Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
“Ярдәм янәшә” акция. 08.02.2023

Хәрби - патриотик айлык кысаларында 7класс укучылары “Ярдәм янәшә” акциясендә катнаштылар. Хәрбиләр өчен 23 февральгә открытка ясадылар, бәйрәм белән котладылар.
-
“Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар”. 06.02.2023

5 нче сыйныф укучылары “Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга бәйрәм бүләге дә ясадылар.
-
Батырларның даны мәңгелек! 06.02.2023

Мәктәбебезнең 8 класс укучылары катнашында “Батырларның даны мәңгелек!” исемле класс сәгате үтте. Ул үзебезнең туган мәктәбебездә белем алган Геройларга багышланды. Әсхәдуллин Галимулла Әсхәдулла улы 1942 нче елда Носы җидееллык мәктәбен тәмамлый. Казан шәһәренең Горбунов исемендәге авиация заводында эшләгән чорда хезмәт шартларын яхшырту, металлны күп сарыф итмәү, җитештерүчәнлекне арттыру һәм сыйфатны яхшырту буенча 29 рационализаторлык тәкъдиме кертә һәм үзе үк тормышка ашыра. Фидакарь хезмәте өчен Ватаныбызның олы бүләкләренә лаек була. 1966 нчы елда - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1970 нче елда – "Хезмәт даны” медале, 1974 нче елда – Ленин ордены һәм "Алтын йолдыз” медале, 1984нче елда "Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. 1975 нче елда Галимулла Әсхәдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1974-84 нче елларда СССР Верховный Советы депутаты була. Дания Галимованың хезмәт эшчәнлеге авыр сугыш елларына туры килә. Ул заманда фермадагы эшне кул хезмәте белән башкарганнар. Дания Галимова тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бик күп мактаулы исемнәргә лаек була.
Слава Героям труда – нашим землякам!
Асхадуллин Галимулла Асхадуллович - фрезеровщик Казанского авиационного завода имени С. В. Горбунова Министерства авиационной промышленности СССР. В 1942 году окончил Нусинскую семилетнюю школу. В 1970 году был признан лучшим фрезеровщиком завода. Подал и внедрил 29 рацпредложений по улучшению условий труда, экономии металлов, повышению производительности и качества выпускаемой продукции. Указом Президиума Верховного Совета СССР от 16 января 1974 года за выдающиеся успехи в перевыполнении планов 1973 года и принятых социалистических обязательств Асхадуллину Галимулле Асхадулловичу присвоено звание Героя Социалистического Труда с вручением ордена Ленина и золотой медали «Серп и Молот». У Дании Галимовой детство было нелегким, оно пришлось на Великую Отечественную.Работала она на ферме животноводом. В 1966 г. ее наградили орденом «Знак Почета» в связи в 50-летием ТАССР, за успехи в соцсоревновании животноводов ей вручили Почетную грамоту Президиума Верховного Совета республики. По итогам выполнения заданий VIII пятилетнего плана (1966-1970 гг.) Указом Президиума Верховного Совета СССР от 8 апреля 1971 г. Дания Хадизяновна была удостоена высокого звания Героя Социалистического Труда с вручением ордена Ленина и золотой медали «Серп и Молот». Мы помним своих Героев.
-
Батырлык дәресе. 03.02.2023

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 2 февраль - Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булу уңаеннан, башлангыч сыйныфларда “Хәлиткеч Сталинград сугышы” темасына Батырлык дәресе үткәрелде. Дәрес барышында укучылар сугышчыларыбызның батырлыгы турында сөйләштеләр. “80 лет Победы в Сталинградской битве” дип аталган видеофильм карадылар, виртуаль музей буенча сәяхәт иттеләр. Сталинград сугышында катнашкан якташыбыз, Советлар Союзы Герое 25 нче гвардия укчылар корпусы командиры генерал Гани Сафиуллинның батырлыгы, тормыш юлы белән таныштылар.
В этом году 2 февраля исполнилось 80 лет со дня Победы в битве за Сталинград. Сегодня в нашей школе прошел урок Мужества, посвященный этому историческому событию. Классными руководителями была доведена до учащихся широкомасштабная информация.
-
2 февраля - День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве 02.02.2023

2 февраля в России отмечается День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. Эта битва стала примером мужества и отваги советских воинов, которые на протяжении двухсот дней обороняли Сталинград. В рамках гражданско-патриотического месячника ученики 9 класса просмотрели видеоурок на данную тему.
-
Хәрби-патриотик айлык 01.02.2023

Хәрби патриотик айлык кысаларында геройларыбыз стенды янында укучылар белән әңгәмә үткәрелде.
-
Мәктәп сәхнәсендә – “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле. 31.01.2023

8 нче класс укучылары мәктәп коллективы каршында Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасы буенча спектакль куйдылар. Тамашачылар спектакльне җылы кабул иттеләр, бу балаларда үз-үзләренә ышаныч уятты. Укучылар образларны ачып бирергә, җыр-биюләрне матур итеп башкарырга тырыштылар. Туган телебездә төзек, матур сөйләм яңгырады сәхнәдә. Туфан Миңнуллин әсәрләренең кыйммәте - аларда әхлакый сафлык мәсьәләләренең үзәккә куелуы. Халкыбызның онытыла башлаган гореф-гадәтләрен яңарту – безнең максатыбыз.
На школьной сцене – спектакль по пьесе Туфана Миннуллина
Учащиеся 8 класса поставили школьный спектакль по пьесе Туфана Миннуллина. Они старались раскрыть проблемы, затрагиваемые автором. Произведения Туфана Миннуллина отличаются тем, что в центре лежат глубоко нравственные ценности человека: честность и трудолюбие. Возрождение национальных ценностей – одна из наших главных задач.
-
Дәрестән тыш эшчәнлектә. 30.01.2023

Дәрестән тыш эшчәнлектә балаларның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга зур игътибар бирелә. Баланы үз организмының үзенчәлекләрен өйрәнеп, үз сәламәтлеген сакларга өйрәтергә тырышабыз. Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый. Һәр шөгыль балага канәгатьлек, җиңеллек, шатлык хисе алып килергә тиеш.
-
Классный час на тему «Холокост» 28.01.2023

В 8 классе состоялся классный час на тему «Холокост» В наше время данная тема не утратила актуальности; социальная напряженность, межэтнические конфликты, всплески экстремизма и неофашизма — всё это вынуждает вспоминать о Катастрофе европейского еврейства. Учащиеся познакомились самым крупным преступлением фашизма. « Мы должны знать, какой ценой завоевал мир советский народ», - такой вывод сделали дети.
“Холокост” темасына класс сәгате
8 нче класса “Холокост” темасына багышланган класс сәгате булып узды. Бу тема хәзерге чорда да бик актуаль. Укучылар фашизмның иң зур җинаяте белән таныштылар. “Совет халкының нинди корбаннар бәрабәренә җиңү яулавын онытырга хакыбыз юк”, - укучылар шундый нәтиҗә ясадылар.
-
Классный час на тему “Блокада Ленинграда”. 27.01.2023

В 8 классе состоялся классный час на тему “Блокада Ленинграда”. В эти январские дни мы вспоминаем эту страшную трагедию.Блокада Ленинграда - это трагическая и героическая страница Великой Отечественной войны.“Мы не должны забыть свою историю»,- сделали вывод учащиеся.
«Ленинград блокадасы» темасына класс сәгате
8 класста «Ленинград блокадасы» темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына сокландылар.“Безнең үткәнне онытырга хакыбыз юк”, -дип нәтиҗә ясадылар балалар.
















