МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Сингапур методикасы буенча укулар 31.03.2015

Арчаның 7 нче номерлы мәктәбендә Сингапур методикасы буенча трненинг укулар булып узды. 30-31 нче март көннәрендә мәктәбебезнең укытучылары шул методика буенча өйрәнеп, осталыкларын күтәреп кайттылар. Әлеге методика элементларын киләчәктә кулланып эшләргә уйлыйлар.
-
Саф һавада уеннар
28.03.2015
Шимбә көнне спорт сөючеләр саф һавада уеннар уйнадылар: җиңел атлетика түгәрәген үз итүчеләр бәхетле иде.
-
Татарча да яхшы бел...
27.03.2015
Бүген 9 класс укучылары татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен консультациягә килделәр. Алар барлык имтиханнарга да әзерләнеп өлгерү өчен, күп көч куярга кирәклеген аңлыйлар.
-
Педсовет утырышы 26.03.2015

Мәктәптә педсовет утырышы узды. Көн тәртибендә: өченче чирек йомгаклары, пробный ОГЭ нәтиҗәләре, имтиханнарга әзерлек мәсьәләләре каралды.
Шулай ук түгәрәкләр дә үз эшен дәвам итә: синтезатор түгәрәгенә йөрүче укучылар чираттагы дәрес алу өчен мәктәпкә җыйналдылар.
-
25.03.2015
Бүген 9 нчы класс укучылары рус теле буенча имтиханга әзерләнү өчен консультациягә килделәр. Күптән түгел генә, район буенча рус теленнән пробный ОГЭда үз көчләрен сынап кайттылыр алар. Нәтиҗәләр начар түгел, чын имтиханда да сынатмаска иде...
-
Түгәрәкләр эше туктап тормый...
24.03.2015
Мәктәбебез каршында эшләп килә торган "Оста куллар" түгәрәге эше каникулда да дәвам итә. Түгәрәккә йөрүче укучылар бисердән эшләгән гөлләрен бүлмәгә тезеп куйсалар, мәктәпкә яз кергән дип уйлап була. Күз явын алырлык, аллы-гөлле чәчәк атучы гөлләрне безнең мәктәпкә килеп күрә аласыз...
-
Имтиханнарга әзерләнүләр бара
23.03.2015
Көткән каникул көннәре җитсә дә, 9 нчы класс укучылары өчен "урак өсте" якынлаша. Алар график нигезендә, фәннәр буенча имтиханнарга әзерләнү өчен мәктәпкә киләләр. Дүшәмбе көн - математика көне иде.
-
Нәүрүз бәйрәме 20.03.2015 Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз ул - яңа көн дигәнне аңлата. Аны элек Урта Идел буенда яшәгән татарлар 21 мартта билгеләп үткәннәр. 21 март- яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатътә чын-чынлап яз башланган көн. Көнчыгыш календаре буенча Нәүрүз - Яңа елны каршылау бәйрәме. Нәүрүз җиткәч, авылның иң гүзәл, иң уңган кызын сайлап “Нәүрүзбикә” дип игълан иткәннәр. Таң ату белән учак кабызып, итле аш яисә ботка пешергәннәр, сыйланганнар, учак янында кызлар, егетләр төрле уеннар уйнаганнар. Олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазы укыганнар, гаиләгә исәнлек, илгә иминлек, тынычлык, бәхет теләгәннәр, игеннәр мул уңыш бирсен дип дога кылганнар. Балалар йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр. Без дә төрки бабайларыбыздан калышмаска тырышып, төрле уеннар уйнадык, җырладык, туйганчы күңел ачтык, нәүрүз боткасыннан авыз иттек.

-
20.03.2015

Бүген Язны каршылау бәйрәмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Укучыларыбыз капчык сугышында, агач чаңгыда узышуда, башлангыч класс укучыларын чанада тартып йөрүдә, агач кашыкка йомырка кабып йөгерүдә, теннис ракеткасы белән кечкенә тупны ераграк урынга алып баруда үзара көч сынаштылар. Иң соңыннан аркан тартышып иң көчле кызны һәм иң көчле егетне билгеләдек. Уеннарда һәркем теләп катнашты һәм һәрбер җиңүчегә бүләк бирелде. Бүләкләр алуда ярдәм иткән спонсорыбыз "Металл" оешмасы җитәкчесе Гәрәфиева Л.Г.га рәхмәт белдерәбез!
-
Бүген бездә ярминкә! 19.03.2015



















