Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Мин – Татарстан баласы!.. 22.04.2015

Кушлавыч авыл музеенда әдәби чаралар еш булып тора. 21 нче апрель көнне “Мин – Татарстан баласы” дигән исем астында, паспорт тарихына кагылышлы чара булып узды. Укучыларга паспорт тарихы, дәүләт символлары турында мәгълүмат бирелде. Музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә һәм әдәбият укытучысы Әюпова Рания балаларга Туган якны ярату, аны саклау турында шигырьләр укыдылар. Балалар үзләре дә әлеге чарада бик актив булдылар. Очрашу Дәләт гимнын тыңлау белән тәмамланды.
-
Котлыйбыз!.. 18.04.2015

Мәктәп директорыбыз Гайнуллин Ильгиз Ильясович социаль партнёрлыкны үстерүдә актив эшчәнлеге өчен РФ Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чын күңелебездән тәбрик итәбез һәм алдагы бердәм эшчәнлегебездә дә иҗади уңышлар телибез!..
-
Музейларга сәяхәт... 16.04.2015

Башлангыч класс укучыларыз районыбызның тарихи-мәдәни урыннары белән танышуны дәвам итеп, Арча шәһәренә сәяхәткә бардылар. Алар “Казан арты” тарих - этнография, Әдәбият һәм сәнгать, “Әлифба” музеенда булдылар. Укучылар Арча ягының бай тарихы, борынгы һәм хәзерге заманнардагы һөнәрчелек, тормыш –көнкүреше, танылган шәхесләре турында бик күп белешмә алдылар.
Укучылар “Йолдызлар” аллеясында, Җиңү паркында, һәйкәлләр янында да булдылар. Һәр бала сәяхәттән кәнагать булып кайтты.
-
Галәм киңлекләрен иңләп... (+фотомизгелләр) 14.04.2015

Кичә мәктәбебездә "Гагарин белән 108 минут" акциясе кысасында матур космонавтика көне булып узды. Шушы темага нигезләнгән класс сәгатьләреннән тыш мәктәп күләмендә зур очрашу да үткәрелде. Әлеге очрашуда "Байконур" космодрымында хезмәт иткән подполковник (хәзерге вакытта запаста) Нуриәхмәтов Булат Мәгъсүмович, авиация өлкән прапорщигы Галимҗанов Габделфәт Габделәхәтовичлар да катнашты.
Очрашу барышында укучыларыбыз космонавтика тарихы, галәм киңлекләре серләре, Ю.А.Гагаринның тулы биографиясе белән таныштылар. Әлеге белемнәрне "Гагарин. Первый в космосе" (2013) фильмы тагын да ныгытты. Инде 12 апрель көненә үк, ялга өйләрендә карарга укучыларыбызга "Укрощение огня" (1972) фильмы да таратылган иде, үз яшь төркемнәре буенча әлеге бәйрәм уңаеннан оештырылган төрле конкурсларда да (рәсем. сочинение һ.б.) катнашу күп өстәмә мәгълүмат бирде. Менә шул барлык белемнәрне ныгыту, укучыларыбызны космонавтика өлкәсе белән кызыксындыру максатыннан "Своя игра" интерактив уены да үткәрелде.
Очрашу азагында кунакларыбыз фотолар, реаль күргәзмәлекләр белән бик эчтәлекле чыгышлар да ясадылар, укучыларыбызга тирән патриотик тәрбия чаткылары сиптеләр. Әлеге бәйрәм кичәсе бик тирән эчтәлекле булды һәм эшлекле төстә узды...
Әзерләнгән интерактив ярдәмлекләр: 1, 2.
(фильмнарны күләмле булу сәбәпле куеп тормыйбыз, интернет киңлекләреннән күчермәләп алырга була)
-
Язгы чистарту эшләре дәвам итә... 13.04.2015

Үткән шимбәдә дә мәктәп яны территориясен, тирә-ягын тәртипкә китерү эшләрен дәвам иттердек. Алдагы өмәдә чистартылып тәртипкә китерелгән урыннарга бу атнада кар тараттык. Алда Г.Тукайның 129 еллыгы, аңа әзерләнү төп максатыбыз. Моны күздә тотып һәйкәл тирәсен тәртипкә китерү дә төп бурычларыбызның берсе. Шуңа бу атнада кар тарату эше алдынгы планга чыкты. Чистарту-агарту эшләре алга таба да планлы төстә дәвам итәчәк...
-
"Иң-иңнәр"не котладык!.. 09.04.2015

Агымдагы атнада мәктәпкүләм линейкада фәннәр буенча төрле дистанцион олимпиада, конкурсларда актив катнашкан, призёрлар булган укучыларыбызга диплом, грамота һәм сертификатларын тапшырдык. Укучыларыбыз арасында татар теленнән "Интеллектум" бөтенрәсәй олимпиадасының 2, 3 дәрәҗә призёрлары, җыр сәньгате фәненнән "Интеллектум" халыкара олимпиадасының 2 дәрәҗә, рус теленнән "Инфоурок" халыкара олимпиадасының 2, 3 дәрәҗә призерлары бар. Математикадан "Олимпус" гомумрәсәй олимпиадасында да укучыларыбыз беренче унлыкта. Ике укучыбыз "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан үткәрелгән "Расскажу я вам про папу" бөтенрәсәй конкурсында үз номинацияләрендә призлы 2 дәрәҗә дипломнарына лаек булдылар. Җиңүчеләрне дә, актив катнашучы укучыларыбызны да котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуларында уңышлар, зур җиңүләр теләп калабыз!..
-
Әнәс Галиевкә 95... 08.04.2015

Авылдашыбыз, фронтовик язучы Әнәс Галиевнең тууына 95 ел уңаеннан Арча районы Казан арты музеенда зур очрашу оештырылган иде. Анда Әнәс аганың сеңлесе, кызлары, туганнары да кайттылар. Бу очрашуга без дә барып чыгыш ясадык, тамашачылар игътибарына җырлар тәкъдим иттек... Соңыннан авылдашларыбыз белән Кушлавычка кайтып Тукаевлар музей-йорты, авыл китапханәсе, авыл клубы, мәктәбебез активистлары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль кичәдә дә катнашып Әнәс аганы искә алдык...
-
Менә дигән очрашу!.. 07.04.2015

Бүген мәктәбебездә кунакта балалар язучысы, шагыйрь, драматург Ләбиб Лерон, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин булды. Әлеге очрашуны Арча районы Казан арты музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин оештырды. Әлеге очрашу бик күтәренке рухта үтте. Яңа, матур шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр тыңладык, тарихыбызны искә төшердек. "Мирас" журналы редколлегиясе буларак кунакларыбыз аның эшчәнлеге белән дә таныштырып киттеләр...
Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез Ләбиб ага Леронның шигырьләрен дә ятлап килгәннәр иде. Кунаклар автографлар, бүләк китаплар да калдырдылар. Соңыннан бергәләшеп истәлек фотосына төштек...
-
Язгы өмә узды... 06.04.2015

Үткән шимбәдә районкүләм язгы өмә кысаларында мәктәп территориясен, тирә-ягын чүпләрдән арындырдык. Һәйкәл-обелисклар тирәләре дә тәртипкә китерелде. Әле эшнең башы гына, алга таба да чистарту, тәртипкә китерү эшләре планлы төстә дәвам итәчәк...
-
"Дуслык күперләре"н ныгытабыз... 02.04.2015

Бу юлы "Дуслык күпере" Балтач районы мәдәният хезмәткәрләрен кунакка дәшү белән ныгыды (15.12.2014 Әтнә районы белән ачылып киткән иде). Яз, Тукай, мәхәббәт... Тукайның татлы да, шул ук вакытта газаплы да хисләрен дөньяга очырып җибәрүгә кем сәбәпче? Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты җитәкчесе Ләйлә Мөнировна җитәкчелегендә, мәктәбебез активистлары һәм Кушлавыч авыл клубы катнашында узган әлеге очрашу нәкъ менә әлеге темага багышланган иде. Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте. Бу очрашулары турында Зәйтүнә соңрак истәлекләр дә яза, ә Тукайның хисләре шигырьләренә күчә.
Әдәби кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучыларыбызның чыгышын да кунаклар бик яратып кабул иттеләр. Хәер, үзләре дә буш кул белән түгел. Күп конкурсларда җиңү яулаган укучыларны да алып килгәннәр, алар бик сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен укыдылар. Мәдәният хезмәткәрләре триосы Тукайның "Бишек җыруы"н да башкарды.
Кичә ахырында "Каргышлы балачак" фильмының 5нче бүлеген карадык. Бибимәмдүдәнең авыру хәлендәге соңгы минутлары, бәләкәй Габдулланың "Әнкәйне бирегез, әнкәйне кайтарыгыз" - дип өзгәләнеп йөгерүе, Зиннәтулланың кызы каберендә елап үзе язган шигырен укуы күпләрнең күзләрен яшләндерде хәтта.
Кунакларыбыз музейга Балтач энциклопедиясенең I-II томлыкларын бүләк иттеләр. Очрашу "Туган тел" җыры белән тәмамланды...
Шушындый очрашуларга килергә теләсәгез Кушлавычтагы Тукаевларның музей йорты телефоны: 8 84366 5-04-82
Үз чиратыбызда әлеге очрашуда актив катнашулары өчен Балтач районы мәдәният хезмәткәрләренә һәм шәхсән мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзинә Нәфиковнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!..
Очрашудан кайбер фотомизгелләр.













