Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 10 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Юл йөрү кагыйдәләре турында" 02.09.2026

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү исә, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә. Чөнки республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлек не башлангычтан ук оештыру максат итеп куела. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларда кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру әти-әниләрнең, укытучыларнын бурычы булып тора. Бүген 1 сыйныф укучыларыбызга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, мәктәптән өйгә кайтканда куркыныч юлны сайлауны күрсәттек, аңлаттык. Чараның максаты булып, балаларның юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү, урамда, үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү иде.
-
"Бүләк бирделәр" 02.09.2026

Белем бәйрәме көнендә Илһам-Эльмира Низамовлар беренче сыйныфка укырга керүче балаларга һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйларыбызга бүләкләр тапшырдылар. Коллективыбыз исеменнән Низамовлар гаиләсенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Исән-сау булыгыз!
-
"Белем бәйрәме" 01.09.2026 Бүген мәктәбебездә Яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка үтте. 1 сентябрь — һәрберебез өчен дулкынландыргыч һәм онытылмаслык бәйрәм. Укучыларыбыз, җәйге яллардан соң көч җыеп, кабат мәктәп бусагасын атлап керделәр. Нәни беренче сыйныф укучылары өчен бу көн аеруча истәлекле булды — алар зур белем дөньясына беренче адымнарын ясадылар. Кадерле укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр! Яңа уку елы сезгә яңа уңышлар, кызыклы ачышлар һәм иҗади илһам алып килсен! Бәйрәм котлы булсын, юлларыгыз ак булсын!

-
"Разговоры о важном" 01.09.2026 1 сентября в нашей школе прошли первые в новом учебном году занятия цикла «Разговоры о важном», посвящённые Дню знаний.Новый учебный год — это всегда новая страница. Для кого-то — первый шаг в школьную жизнь, для кого-то — возвращение к друзьям и любимым учителям. На занятии ребята говорили о том, почему знания важны, какие возможности открывает образование и что помогает человеку двигаться вперёд. Обсудили значение школы в жизни каждого человека, цели на новый учебный год и то, каким он может стать благодаря собственным усилиям. Особое внимание уделили тому, что школа — это не только уроки и оценки. Это место, где мы учимся общаться, дружить, сотрудничать, принимать решения, пробовать новое и верить в свои силы. Пусть новый учебный год принесёт нашим ребятам новые знания, интересные открытия, добрые встречи и множество поводов для гордости! С Днём знаний! В добрый путь, новый учебный год!

-
"Август киңәшмәсе" 27.08.2026

Бүген Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Анда Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәр белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты. Алар башта район мәгариф оешмалары эшчәнлеген чагылдырган бай һәм эчтәлекле күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, файдалы үләннәрдән чәй ясау ысулын күрсәттеләр.
-
"Арчада ярминкә" 22.08.2026 Арчада мәктәпләр ярминкәсе узды. Мәктәп коллективлары үзләре үстергән мул уңышны — яшелчә, җиләк-җимеш һәм хуш исле үләннәрне тәкъдим итте. Безнең мәктәп тә бу күркәм чарада бик теләп катнашты.

-
"Бакча эшләре дәвам итә" 07.07.2026 Мәктәп яны бакчалары территорияләрендә елдагыча чәчәкләр, яшелчәләр үстерелә. Быел да мәктәп-бакчабызда эш гөрли. Балаларыбыз педагоглар белән берлектә бакчабызда эшлиләр.

-
Мәктәп бакчасында эшләр гөрли
18.06.2026
1-4 нче сыйныф укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында бу атнада яшелчә чүбе утап, сулар сибәләр.
-
Укуны онытмыйбыз
15.06.2026
Җәй көне ял диеп кенә
Укуны онытмыйбыз.
Уйнап, өйдә дә булышкач,
Кич китаплар укыйбыз.
-
Бакчада җәйге эшләр башланды
08.06.2026
Эшкә өйрәнеп үсәбез
Кече мәктәп яшеннән.
Чүп утыйбыз, су сибәбез
Эшлибез чын күңелдән.









