Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
«Туган илем-Татарстан» музыкаль кичә. 29.10.2015

Республикам минем, Татарстан!
Халкым бәхетенәдер син туган.
Сине яклап утка кергән,
Исемеңне тарих ташка уйган.
Бүген мәктәбебездә 5 нче класс укучыларының «Туган илем-Татарстан» дип исемләнгән музыкаль кичәсе булды. Кичә матур җырлар, шигырьләр, күңелле биюләр белән үрелеп барды.
-
“Мәңге сүнми торган хәтер” 28.10.2015

1941-1945 нче еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. 27 млн ватандашыбызның вакытсыз гомере өзелгән, күпмесе гарипләнеп кайткан, хәбәрсез югалган, ә күпме ир-егет фашист концлагерендә газапланган, үтерелгән. Шулар бәрабәренә Бөек Җиңү яуланган. Безнең ул көннәрне онытырга хакыбыз юк. 28 нче октябрь көнне мәктәбебездә “Мәңге сүнми торган хәтер” дип аталган кичә булды. Кичәдә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Борһанов Алмаз Әгъзамович, Кукмара агро көллияте каршында оешкан “Кар десанты” отряды вәкилләре, Арча районы хәрби ветераннар советы рәисе катнашты. Якташыбыз Кәримуллин Шәриф Кәлимовичның эзләнү барышында табылган шәхси әйберләре туганнарына тапшырылды.
-
3 место. 26.10.2015

24 октября во Дворце школьников Арского муниципального района прошли соревнования по баскетболу среди юношей 2002-2003 г.р. Команда нашей школы заняла 3 место.
-
ГТО нормалары тапшырганда. 25.10.2015

22 октября 2015 года в спорткомплексе прошел районный этап Всероссийского комплекса "Готов к труду и обороне"(ГТО) среди обучающихся общеобразовательных школ, посвященный 70-годовщине Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в этом мероприятии.
-
“Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман” 24.10.2015

“Дәү әниемнең, Вәлиева Әлфия Бәшир кызының, Арча педучилищесында укыган еллары сугыштан соңгы авыр чорга туры килә. Апаз авылыннан Арчага кадәр җәяү йөрүләрен, язгы ташу суларын ерып чыгуларын тыңлагач, исем китә иде. Нинди батыр йөрәкле булганнар алар! Тырышканнар, белем алганнар. Педучилищеда күренекле язучыларыбыз Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гариф Ахунов белән бергә укыганнар. Дәү әни аларны бик еш хөрмәт белән искә ала иде.” Бу юллар - Романова Алиянең “Истәлекләрдә – язмышлар” исемле эшеннән. Ул шушы хезмәте белән “Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Единый урок безопасности в сети ИНТЕРНЕТ 23.10.2015

Бүген мәктәптә ИНТЕРНЕТ челтәрләрендә куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Информатика укытучысы Абдуллин Р.Р. укучыларга һәм укытучыларга ИНТЕРНЕТ белән ничек дөрес кулланырга икәнлеге турында сөйләде.
-
Сәрдәбаш мәктәбе укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. 22.10.2015

Сәрдәбаш мәктәбе укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Бу көндәлекләр белән эшләүдә тәҗрибәсе булган 2 нче класс укучысы Петров Кирилл иптәшләренә Арча музейларында күргәннәре турында сөйләде. Укучылар аның сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңладылар. Алар да музейлар белән танышырга теләүләрен белдерделәр.
-
“Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы булды. 21.10.2015

21 нче октябрьдә мәктәбебезнең башлангыч класс укучыларына “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы булды. Бу тантанага укучыларның әти-әниләре дә килде. Авыл китапханәчесе Ләйсән Рәисовна, мәктәп китапханәчесе Венера Хамбалевна республикабызның истәлекле урыннары турында сөйләделәр. Мәдәни көндәлек белән эшләү тәртибен өйрәттеләр.
-
Батырлык кайдан башлана? 20.10.2015

Бүген 2 класс укучылары мәктәп музеенда булдылар. Алар “Батырлык кайдан башлана?” дигән темага инша язу өчен материал тупладылар. Музейдагы экспонатлар балаларда кызыксыну уятты.
-
Поздравляем! 19.10.2015

17 октября прошел отборочный турнир по армспорту среди юношей и девушек 1998-2000, 2001 г.р. образовательных учреждений Арского муниципального района. Наша ученица заняла достойное 2 место среди девушек 1998-2000 г.р. Поздравляем!
















