Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Волейбол. 08.04.2016

7 апреля 2016 года в спортивном зале школы был проведен товарищеский матч по волейболу среди 5- 6 классов. Со счетом 2:1 победила команда 5 класса. Поздравляем.
-
Имтиханнарга әзерлек. 08.04.2016

9 класс укучылары белән имтиханнарга әзерлек тулы көченә бара.
-
“Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз”. 07.04.2016

Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Шул исәптән безнең канатлы дусларыбыз да җылы якларлан, үз туган илләренә очып кайта башлыйлар. Билгеле инде, аларның кайтуы безнең өчен дә зур куаныч. Без бүген “Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән, кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсе үткәрдек.
-
Уку белән бергә хезмәт тәрбиясе. 07.04.2016

Яз килә! Яз килә!
Чәчәкләр уяна.
Йөрәккә яз килде,
Бар дөнья куана !
Яз – ул үсемлекләргә яңа сулыш өрер чак. Шуны истә тотып, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 1 нче һәм 2 нче класс укучылары гөлләрне яңа туфракка күчереп утырттылар.
-
Всемирный день здоровья. 07.04.2016

Всемирный день здоровья служит для того, чтобы пропагандировать здоровый образ, отказ от вредных привычек, стимулировать правительства и различные фонды к инвестированию в исследования болезней, которые захлестнули современный мир. Кроме этого, стимулировать к вложению средств в инфраструктуру здравоохранения, особенно в развивающихся странах. Все эти действия должны в будущем привести к более безопасному обществу.
-
“Экологик укулар” 06.04.2016

Мәктәбебездә “Экологик укулар” үтте. Валиева Л., Нигъмәтҗанова З. “Носы авылының төп экологик проблемалары” дигән эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. 5 нче сыйныф укучылары экологик плакатлар, 6 нчы класс укучылары үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Тыл хезмәтчәнендә кунакта. 06.04.2016

Бүген, 6 нчы апрель көнне, авылыбызның тыл хезмәтчәне, Сафина Әминә апага, булышырга мендек. Әминә апа безне сөенеп каршы алды. Укучылар белән берлектә Әминә апаның өй кырыена канау казыдык, ишегалдында, капка төбендә кар өемнәрен тараттык. Әминә апа укучыларга рәхмәт әйтте, изге теләкләрен җиткерде.
-
Дуслык елмаюдан башлана. 04.04.2016

Бүгенге класс сәгатендә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары “Дуслык елмаюдан башлана” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Үз – үзеңне дөрес, тәртипле тоту, һәрвакыт ярдәмчел, көләч, шат күңелле булу кешенең культурасына, сәламәтлегенә уңай йогынты ясавына төшенделәр. Елмаюның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын, елмаю ярдәмендә кәефне күтәрергә, дуслар табарга, тормышта уңышка ирешергә, башкаларга уңай тәэсир итәргә мөмкин икәнлеге турында сөйләштеләр.
Тылсымлы төш күреп уянабыз.
Матур итеп шулчак елмаябыз.
Бер елмаю дәва мең авыруга,
Онытмагыз ешрак елмаерга.
-
“Язгы могҗиза” 03.04.2016

2 нче апрель көнне укытучылар коллективы Носы мәдәният йортында “Язгы могҗиза” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Чыгышыбызны авыл халкы бик җылы кабул итте.
-
“Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз!” 01.04.2016

Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Шул исәптән безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан, үз туган илләренә очып кайта башлыйлар. Билгеле инде, аларның кайтуы безнең өчен дә зур куаныч. Шул уңайдан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә кошлар кайту хөрмәтенә “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Укучылар кошлар турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә табышмаклар әйтешү, тизәйткечләр өйрәнү, кошлар турында кызыклы фактлар белән танышу, рәсеме буенча кошларны тану һәм кошлар белән бәйле сынамышларны искә төшерү бик күңелле булды.
















