Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Каникулда бәйрәм чаралары... 05.11.2015

..Кушлавыч авыл клубының "Сәйләннәр" фольклор берләшмәсенә йөрүче укучыларыбыз "Халыклар бердәмлеге көне" һәм "Сәнгать төне" акциясе уңаеннан Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортында әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар..
-
"Көзге бал-2015" +ФотоВидео... 02.11.2015

...шаулатып-гөрләтеп "Көзге бал" кичәсен үткәреп җибәрдек. Әлеге бәйрәм чарасы елдагыча бик күңелле узды. Укытучылар да укучылар да дүрт төркемгә бүленеп әлеге мероприятиегә бик ныклап әзерләнделәр. Алдан билгеләнгән шартлар буенча командалар сәламләү, җырларга үзешчән клип, бию, җыр, көзге мода һәм үзенчәлекле кафе әзерләргә тиешләр иде. Һәм әзерләгәннәр дә...
ФотоВидеосәхифә белән тулырак монда.
-
Бердәм мәдәният дәресе... 22.10.2015

Кичә Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбендә "Бердәм мәдәният дәресе" үтте. Әлеге башлангыч сыйныфларда узган дәрестә авыл клубы һәм китапханәсе җитәкчеләре дә катнашты. Укучылар укытучылары белән Татарстан музейлары, театрлары, китапхнәләре буенча виртуаль сәяхәт иттеләр. Китапханәче Рәмзия апалары белән яңа китаплар, клуб мөдире Фәния апалары белән клуб каршында эшләүче бию һәм драма берләшмәләре белән таныштылар.
ФотоТулырак монда.
-
Армспорт... 21.10.2015

Армспорт буенча районкүләм 1998-2002нче елда туган укучылар арасындагы ярышларның сайлап алу турында 8 класс укучыбыз Н.Шерматов 55 кг. авырлыкта призлы III урынны яулады. Ул әле татарча көрәштә дә уңышлы гына чыгыш ясап килә. Уку йортлары арасында оештырылган бәйгеләрдән тыш...
ФотоТулырак монда.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм спартакиадасы... 20.10.2015

Алдагы атна азагында Мамадыш районында Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спорт төрләре буенча спартакиадасы булып узды. Әлеге чарада районыбыз җыелма командасы да чыгыш ясады. Гомуми исәптә безнекеләр алдынгы рәтләрдә... Район мәгариф бүлеге җитәкчебез Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефарович...
ФотоТулырак монда.
-
"Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләре... +фотомизгелләр 19.10.2015

"Белем җәүһәрләре - 2015" VI Дөньякүләм татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасыннан Гран-при, "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек булып кайттык. Әлеге бүләкне "Белем җәүһәре" исемен яулап, шушы исемгә кимендә 3 ел тап төшермичә, сайтларын ныгыта, яхшырта барган татнетчыларга тапшыралар. Безнең районнан шулай ук...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән монда.
-
Тарих укытучыларының фәнни-гамәли очрашуы 13.10.2015

Муниципаль район тарих укытучыларының фәнни-гамәли киңәшмәсе узды. Түгәрәк өстәлгә һәр зонадан берәр укытучы чакырылган иде. Очрашу ФГОС шартларында тарих фәнен укыту тематикасы буенча үткәрелде. Түгәрәк өстәл артында УУГ, укыту технологияләре, дәрестән тыш эшчәнлек, укучыларның белемнәрен бәяләү турында яңалыклар, проблемаларны уртага салып киңәшләштек...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән монда.
-
Туфан ага истәлегенә... 12.10.2015

Мәктәп укучыларыбыз Кушлавыч авыл клубында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган декада кысаларында бик матур кичәдә катнаштылар. Аның тормыш юлы, иҗаты буенча тулы экскурс үтеп, викториналарда катнашып, драма әсәрләренең видиофрагментларын карап ял иттеләр. Чараны Кушлавыч авыл клубы, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты, Кушлавыч авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды...
-
«Вятка Future» регионара очрашуы 09.10.2015

Район төркеме составында Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә эшлекле очрашуда катнаштык. "Нократ Аланы күппрофильле лицее" базасында «Вятка Future» регионара күчмә волонтёрлар мәктәбендә булдык. Очрашу кысаларында Рәсәй һәм Киров өлкәсе волонтёрлар хәрәкәте үсеше белән таныштык. Укучылар социаль проект эшләре, волонтёрлык технологиясе һәм dancelife проектларында бик теләп катнаштылар...
Фотомизгелләр белән монда.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле коллегалар!.. 05.10.2015

Хөрмәтле коллегалар! Барыбызны да һөнәри бәйрәмебез, "Укытучылар көне" белән чын күңелдән котлыйбыз! Табигатьнең дә шушы көнне болытсыз аяз матур көн бүләк итүе (кемнәрдә ничектер, Кушлавычта аяз бүген) бәйрәмебезгә ямь өстәде.... Укытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын дип, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир-ана кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар үсеп чыга, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын-тәнен телем-телем кисәкләргә бүлеп балаларга өләшә...
Котлау открыткаларыбыз белән тулырак монда.













