңыш теләделәр. Ярышта 100дән артык район укучы катнашты, 4 яшь категориясе буенча урыннар билгеләнде. Төп гомуми белем һәм урта гомуми белем мәктәпләр буенча урыннар чыгарылды. Төп гомуми белем мәктәпләр арасында 1 урынны - ярыш хуҗалары Иске Кырлай мәктәбе, 2 урынны - Урта Курса мәктәбе, 3 урынны - Сикертәк мәктәбе алды. Урта гомуми белем мәктәпләре арасында 1 ны урын 6 номерлы Арча мәктәбе, 2 урын Лесхоз мәктзбе, 3 урын - 5 номерлы Арча мәктәбе.Барлык җиңүчеләр дә грамота, медаль белән бүләкләнде. 1 урын алучы укучыларга чаңгычы статуэткаларытапшырылды. . Афарин!
-
Мероприятие посвященное к 80-летию подвига Александра Матросова. 27.02.2023

В учениками 6 класса прошел час мужества «Александр Матросов: подвиг и судьба», посвященный Дню героя Отечества и 80-летию подвига Александра Матросова. Учитель русского языка и литературы Фазлиева И. В.. рассказала учащимся о бессмертном подвиге человека, имя которого, наверное, слышал каждый россиянин. Слушатели узнали подлинное имя Александра Матросова – Мухамедьянов Шакирьян Юнусович, родившийся в деревне Кунакбаево Учалинского района Республики Башкортостан. Согласно версии журналиста и писателя, Р. Х. Насырова, Шакирьян, оказавшись в детском доме, записался под фамилией Матросов.

В ходе мероприятия прозвучало письмо Александра Матросова любимой девушке, написанное им перед смертью: «…Но, если мне суждено погибнуть, я хотел бы умереть так, как наш генерал: в бою и лицом на запад…». Дети слушали стихи об Александре Матросове. Также познакомились с книгами писателей о его подвиге. Закончилось мероприятие просмотром отрывка из художественного фильма «Рядовой Александр Матросов».
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2023

Хөрмәтле ир-егетләр! 23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!! -
"Егет булса, шундый булсын!" - Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә. 22.02.2023

Бүген мәктәптә "Егет булса, шундый булсын!" исеме астында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узды. Югары класс егетләре ике командага бүленеп көч сынаштылар. Конкурслар егетләребезнең ни дәрәҗәдә җитез, кыю,тапкыр, көчле икәннәрен сынауга корылган иде. Егетләр барлык биремнәрне дә тиешл едәрәҗәдә үтәделәр, үзләренең ил сакчысы булырга әзер икәннәрен күрсәттеләр.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2023

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Шушы уңайдан мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбият укытучысы Хисматуллина Венера Бариевна "Туган тел бәйрәме" үткәрде. Бәйрәмдә укучылар үз телләрендә шигырьләр сөйләделәр, бөек шәхесләрнең тел турындагы канатлы сүзләре белән таныштылар. Бәйрәмне бөек шагыйребез Г. Тукайның "Туган тел" җырын җырлап йомгакладылар.
Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбез. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.


















