Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Субботник 2026" 24.04.2026 Мәктәбебез коллективы, укучылары белән елга кырыйларын, су буйларын чүптән арындырдык. Авылыбызны һәм су буйларын җыештыручы башка кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итик, үзебездэн соң чүп-чар һәм пычрак калдырмыйк. Әйдәгез, бергәләп тормышыбызны һәм балаларыбызның тормышын яхшырак, чистарак һәм сәламәтрәк итик. Безгә барыбызга да матур, чиста авылда яшәү, чиста елга буйларында йөрү ошый. Шуна курә авылдан чыкканда һәм анда кергәндә чүп-чарны юл буена, елга кырыйларына ташламагыз. Чисталык һәркемнең эше. Чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә. Әйләнә-тирәбездә тәртип һәм матурлыкны саклыйк!

-
"Субботник 2026" 24.04.2026 Мәктәбебез коллективы, укучылары белән елга кырыйларын, су буйларын чүптән арындырдык. Авылыбызны һәм су буйларын җыештыручы башка кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итик, үзебездэн соң чүп-чар һәм пычрак калдырмыйк. Әйдәгез, бергәләп тормышыбызны һәм балаларыбызның тормышын яхшырак, чистарак һәм сәламәтрәк итик. Безгә барыбызга да матур, чиста авылда яшәү, чиста елга буйларында йөрү ошый. Шуна курә авылдан чыкканда һәм анда кергәндә чүп-чарны юл буена, елга кырыйларына ташламагыз. Чисталык һәркемнең эше. Чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә. Әйләнә-тирәбездә тәртип һәм матурлыкны саклыйк!

-
"Татарча диктант" 24.04.2026 Бүген Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул унберенче мәртәбә үткәрелә һәм шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышлана. Безнең мәктәп -бакчабыз коллективы әлеге акциядән читтә калмады. Педагогларыбыз, укучыларыбыз, мәктәбебез хезмәткәрләре әлеге акциядә катнашты.

-
"Эковесна" 2026 Четвертая неделя 23.04.2026 «Табигать язмышы безнең кулларда» «Эковесна» республика экомарафонының 4 нче атнасы старт алды. Бу атна Пөшәңгер мәктәбендә җиләк-җимеш агачлары утыртуга багышланган. Һәр утыртылган агач - ул безнең планетага бүләк, саф һава һәм күп елларга туган мәктәп бакчасының матурлыгы. Агач утырту бик кирәкле гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә, кешеләргә, хайваннарга, кошларга, хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә. Кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек уята һәм тирә-юньдәге һәр нәрсәгә сакчыл карарга өйрәтә. Үзең утырткан агач үсеп китсә, хезмәт җимешен күрү үзе бер бәхет бит әле ул...

-
"Фән сәгате" 23.04.2026 Тема: конфетлардан салават күпере ясау. Максат: 1)балаларга төрле төсләрнен ничек килеп чыгуын буягычлар ярдәмендә анлату. 2)Төсле конфетлар, печеньелар, соклар ясаган вакытта да төрле буягычлар кушылганлыгын тәҗрибә аша ачыклау. 3)Баллы, төсле әйберләрне күп ашарга ярамаганлыгын, сәламәтлеккә зыянлы булулары турында анлату. Җиһазлау: тарелка, конфетлар, җылымса су, буягычлар, стаканнар. Конфетларны тәлинкәгә түгәрәкләп тезәбез, конфетлар уртасына җылымса су салабыз. Бераздан конфетлар суда эри башлый һәм салават күпере төсләре барлыкка китерәләр.

-
"Эковесна" 2026 Четвертая неделя 23.04.2026

Балалар бакчасында, балалар белән агачларны тәрбияләү — экологик тәрбия бирүнең, белемнәрен үстерүнең, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыруның нәтиҗәле ысулы. Пөшәңгәр балалар бакчасы балалары белән бүген агачлар тәрбияләдек, утырттык. Аның максаты: 1. Агач-куакларны дөрес тәрбияләргә өйрәтү. 2. Балаларга агачлар, куаклар үсү өчен яктылык, җылылык, дым, туфрак кирәклеген аңлату. 3. Балаларның танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү. 4. Туган як табигатенә, кеше хезмәтенә аңлы – дөрес мөнәсәбәт формалаштыру.
-
"Эковесна" 2026 Четвертая неделя 23.04.2026 Экологик яшелләндерү акциясе-балаларга агачларның безнең тормышта нинди роль уйнавы турында сөйләү өчен яхшы сәбәп. Планетабызның яшел киләчәгенә без инде бүген үк өлеш кертә алабыз, яшь буынны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Апрель аенда «агач утырту көне» билгеләп үтелә, шуңа күрә тәрбияләнүчеләребез әти-әниләре белән агач утырттылар.

-
"Туган телем- иркә гөлем" 23.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган раойн күләмендә шигырь укучылар арасында безнең бакчабызда тәрбияләнүче Хәкимова Ралинә дә катнашты. ул лаеклы 2 урын алды. Чын күңелдән котлыйбыз. Җитәкчесе Магсумова Гөлсинә Хайрулловна.
-
просмотр социального видеоролика «Расходник» 22.04.2026 С целью профилактики преступности среди несовершеннолетних и повышения уровня правовой грамотности для был организован просмотр социального видеоролика «Расходник». О чём ролик? «Расходник» — это история о том, как молодые люди, ищущие себя, попадают в ловушку деструктивных сообществ. В ролике наглядно показано, как происходит психологическое давление, как ломается личность и к каким последствиям может привести слепое доверие незнакомцам из интернета. Видеоматериал максимально доступно разъяснил подросткам негативные последствия противоправного и преступного поведения, включая посягательство на целостность предприятий , сооружений, объектов транспортной инфраструктуры и транспортных средств, средств связи, объектов жизнеобеспечения населения. После просмотра фильма с ребятами была проведена мотивационная беседа, направленная на осознание личной ответственности и важности жизненного выбора. Давайте будем внимательны друг к другу. Наша сила — в доброте и дружбе.

-
"Маскировочный сеткалар үрдек" 22.04.2026 Маскировкалы сеткаларның махсус операция зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап,коллективыбыз сеткалар үрү эшен дәвам итте. Сеткаларның һәр җебе безнең догаларыбыз белән үрелгән. Илләребез имин булсын, солдатларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар, сабыйларыбызның киләчәге ышанычлы булсын!Мәктәбебез коллективы бик тә саваплы һәм изге эш башкара. Аллаһның рәхмәтләре яусын!










