Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм 24.02.2025

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 6 нчы класс укучылары "Ягез әле, егетләр!" исемле бәйрәм-кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм күңелле уеннар, матур биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды.
-
Татар теле-энҗе, мәрҗән тулы тел 21.02.2025

21 нче февраль, һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Мәктәбебездә “Халыкара туган тел” көненә багышланган "Татар теле-энҗе, мәрҗән тулы тел" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә төрле телләр турында вакытлы матбугат басмалары һәм тел сәясәтенә багышланган мәкаләләр белән, төрле халыкларның киемнәре, көн-күрешләре, традицияләре белән танышырга була.
-
“ДӨНЬЯДА ИҢ МАТУР ТЕЛ – УЛ МИНЕМ ТУГАН ТЕЛЕМ!” 21.02.2025

Алтын җыйма, йортлар куйма,
Мираска дип балаңа.
Иң кадерле мирас итеп,
Туган телең бир аңа.
Онытмагыз, бу дөньяда
Иң зур бүләк бер генә -
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә.
Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан Носы төп мәктәбендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Укучылар белән “Акыл батл” уены үткәрелде, катнашучылар үзләренең туган телне яратуларын, әйбәт белүләрен күрсәттеләр!
-
"Дивар сөйли" акциясе белән Ашытбаш мәктәбендә 21.02.2025

Бүген мәктәпкүләм «Бергә булу мөһим» проекты кысаларында "Дивар сөйли" акциясе белән Ашытбаш мәктәбендә чыгыш ясадык.
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#ГОД_ЗАЩИТНИКА_ОТЕЧЕСТВА_2025
#Победа80
-
Бүләк ясадык 20.02.2025

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучылар белән әтиләргә, абыйларга бүләк ясадык.
-
"Помним о прошлом, любим Отечество" 19.02.2025

Сегодня учителя Муртазина и Григорьева приняли участие на награждении победителей Всероссийского конкурса творческих и проектных работ "Помним о прошлом, любим Отечество", посвященном 80-летию Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-194 годов
-
"Дивар сөйли" акциясе 18.02.2025

Бүген мәктәпкүләм «Бергә булу мөһим» проекты кысаларында "Дивар сөйли" акциясе белән Хәсәншәех мәктәбендә чыгыш ясадык.
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#ГОД_ЗАЩИТНИКА_ОТЕЧЕСТВА_2025
#Победа80
-
Мультфильмның балага тәэсире 17.02.2025

21 нче февраль – Туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә башлады. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән бүген татар халык әкиятләре буенча эшләнгән татарча мультфильмнар карадык. “Мультфильм” сүзен ишеткәч, күз алдына күңелле һәм кызыклы күренешләр килеп баса. Вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы мультфильмны гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр. Мультфильмнар балаларның үсешенә һәм аңына бик каты тәэсир ясый. Алар баланың аңында яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек һәм тәртипсезлек турында күзаллаулар тудыра. Үзен андагы геройлар белән чагыштыру нәтиҗәсендә бала авырлыкларны җиңеп чыгарга, башкаларга мәрхәмәтле булырга өйрәнә. Бу мультфильмнардагы вакыйгалар баланың фикерләү дәрәҗәсен, фантазияләрен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә.
-
Поздравляем с победой! 16.02.2025

Лидер Движения Первых, Шакирова З. участвовала на XII республиканском конкурсе научно-исследовательских, проектных и творческих работ дошкольников и младших школьников «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!», посвящённый году Защитника Отечества.
Выступление нашей ученицы о работе школьного проекта «Важно быть вместе!» было высоко оценено членами жюри. Поздравляем с победой! -
“Гомерем моңлы бер җыр иде...” 16.02.2025

Туган телләр айлыгы һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу уңаеннан , “Гомерем моңлы бер җыр иде...” баш астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә куелган материаллар М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең дошманга каршы күрсәткән батырлыкларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
15 февраля 2025 года исполняется 119 лет со дня рождения татарского поэта-героя Мусы Джалиля. На его стихах, проникнутых мужеством, было воспитано ни одно поколение. Хотя его жизнь закончилась трагедией в руках фашистов, его поэтическая судьба была счастливой. В честь этого события подготовлена тематическая выставка. На выставке предоставлена информация о творчестве великого татарского поэта, интересные факты из биографии, воспоминания о его детстве.
















