МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 17.03.2017

Бүген мәктәбебездә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде.
Җыелышның көн тәртибе:
1. 3 нче чирек нәтиҗәләре, 4 чиреккә максат һәм бурычлар белән танышу. (УТЭБДУ - Мостафина Г.Г.)
2. Доклад: "Компьютерга һәм интернетка бәйлелек". (Педагог-оештыручы Әхмәтҗанова Г.Х.)
3. Ашханәдә туклану буенча фикер алышу. (Директор - Гилязиев Х.Р.)
4. Укучыларның өлгереше һәм тәртибе белән танышу. ( Класс җитәкчеләре чыгышы)
-
Әлифба бәйрәме 16.03.2017

Бүген 1 класс укучылары өчен Әлифба бәйрәме үткәрелде. Кунакка укучыларның әниләре дә килде. Укучылар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Класс җитәкчесе Фазлиева И.В. укучыларга изге теләкләр теләде, тырышып укыган укучыларга грамоталар тапшырды.
-
"Разделяй с нами" 09.03.2017

Мәктәбебездә табигать фәннәре атналыгы бара. 2017 ел - Экология елы буларак игълан ителде. Россия Федерациясенең бөтен регионында "Сделаем вместе" дигән тема астында зур масштаблы дәресләр үтәчәк. Биология укытучысы Гилязиева Г.Р., яшь буында экологик тәрбияне үстерү, саклау максатыннан, "Безнең белән уртаклаш" ("Разделяй с нами") темасы астында экологик дәрес үткәрде. Дәрестә укучыларга җир шарын чүп-чар калдыкларыннан арындыру, аны дөрес итеп бүлү һәм эшкәртү ысуллары аңлатылды.
-
Мәрхәмәтле безнең Әниләр! 07.03.2017

"Ана! Бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатын-кызның бөтен гүзәллеге,
Бөтен күрке - ана булуда! дип язган Такташ. Әйе, әниләребезгә атап бик күп шигырьләр, әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Әмма аларга булган рәхмәт хисләребезне без никадәрле тырышсак та, әйтеп бетерә алмаячакбыз. Бүген гадәти булмаган дәрестә 5-6 класс укучылары да үзләренең әниләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. "Мәрхәмәтле безнең Әниләр!" исемле кичәне Гилязиева Гөлчәчәк Рифгатовна һәм Хисмәтуллина Венера Бариевна әзерләделәр. Үзеңнең әниең белән бер партада утырып, укытучы сорауларына җавап бирү, аның никадәрле якын, газиз булуы турында әниеңнең күзләренә карап әйтү онытылмаслык мизгелләр ул. Балаларының кечкенә чаклары, тәүге адымнары турында сөйләгәндә әниләрнең күңелләре тулды. Бишек җырын да көйләделәр, үзләре яратып пешерә торган ризыкларны әзерләү серләре белән дә бүлештеләр. Укучылар әниләргә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен бирделәр, бәйрәм белән котладылар. Ахырдан бергәләшеп чәй эчү дә бәйрәм рухы өстәде. Кызыклы мизгелләрне фотога төшереп, мәктәп елларының, балачакның бер дәресе, бер көне, бер бәйрәме үтеп китте. Әмма һәркемнең күңелендә әниләргә карата рәхмәт хисләре, матур уй-теләкләре артты.
-
Яз гөлләре сез, туташлар! 06.03.2017

Бүген Язның беренче бәйрәме - 8 Март бәйрәме уңаеннан 5-8 нче класс кызлары “Яз гөлләре” исемле уенда катнаштылар. Кызларыбыз матур итеп үзләре белән таныштырдылар, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Шигырьләр сөйләүдә дә югалып калмадылар, күңелгә үтеп керерлек итеп бишек җырлары да башкардылар. Кызларыбыз уңганлыкта, чибәрлектә, тапкырлыкта сыналып, “Иң чибәр кызлар” һәм “Иң уңган кызлар” исеменә лаек дип табылдылар.
-
04.03.2017

Әзәк башлангыч мәктәбендә 8 март бәйрәме уңаеннан "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Әти-әниләр һәм балалар үзара көч сынаштылар. Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәм күңелле үтте, әти-әниләр дә , балалар да уеннан канәгать калдылар.
-
Мин якты киләчәк сайлыйм... 01.03.2017

1 нче март - Наркомания һәм наркобизнеска каршы Халыкара көрәш көне уңаеннан, 7 - 8 класс укучылары белән " Мин якты киләчәк сайлыйм" девизы астында әхлак сәгате үткәрелде. Хәбибуллина Г.Г. җитәкчелегендә укучылар наркоманны ничек танырга мөмкин икәнлеген искә төшерделәр. Наркотикларга каршы үз фикерләрен белдерделәр, һәр укучы "Наркотикларга - юк" исеме астында рәсем ясап алып килгән иде.Чара ахырында укчылар ихтыяр көче, тәвәкәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисләре тоеп үсәргә, белемгә тартылырга, шул сыйфатларга ия булганда гына наркотик матдәләр белән мавыкмаска мөмкин, дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
25.02.2017

Бүген мәктәбебез чаңгычылары Фәнил Гәрәфиев призына оештырылган чаңгы ярышында катнаштылар. 2001-2002 елгы кызлар арасында Сайфуллина Динә 3 урын, 2005-2006 елгы егетләр арасында Хөсәенов Илназ 3 урын, 2003-2004 елгы кызлар арасында Залялиева Зилә 3 урын яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча команда 1 урынга лаек булдылар. Чаңгычыларыбызны һәм аларның тренерлары Ситдиков А.Г. әлеге җиңүләре белән кайнар котлыйбыз!
-
25.02.2017

Кошлар -безнең дусларыбыз! Кошларга ярдәм итүебезне дәвам итәбез.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2017

Кадерле ир-егетләребез! Бүген сезнең адреска бик күп җылы сүзләр, матур теләкләр әйтелер. Ләкин һаман да йөрәк түребездәге “иң-иң” сүзләр әйтелеп бетмәс төсле. Шуңа күрә тагын бер тапкыр сезгә үзебезнең рәхмәтебезне җиткерергә рөхсәт итегез. Булганыгыз өчен, безне аңлаганыгыз, тыңлаганыгыз, ә кайвакыт (артык чәпчесәк) ишетмәгәнегез өчен рәхмәт!
Тормыш авырлыгыннан курыкмыйча
Ныклы адым белән һәрчак атлагыз.
Киң күкрәгегезне калкан итеп
Җил-давылдан безне саклагыз.
Улым диеп горурланып яшәсен
Җир йөзендә барлык аналар.
“Әти” дигән газиз сүздән
Мәхрүм булмасыннар балалар.
Ир-атлар илгә терәк булса,
Безгә сез тотка-таяныч.
Юлдаш булсын үзегезгә
Сәламәтлек, Бәхет, Шатлык, Куаныч!


















