Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Бердәмлектә безнең көчебез" 01.11.2025 Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән солдатларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан барлык мәктәп коллективына һәм әти-әниләргә,укучыларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

-
"Балалар бакчасында иртәнге гимнастика" 31.10.2025 Безнең балалар бакчасында көн саен иртәнге зарядка үткәрелә.Иртәнге зарядка -ул авыруларны сәламәтләндерү һәм профилактикалау чараларының берсе. Даими рәвештә зарядка белән шөгыльләнә торган балаларның йокы торышы югала, күңел күтәренкелеге хисе уяна, эмоциональ күтәрелеш башлана, эшкә сәләтлелек арта. Зарядка музыка белән үрелеп бара, ул балаларның хисләренә яхшы йогынты ясый, аларда яхшы кәеф тудыра.Иртәнге зарядка баланың организмын «уятырга», аны нәтиҗәле итеп көйләргә, мускул системасына күпкырлы, әмма уртача тәэсир итәргә, организмның йөрәк, сулыш һәм башка функцияләре эшчәнлеген активлаштырырга, эчке органнар һәм тойгы органнары эшен стимуллаштырырга, дөрес позиция, Яхшы йөрү формалаштыруга ярдәм итәргә, яссы аяклылык барлыкка килүен кисәтергә тиеш. Бу файдалы гадәт кешедә гомер буе саклана. Иртәнге гимнастика балалар бакчасында оешкан рәвештә көн башларга мөмкинлек бирә, көн режимын төгәл үтәүгә ярдәм итә.

-
"Мәктәп-бакчабызда җыелыш үтте" 31.10.2025

30 нчы октябрь көнне мәктәп-бакчабыз хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы булып узды. Барлыгы 14 хезмәткәр катнашты. Көн тәртибендә иң актуаль, борчыган сораулар каралды.
-
Показ Всероссийского видеожурнала «Эпоха Героев». 31.10.2025 В нашей школе прошел незабываемый показ Всероссийского видеожурнала «Эпоха Героев». Это уникальное мероприятие объединило историю, патриотизм и вдохновение для подрастающего поколения. Вместе с нами смотрели настоящие герои нашего времени, чьи смелость и доблесть вдохновляют миллионы россиян. Каждый ученик смог почувствовать глубокую связь с прошлым и настоящим нашей великой страны. Теперь мы знаем больше о тех, кто охранял мир и свободу, защищая наше будущее.После просмотра школьники отметили важность понимания роли каждого человека в защите своей страны и выразили восхищение мужеством и самоотверженностью современных героев.

-
" 4 нче ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне" 31.10.2025 “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез — һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Укучыларыбызның без яши торган ил турында күзаллауларын киңәйтү, кызыксынучанлыкны үстерү, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хисләр тәрбияләү, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан “Халыклар бердәмлеге көне” исеме астында чара узды.

-
Флешмоб "Россия" 31.10.2025 В нашей школе прошёл флешмоб «Россия!», приуроченный ко Дню народного единства. День народного единства - это народы России! Каждый из нас - житель большой страны. Мы - люди разных национальностей и вероисповеданий, говорящие на разных языках и танцующие разные танцы, объединились с этот день, чтобы сказать: "РОССИЯ - ЭТО МЫ!"

-
"Агач утырту-изге гамәл" 30.10.2025 Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Бүген мәктәп-бакчабызның хезмәткәрләре тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!

-
"Ата-аналар җыелышы" 30.10.2025 Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Гөлназ Муллануровна мәктәпнең 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара. Җыелышта Гөлназ Муллануровна үзенең чыгышында 2025 елның өченче кварталында булган статистика белән таныштырды, балаларга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйләде. Җыелышның икенче өлеше классларда узды, индивидуаль сөйләшүләр үткәрелде, конкрет планнар куелды.

-
"Халыклар бердәмлеге көненә рәсем конкурсы игьлан иттек" 30.10.2025 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырды, икенчедән, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Бәйрәм көне каникул вакытына туры килү сәбәпле,буш вакытларын максатчан уздырсыннар дип, мәктәбебездә рәсем конкурсы игьлан иттек. Рәсемнәрне бәяләп, нәтиҗәләр чыгарып, каникулдан соң балаларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырачакбыз.

-
Акция "Подари книге вторую жизнь" 28.10.2025 В рамках Дня школьных библиотек учащиеся школы приняли участие в акции "Подари книге вторую жизнь!"Это прекрасная возможность подарить прочитанным книгам новую жизнь и внести свой вклад в пополнение фонда нашей школьной библиотеки школы.Часто бывает, что прочитанные книги годами пылятся на полках. А ведь они могли бы принести огромную пользу другим! Давайте вместе сделаем нашу библиотеку еще интереснее!Ваш вклад очень важен.










