Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Кышкы табигать 09.01.2022

Каникуллар дэвам итэ. Салкын булуга карамастан, укучылар белэн табигатькә экскурсиягэ чыктык. Тирэ-якны, агачларны, кошларны кузэттек. Бик кунелле булды.
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2021

Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе, Геройлар көне уңаеннан, Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна белән очрашу үткәрде. Zoom аша безнең мәктәбебез укучылары да бу конференциядә катнаштылар. Бик эчтәлекле матур очрашу булды. Рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Геройларга Дан! 09.12.2021

9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне. Безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтер саклау ысулы булып тора.
РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез бу көнне.
Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий Победоносец ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.
Без дә бүген укучылар белән Арча районының Советлар Союзы Геройлары һәм аларның батырлыклары турында сөйләштек. Гани Биккенә улы Сафиуллин, Гатаулла Салих улы Салихов, Нәкыйп Сафа улы Сафин, Валентин Федорович Ежков, Леонид Михайлович Соколов. Аларның батырлыкларына сокланабыз, алар алдында баш иябез! -
"Шоу профессий" 09.12.2021

Мәктәбебездә "Шоу профессий" дип исемләнгән ачык дәрес уздырылды. Укучылар видео аркылы "Зур төзелеш" дип аталган уен тамаша карадылар. Анда робот уенчык бар эш төре белән таныштырып барды. Бу видеоны карау укучыларда алга таба нинди профессия сайларга дигән сорау тудыра. Үз эчке дөньяңны да белеп, кызыксынуларны исәптә тотып, профессияне дөрес сайларга кирәклегенә төшенделәр.
-
"Нәрсә ул коррупция?" 09.12.2021

Нәрсә ул коррупция? Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара. Ришвәтчелек - кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Бүген сыйныф сәгатендә әнә шул хакта сөйләштек. Укучылар тәрбия сәгате барышында үз фикерләрен дәлилләп, бары тик дөреслек булган җирдә генә бәхет була дигән фикергә килделәр.
-
"Яңа ел бизәкләре" 09.12.2021

Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Мәктәбебездә дә әлеге бәйрәмгә әзерлек башланды. Укучыларыбыз сыйныф бүлмәләрен бизиләр, яңа биюләр, җырлар , әкият - тамаша өйрәнәләр. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
-
"БумБатл"акциясе 04.12.2021

"БумБатл" дип исемләнгән бөтенрәсәй акциясенең максаты: макулатура җыюга өндәү. Акция "Экология" милли проекты аркылы үткәрелә. Мәктәбебез укучылары да бу эштә актив катнаша.
-
"Сак булыгыз, боз сөңгеләре" 04.12.2021

Бераз кояш карау белән, түбәләрдән ишелеп төшәргә әзер торган каты кар катламы кешеләр өчен зур куркыныч тудыра. Артык зур булмаган боз сөңгесе дә түбәдән сәгатенә 60 километргача тизлек белән очып төшә икән. Бу үз чиратында бәхетсезлек очракларына, имгәнүләргә китерергә мөмкин.
Бүген мәктәбебездә “Сак бул, боз сөңгеләре” (Осторожно, сосульки!) исемле класс сәгате үтте. Әлеге дәрестә укучыларга түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы артуына игътибарлы булырга чакырдык. Юлны кыскартып, биналарга якын килмәскә, сак булырга өндәдек. Игътибарлы булыгыз!!! -
СПИД-дөнья афәте 04.12.2021

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан укучыларга тәрбия сәгате уздырылды. “Кызыл тасма” ( “Красная ленточка”) акциясендә катнаштык.
ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән, хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлау һәм таркату, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче булдырылган иммунитет дефициты синдромы.
ВИЧ-инфекциясенә каршы көрәш дөнья берләшмәсенең өстенлекле мәсьәләсе булып кала. БМО Генераль ассамблеясе 2030 елга тотрыклы усешнең яңа максатларын кабул итте, аларның бер күрсәткече - 2030 елга ВИЧ-инфекция эпидемиясен туктату. Барлык илләр алдына чираттагы бурыч куелды - «90-90-90» күрсәткеченә барып җитү, ягъни 90% авыруларда ВИЧ-инфекциясен ачыклау, 90% авыруларны дәвалану белән тәэмин итү, шуның нәтиҗәсендә 90% дәваланучыларда вирус йөкләнешен билгесез дәрәҗәгә хәтле төшерү һәм йогышлану куркынычын киметү.
Россиядә ВИЧ-инфекциясенең эпидемиологик вәзгыяте киеренке кала бирә, эпидемия җәелүе, инфекциянең куркыныч астындагы зәгыйфь төркемнәрдән гомуми халыкка чыгуыбара. ВИЧ-инфекциясенең Россиядә беренче очрагы 1987 елда теркәлә, бүгенге көндә Россия Федерациясендә ВИЧ-инфекцияләнгәннәрнең теркәлгән саны 1087339 кеше, шулардан вафат булучылар – 225992 кеше.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.
Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.
Иң мөһиме: һәрбер кеше сәламәтлекне саклауда профилактиканың бик мөһим булуын аңларга тиеш. -
"Йөрәктән -йөрәккә" 04.12.2021

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул, Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча, 1993 елдан бирле 3 декабрьдә үтә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы – ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар, мәрхәмәтлек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеге, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, аларга тигез мөнәсәбәт формалаштыру, конкрет эшләр белән чын-чынлап ярдәм итү мөмкинлеге турында искә төшерү декадасы.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр бик күп.
Бүгенге “Шәфкатьлелек бизи кешене!” дип исемләнгән тәрбия сәгатебез инвалидлар декадасына багышланды. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.













