МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
13.04.2022
В рамках Дня космонавтики с ученики 2-4 провели акцию «Космос своими руками». Участники сделали ракеты из бумаги. Работа была интересная, ученики остались довольными своими работами
-
"Галактика серләре" 12.04.2022
1961 елның 12 апрелендә бөтен дөньяга:"Космоста кеше!Рус кешесе,совет кешесе",-дигән хәбәр тарала.Кешеләрнең йолдызларга очу турындагы күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка аша.Әкиятне тормышка ашыручы кеше безнең ил гражданы,Смоленск егете Юрий Гагарин була.Аның корабле,планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап,җиргә төшә.Аның эзе җирдә дә,галәмдә дә мәңгегә калды.Хәзер бу көн космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.Шул уңайдан 3 класс та "Галактика серләре"- дигән викторина һәм рәсем конкурсы уздырылды.
-
Кошларны каршылыйк!!! 11.04.2022
Мәктәп күләмендә, сыерчык оялары ясау буенча ,укучылар бик актив катнаштылар. Иң матур, оригиналь ике сыерчык оясы районга конкурска җибәреледе.
-
Тотальный диктант 09.04.2022
Сегодня учителя и учащиеся нашей школы написали "Тотальный диктант".Цель диктанта - проверка грамотности и знание правил русского языка. Его автором стала Марина Степнова, которая является известной писательницей. Кроме того, она еще и переводчик, лауреат премии «Большая книга». Получала признание и в номинациях «Национальный бестселлер», «Ясная поляна», «Русский букер». Марина Степнова пишет и сценарии, которые используются при постановке популярных спектаклей.
-
08.04.2022
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән районыбыз гомуми белем бирү оешмаларының туган тел кабинетларына якташ әдипләр, сәнгать яисә мәдәният өлкәсендә танылган вәкилләр исеме бирү мөмкинлеге булдырылды. Шул уңайдан безнең мәктәпнең татар теле кабинетына якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ,фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш архив идарәсе начальнигы, “Гасырлар авазы”журналының төп мөһәррире булып эшләгән Данил Исмәгыйль улы Ибраһимов исеме бирелде.
-
Халыкара сәламәтлек көне 07.04.2022
Бүген Халыкара сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә әлеге юнәлеш буенча эшләр оештырылды. Көн иртәнге зарядкалардан башланып китте. Һәр класс аерым - аерым зарядка ясады.
-
Кошлар көне 01.04.2022
1нче апрель Бөтендөнья күләмендә кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Без кошларны бик яратабыз. Кошлар табигатьнең күрке, яме. Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары белән алар безнең күңелебезгә ямь өстиләр, илһам бирәләр. Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итеп табигатькә, кешеләргә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә безнең бурычыбыз кошларга ярдәм итү, аларны саклау.
-
Урок цифры 25.03.2022
Сегодня для обучающихся 8-9-ых классов был проведен «Урок цифры». На уроке ученики познакомились с основными аспектами кибербезопасности. Например, узнали, как создать надёжный пароль, как защититься от кражи аккаунтов, какие бывают уязвимости в умных устройствах, а также попробовали отличить мошеннические сайты от настоящих.
-
Проект эшчәнлеге 24.03.2022
Бүген 2 класс укучылары әйләнә-тирә дөнья дәресеннән эшләгән "Кызыл китап" һәм "Россия шәһәрләре" темаларына үзләренең проектларын якладылар.
-
Химик калейдоскоп 22.03.2022
Мәктәптә табигать фәннәре атналыгы дәвам итә. Бүген югары классларда "Химик калейдоскоп" уены уткәрелде.