Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Кошлар – табигать могҗизасы. 14.03.2016

Кошлар – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Без канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар – яшәешебез бизәге. Кошларның самими яңгыравык җыры, ачык төстәге каурыйлары табигатьне бизи, күңелгә сихәтлек, дәрт-дәрман өсти. Ә ниләр беләбез соң без кошлар турында? Шул турыда бүген башлангыч класс укучылары класс сәгате үткәрделәр. Алар безнең яктагы кошлар турында китаптан, интернеттан мәгълүмат алып килделәр һәм иптәшләре алдында чыгыш ясадылар.
-
Китапханә ул - мәктәп терәге. 11.03.2016

Китапханә ул - мәктәп терәге. Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Безнең мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары да китап укырга бик яраталар. Китапханәгә бик теләп йөриләр.
-
Семинарда. 11.03.2016

10 нчы март көнне, Иске Кырлай төп мәктәбендә, педагог-организаторларның чираттагы семинар-киңәшмәсе булып узды. Семинарда 1-4 класс укучылары катнашында “Белем иленә сәяхәт” уен экскурсиясе, ”Ялкын” укучылар оешмасы утырышы, кусудама-корзин ясау буенча мастер-класс, Г.Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган “Таныш булыйк,Шүрәле!” спектакле һәм “Кызлар-йолдызлар” кичәсе тәгъдим ителде.
-
Cәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары дәресләрдән соң түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. 10.03.2016

Cәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары дәресләрдән соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. “Яшь талантлар” түгәрәгендә үз тавышларына ия булырга өйрәнәләр. Сәхнә хәрәкәте дәресләре аеруча җанлы үтә. Гәүдә хәрәкәтенең яшь үзенчәлекләренә карап үзгәрүе серләренә төшенү укучыларга үз гәүдәләре белән идарә итәргә ,әсәрләрне сәхнәләштерү барышында образны ачарга ярдәм итә.
-
ХIV халыкара фәнни конференция. 09.03.2016

4 март көнне Зеленодол муниципаль районының 10нчы номерлы гимназиясендә Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге ХIV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе булды. Конференциядә мәктәбебезнең 8 нче класс укучылары Латыйпова Ч. һәм Романова А. катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Латыйпова Ч. II дәрәҗәле дипломга, Романова А. лауреат дипломына лаек булдылар.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2016

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, хатын-кызларыбыз, сөйгән ярларыбыз, апа-сеңелләребез, кызларыбыз һәм оныкларыбыз. Бүгенге көндә сезнең хезмәтегез, бу дөньяда тоткан урыныгыз гаять зур! Ир-атларга сездән күп өлкәләрдә өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк! Сезне шушы матур бәйрәмегез белән тәбрик итәм, сәламәтлек, шатлык-бәхет, уңышлар телим! Бу котлау сүзләрен укып чыгып кына калмагыз, якын кешеләрегезне, әбиләрегезне, әниләрегезне, сөеклеләрегезне, апа-сеңелләрегезне, кызларыгызны бәйрәм белән котлап чыгыгыз. Һәм бу хис-теләкләрегез елның башка көннәрендә дә сүнмәсен, сүрелмәсен!
-
Бәйрәмгә әзерлек. 05.03.2016

Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас
Тиздән 8 март халыкара хатын – кызлар көне җитә. Безнең укучыларыбыз дәресләрдән соң әниләргә бүләкләр әзерлиләр.
-
8 март бәйрәме уңаеннан 7 класс укучылары концерты. 05.03.2016

5 март көнне 7 класс укучылары 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан концерт куйдылар. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, кызлар өчен бәйгеләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә җыелган әниләребез үзләренең балаларының чыгышларын зур кызыксыну белән карап утырды. Һәрберебезгә бәйрәм концерты күтәренке кәеф, җылы хисләр, якты истәлек бүләк итте.
-
Проект эшләре. 03.03.2016

Башлангыч класс укучылары технология дәресләрендә проект эшләрен бик зур кызыксыну белән башкаралар.
-
Газетабыз чыга. 02.03.2016

Мәктәптә “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучылар “Күңелле тәнәфес” исеме астында газета чыгаралар. Газетада укучыларның үзләре иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре урын ала, шулай ук мәктәп тормышын яктырткан мәкаләләр, бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлаулар бастырыла.
















