Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Cаф һавада уеннар 12.10.2018

Көзге көннең салкынлыгын
Беребез дә тоймыйбыз.
Саф һавада рәхәтләнеп,
Шау-гөр килеп уйныйбыз.
-
Рифат Җамал белән очрашу 08.10.2018

Мирҗәм авылы мәдәният йортында якташыбыз шагыйрь, галим Рифат Җамал һәм аның иҗатташ дуслары белән очрашу оештырылды. Якташыбызның яңадан-яңа иҗат җимешләре белән таныштык. Мирҗәм авылына багышланган җыр да һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Бәйрәм белән, Укытучылар! 05.10.2018

Хөрмәтле Укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез сабырлык, яхшы һәм тәртипле укучылар телибез!
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2018

Өлкәннәр көне уңаеннан укучыларыбыз кадерле әбиләренә үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар.
-
"Юл әлифбасы" түгәрәгендә 27.09.2018

Мәктәбебездә "Юл әлифбасы" түгәрәге эшләп килә. Түгәрәкнең җитәкчесе Галяутдинова И.Р. балаларның класстан тыш эшчәнлек вакытын мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештыра. Укучылар бик теләп юлда йөрү серләрен үзләштерәләр.
-
"Юлдагы куркынычсызлык - минем яшәү рәвешем!" 25.09.2018

"Куркынычсызлык атнасы" кыйсаларында мәктәп-бакчабызда "Юлдагы куркынычсызлык - минем яшәү рәвешем" темасына рәсемнәр конкурсы булып узды.
-
Мәктәп бакчасында уңыш җыю 24.09.2018

Монысы кишер түтәле,
Ә каршында - чөгендер.
Бакчабызның мул уңышын
Тик җыеп кына өлгер.
-
Спорт мәйданчыгын ачу 21.09.2018

Бүген Пешәнгердә спорт мәйданчыгы ачылды. Авыл халкының олысы, кечесе әлеге күңелле вакыйганың шаһитлары булдылар.
-
Укучыларның мәдәни көндәлекләрен тапшыру 14.09.2018

Авыл китапханәсе хезмәткәре Сабирзянова Р. Н. укучыларыбызга мәдәни көндәлекләр тапшыруда катнашты. Ул укучыларга бик эчтәлекле презентация күрсәтеп үтте. Казан һәм Арча шәһәрләренең истәлекле урыннары, музейлары белән таныштырды.
-
Гриппка каршы көрәшәбез 13.09.2018

Бүген Пешәнгер авылының ФАП хезмәткәре, медсестра Рахимова Е.А., укучылар белән очрашты. Ул балаларны гриппка каршы профилактика чаралары белән таныштырды.









