Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 10 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Әтиләребезгә бүләккә" 16.10.2026 Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әтиләр көне-ул бәйрәм, анда без әтиләребезгә безне тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Бу безнең әти-әниебезгә булган мәхәббәтебезне һәм хөрмәтебезне күрсәтү көне. Шуны куздә тотып без, балалар белән бергәләп, әтиләр өчен үз кулларыбыз белән открыткалар ясадык.

-
Шахмат -шашка түгәрәге 16.10.2026 Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат, шашка уеннары бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уеннарның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат, шашка уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар. Шахмат, шашка - акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уеннар. Шахмат, шашка төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә. Образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә.

-
"Ярдәм янәшә" чираттагы гуманитар ярдәм 15.10.2026 Мәктәп-балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм җыйдык. Бүген тылның ныклыгы бик кирәк. Тарихта әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка нинди юллар белән ярдәм итүләре турында күпләребез ишетеп үскән буын вәкиле. Ул дәвер кешеләре илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән.иМахсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр дә зур сөенеч рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән хезмәттәшләребезгә, бер сүздән аңлый торган әти-әниләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде.

-
"Разговоры о важном" 12.10.2026 12 октября состоялось очередное занятие «Разговоры о важном». На этот раз говорили — о безопасности в цифровой среде.Интернет помогает учиться, общаться, узнавать новое и находить ответы на самые разные вопросы. Но вместе с полезными возможностями появляются и риски: незнакомые люди, обман, нежелательные сообщения, кибербуллинг и опасный контент.Если что-то в сети кажется странным или пугающим, об этом нужно рассказать родителям, педагогу или другому взрослому, которому ребёнок доверяет.

-
"Көзге табигатькә экскурсия" 12.10.2026

Көз - табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү өчен иң кулай вакыт. Аларны күрү өчен, табигать кочагында булу кирәк.Чөнки табигать кочагында булу балалар өчен һәрвакыт кызыклы вакыйга. Октябрь аеның шушы матур көнендә, балалар белән бергә табигатькә чыктык. Башта без күк йөзенең матур буяуларына, яфракларның матур бизәкле булуына сокландык, табигатьнең матур авазларын тыңладык, ылыслы агачларның, яфраклы агачларның үзгәрүләрен күзәттек. Тере һәм терек булмаган табигатькә, табигый сезонлы үзгәрешләргә күзәтүләр балаларның хәтерен яхшырта, игътибарны үстерә, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияли.
-
"Ашау сыйфатын тикшерү" 12.10.2026

Балалары мәктәптә укыган әти-әниләр укучылар тормышында актив катнашалар. Бүген мәктәбебез ашханәсендә әти-әниләр тарафыннан, кабаттан ашау сыйфаты тикшерелде. Ашханәдә эшләүче пешекчеләрнең санитар таләпләрне үтәлүен, ризыкның сыйфатын, аны саклау шарттарын, менюнең сезонга туры килүен тикшерделәр.
-
"Чисталык-үзебездән башлана" 09.10.2026 Өмәләрдә катнашу кешеләрне якынайта, тирә-юньне кайгыртуны җәлеп итә,файдалы эш башкару мөмкинлеге бирә торган күркәм традиция. Бүген мәктәп-бакчыбыз территориясен, үзебезгә каралган юл кырыйларын чүпләрдән арындырдык.

-
"Педиатр" 09.10.2026 Бүген мәктәбебезгә участок педиатры Рафия Рашатовна килде. Ул укучыларны карап, тикшереп, физик параметрлары белән танышты, укучыга кагылышлы киңәшләрен бирде.

-
"СПИД турында укучы белергә тиеш!" 09.10.2026 Бүген мәктәптә "СПИД турында укучы белергә тиеш!" темасына түгәрәк өстәл узды. Авылыбыз Фельдшеры Рүхимова Елизавета Аркадьевна белән берлектә презентация күрсәтелде. Авыл фельдшеры тормыштан мисаллар китереп, СПИД һәм ВИЧ инфекциясе турында сөйләде. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз, -дип теләкләр теләде.

-
“Сак булыгыз: грипп!” 08.10.2026 Бүген укучылар белән “Сак булыгыз: грипп” дигән темага әңгәмә уздырдык. Әлеге чарада авыл фельдшеры Рәхимова Елизавета Аркадьевна да катнашты. Ул укучыларга грипп турында сөйләде. Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Витаминнар, адаптогеннар, чыныктыру һәм башка файдалы чаралар ОРЗ һәм грипп белән көрәшергә һичшиксез ярдәм итә. Әгәр инде барыбер авырып киткәнсез икән, чирнең беренче билгеләре сизелү белән кичекмәстән табибка күренегез, дип кисәтте Елизавета Аркадьевна.










