Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
“Казан арты” тарих-этнография музеенда. 11.11.2015

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Миннебаева Майфәрвәз Зариф кызының иҗат кичәсе үткәрелде. Кичә бик эчтәлекле булды. Без бу кичәдән күңелләребезгә илһам нуры, яңа эшләргә дәрт-дәрман алып кайттык.
-
Олимпиадага әзерлек. 10.11.2015

Математика фәне буенча укытучы Абдуллин Р.Р. дәрестән соң укучылар белән олимпиадага әзерләнә.
-
“Осенний фьюжн” 05.11.2015

3 нче ноябрь көнне, мәктәбебезнең иң яхшы биюче егет-кызлары, Арча спорткомлексында үткәрелгән “Осенний фьюжн” (Көзге бал) бәйрәмендә катнашып,уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Әлеге кичә укучылар өчен бик кызыклы итеп оештырылган иде.Алар анда 50-60 нчы елгы стиляга стилендә конкурс-уеннарда катнаштылар.Шул чор дискотекасында биеп күңел ачтылар.Бу кичәдән алып кайткан күңел күтәренкелеге укучыларыбыз күңелендә озак сакланыр!
-
Түгәрәк өстәлдә катнашу. 04.11.2015

3 ноябрь көнне математика укытучылары 5 гимназиягә җыелдылар. Алар 5 класста ФГОС буенча укыту турында түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар. Математика укытучысы Абдуллин Р.Р. «Система оценивания в соответствии с ФГОС» темасы буенча чыгыш ясады.
-
Педагогик киңәшмә. 03.11.2015

2 нче ноябрь көнне мәктәбебездә педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә яңа стандарт куйган таләпләр, бәяләү системасы, дәрестән тыш эшчәнлек, хокук бозу очракларын кисәтү буенча эшчәнлек, ФГОС шартларында башлангыч мәктәп һәм төп мәктәп арасында эзлекле бәйләнеш, белем сыйфатын күтәрүнең шарты буларак укучыларны имтиханнарга әзерләү системасын камилләштерү буенча чыгышлар тыңланды. I чиреккә йомгак ясалды, II чирек өчен бурычлар куелды.
-
Ата-аналар җыелышы. 03.11.2015

«Яңа стандартлар керү шартларында мәктәпнең эшчәнлеге» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булды. «Бала һәм компьютер», «Хокук бозуларны кисәтү», «I чирек нәтиҗәләре: уңышлар һәм проблемалар» темаларына чыгышлар ясалды.
-
3 место! 02.11.2015

31 октября 2015 года в спорткомплексе состоялось лично- командное первенство Арского муниципального района по настольному теннису на Кубок Федерации среди юношей и девушек 1999-2000г.р., 2001г.р. и моложе. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в этих соревнованиях. Ученица 7 класса заняла достойное 3 место. Поздравляем!
-
Уңыш бәйрәме. 31.10.2015

30 нчы октябрь көнне, мәктәбебездә көзге бал кичәсе гөрләп узды.
Җиргә төшә сары,ал яфраклар
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзем,синең туган ягым,
Күңелемә якын бер генә.
-
Педагог-организаторларның зона укыту семинары булып узды. 30.10.2015

30 нчы октябрь көнне, Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә, педагог-организаторларның зона укыту семинары булып узды. Әлеге семинар Арча,Әтнә, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба районнары педагог-организаторларын җыйды. Алар үзара эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар,алга планнар төзеделәр.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Көз – муллык патшасы” бәйрәме булды . 30.10.2015

Көз патшабикәсе, Уңыш бабай, Гөмбә булып киенгән балалар үз рольләрен оста итеп башкардылар. Шунысы үзенчәлекле:укучыларга гриммны 4нче класс кызлары ясады. Балалар көзге байлыктан әзерләнгән сый-нигъмәт белән сыйландылар. Бәрәңгедән,кабактан, патиссоннан, кишердән, төрле материалдан ясалган әйберләр күргәзмәсенә карап сокландылар. Уеннар уйнап, биеп күңел ачтылар.
















