Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Вечный огонь в наших сердцах" акциясендә катнаштык. 05.05.2021

"Вечный огонь в наших сердцах" акциясендә катнаштык.
-
Язның матур бер көнендә, укучылар белән табигатькә сәяхать ясадык 03.05.2021

Язның матур бер көнендә, укучылар белән табигатькә сәяхать ясадык. Агачларның һәм куакларның салкын кышны ничек кышлауларын, жәйге чорга ни дәрәжәдә әзер икәнлекләрен тикшердек.
-
«Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы 30.04.2021

Мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының төп проектларыннан берсе булып тора. «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы 12 тематик юнәлеш буенча үткәрелә. Алар - яңа медиа («Төп нәрсә турында сөйлә!» ), сәнгать һәм иҗат («Иҗат ит!»), экология («Табигатьне сакла!»), яшәү мохите («Тирә-юньдәге дөньяны үзгәрт!»), сәламәт яшәү рәвеше («Сәламәт бул!» ), фән («Киләчәкне булдыр!» ), технологияләр («Яңалык ач!»), игелеклелек («Игелек кыл!»), сәяхәт һәм туризм («Россия белән таныш!»), Тарихи хәтер («Хәтер!»), эшкуарлык («Эшлә!»), ватанпәрварлык («Ватанга хезмәт ит!»). Конкурста җиңүчеләр өчен бүләкләр дә каралган. Безнең укучыларыбыз да әлеге конкурста катнашачак. Безнең укучыларыбыз да әлеге конкурста актив катнашыр дип калабыз.
-
ЭКОВЕСНА 2021 27.04.2021

ЭКОВЕСНА 2021
-
"Ядкәрләрдә – Тукай рухы"дип исемләнгән шигъри һәм музыкаль бәйрәмдә укучыбыз шигырь номинациясендә 1 нче урын алды 26.04.2021

Бүген Казанда Габдулла Тукайның әдәби музеенда киң мәдәни программалы чарада катнашу бәхетенә ирештек. "Ядкәрләрдә – Тукай рухы"дип исемләнгән шигъри һәм музыкаль бәйрәмдә укучыбыз шигырь номинациясендә 1 нче урын алды. Аны чын күңелдән котлыйбыз. Шулай ук шигырь бәйрәмендә катнашу насыйп булды. Әлеге чара Габдулла Тукай һәйкәле янында Театр урамында уз
-
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. 26.04.2021

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Быел аның тууына 135 ел булды.
Шул уңайдан мәктәбебездә, гомумән авылыбызда зур бәйрәм чаралары үтте. Укучыларыбыз белән Тукаевларның музей йортында журналист Риман абый Гыйлемханов белән очраштык. Ул укучыларга Тукай белән туган булуы турында сөйләде.
Бәйрәм кичәсе Тукай һәйкәленә чәчәк салу, әтисе каберенә зиярат кылу белән тәмамланды. -
Арча шәһәрендә үткәрелгән “Безопасное колесо-2021” конкурсында катнаштылар 24.04.2021

Мәктәбебезнең ЮИД отряды, Дәүләт автоинспекциясе хезмәтенең 85 еллыгы уңаеннан, Арча шәһәрендә үткәрелгән “Безопасное колесо-2021” конкурсында катнаштылар. Укучыларның белемнәрен түбәндәге юнәлешләр буенча бәяләделәр:юл йөрү кагыйдәләре, тормыш иминлеге нигезләре, велосипедта фигуралы йөрү, медицина. Алга таба да укучыларыбызга зур уңышлар телибез!
-
"Милли мультьfest" республика балалар кинофестиваленең "Балалар фольклоры" махсус номинациясендә диплом белән бүләкләндек 22.04.2021

Бүген Казан шәһәренең Филормония концертлар залында "Милли мультьfest" республика балалар кинофестиваленең "Балалар фольклоры" махсус номинациясендә диплом белән бүләкләндек. Укучыларыбыз һәм Минһаҗева Зәлинә Г.Тукайның "Кышкы кич" шигыренә кыска метражлы фильм белән катнаштылар.
-
Г. Тукайның тууына 135 тулу уңаеннан "Моңлы сазым" дип аталган шигырь һәм җыр бәйгесе үтте 21.04.2021

Бүген Казан арты тарих, этнография музеенда Г. Тукайның тууына 135 тулу уңаеннан "Моңлы сазым" дип аталган шигырь һәм җыр бәйгесе үтте. Безнең укучыбыз Минһаҗева Зәлинә "Тукай әсәрләре төрле телләрдә" номинациясендә 3 урын алды. Ул шагыйрьнең "Эш беткәч, уйнарга ярый" әсәрен ике телдә сөйләде. Аңа уңышлар телибез.
-
Бүген районкүләм "Без - Тукай варислары" дип аталган шигырь бәйгесе булды. 20.04.2021

Бүген районкүләм "Без - Тукай варислары" дип аталган шигырь бәйгесе булды. Укучылар, укытучылар Г.Тукай шигырьләрен, башка авторларның телгә, туган якка караган әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Укучыбыз Минзаҗева Зәлинә шагыйрьнең "Кышкы кич" шигырен сөйләп, өченче урын алды. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.













