МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Лагерь Сабантуе. 21.06.2017

Бүген лагерьнын соңгы эш көне. Бүген без Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Балалар кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, таяк тартыштылар, бүләкләр кисеп алдылар, чүлмәк ваттылар, концерт куйдылар. Лагерьның соңгы көне бик күңелле узды.
-
"Мистер лагерь" конкурсы 18.06.2017

Бүген егетләр арасында "Мистер лагерь" конкурсы үткәрелде. Егетләр үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, тизлеккә, җитезлеккә биремнәр үтәделәр, кызларга багышлап җырлар җырладылар. Молодцы егетләр, берегез дә сынатмадыгыз. Мистер лагерь исеменә 3 класс укучысы Сибгатуллин Адель лаек булды. Котлыйбыз аны!
-
"Лагерь чибәре" конкурсы 16.06.2017

Бүген лагерьдә кызлар арасында "Лагерь чибәре" конкурсы уздырдык. Кызлар матур итеп үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләрен күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. Егетләр кызларыбыз чыгышларын алкышларга күмделәр.
-
13.06.2017

Бүген лагерьда ял итүче балалар белән авыл китапханәсенә кунакка килдек. Китапханәче Хамзина Венера апай балаларны бик җылы каршы алды, "Иң оста шигырь укучы" конкурсы оештырды. "Иң оста шигырь укучы булып - Сибгатуллин Адель табылды.
-
Иң оста балык тотучылар 12.06.2017

Лагеребызда яллар дәвам итә. Бүген без балыкка бардык. Иң оста балык тотучыларыбыз - Ахметшин Дамир һәм Хөсәенов Илназ.
-
"Гиннес рекордлары" көне 12.06.2017

Бүген лагерьда "Гиннес рекордлары" көне үткәрелде. "Иң җитез", "Иң батыр", "Иң сабыр", "Иң тыйнак", һәм башка иң-иң балалар билгеләнде. "Иң ерак самолет очыручы" укучы булып Сафиуллина Адилә табылды.
-
"Сабын күбекләре белән чыгыш" 09.06.2017

Бүген бездә кунак бар. Лагерьда сабын күбекләре беләнчакырылган кунакларыбыз матур итеп чыгышлар күрсәттеләр. Күбекле чара кызыклы гына түгел, эчтәлекле дә булды.
-
Күңелле стартлар 08.06.2017

Иртәдән көн яңгырлы булу сәбәпле, бүген спортзалда куңелле стартлар уеннары үткәрдек. Балалар җитезлектә, тизлектә, бердәмлектә үзара көчләрен сынадылар. Вакытны бик күңелле үткәрдек.
-
04.06.2017

Лагерьның 4 эш көне. Бүген без балалар белән "Күңелле балачак" темасына асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрдек. Иң оста рәсем ясаучыларыбыз Низаметдинов Кәрим һәм Сибгатуллин Адель булдылар. Молодцы егетләр!
-
02.06.2017

Бүген без балалар белән авылыбыз янында урнашкан алма бакчасына килдек. Анда алмагачлар шау чәчәккә күмелгәннәр. Чәчәкләрнең хуш исен иснәп, хәрәкәтле уеннар уйнадык.


















