Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Музейга сәяхәт 19.12.2025

19 нчы декабрь көнне 8-9 нчы класс укучылары белән “Пушкин картасы” кысаларында «Казан арты» тарих-этнография музеена экскурсиягә бардык. Укучылар өчен музей хезмәткәрләре мастер класс үткәрделәр.
-
“Чыршыкай, матуркай” дип исемләнгән кичә үтте 17.12.2025

Яшь чыршылар киң итәкле
Күлмәкләрен кигәннәр.
Җитәкләшеп, бергәләшеп,
Юл буена килгәннәр.
Мәктәбебездә “Чыршыкай, матуркай” дип исемләнгән кичә үтте. Бу кичәгә укучылар тырышып әзерләнделәр: төрле материллардан Яңа ел чыршылары ясадылар. “Урман гүзәлен саклыйк” дип исемләнгән экологик плакатлар конкурсы үткәрелде. Кичәдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннурович, Хурамшина Талия Тәлгатовна һәм Габдрахманова Гөлнара Ильясовна катнашты. Кунаклар белән җанлы әңгәмә оештырылды. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга эчтәлекле һәм төгәл җаваплар бирелде.
Укучыларыбыз Экология министырлыгы үткәрелгән акцияләрдә, конкурсларда актив катнаша. Халыкара “Марш парков” акциясе кысаларында рәсем конкурсында Егорова Н. 3 нче урын яулады. Кичә барышында Габдрахманова Гөлнара Ильясовна укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләре Л.И. Григорьевага, Р.Р. Төхфатуллинага, Г.Б. Мостафинага грамоталар тапшырды.
Очрашу бик мавыктыргыч һәм файдалы булды.
-
Кошларга ярдәм. 16.12.2025

Канатлы дусларга Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары зур ярату һәм кайгырту белән карыйлар. Җимлекләр ясап, аннары аларны мәктәп яны территориясендә үсүче агачларга элделәр, аларны шунда ук азык белән тутырдылар. Кошлар – безнең дусларыбыз. Әйдәгез, аларга ярдәм итик! Кышкы салкыннарда алар безнең ярдәмгә мохтаҗ.
-
Яңа елга әзерлек 13.12.2025

Яңа ел — халкыбызның көтеп алган һәм иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Яңа елга әзерлек эшләре башланды.
-
День Конституции Российской Федерации 12.12.2025

В 6 классе прошел важный урок, приуроченный к празднованию Дня Конституции Российской Федерации. Этот праздник отмечается ежегодно 12 декабря, начиная с 1993 года, когда была принята действующая Конституция нашей страны. Во время занятия ученики познакомились с историей принятия Основного закона государства, узнали о структуре Конституции и её значении для каждого гражданина России.
-
Котлыйбыз! 12.12.2025

Математика укытучысы Абдуллина Э.В. "Ел укытучысы-2025" бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, "Иң яхшы мастер-класс" номинациясендә җиңү яулады.
-
"Ел укытучысы-2025" 10.12.2025

Мәктәбебезнең математика укытучысы Абдуллина Э.В. "Ел укытучысы-2025" бәйгесенең район этабында катнашты. Ул МБГБУ "Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе" базасында 6 нчы класс укучылары белән математика дәресе һәм бәйгедә катнашучы укытучылар өчен мастер-класс үткәрде.
-
Солдатларга ярдәм – ышанычлы тыл ул 08.12.2025

Мәктәбебез коллективы махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм җыюда актив катнаша. Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмнең мөһим булуын һәркем аңлый, һәм һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Бу очракта «күп» яки «аз» дигән төшенчәләр юк ул. Чөнки яугирләргә булышып, без, беренче чиратта, игелекле эш башкарабыз. Моны һәркайсыбыз яхшы аңлый һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.
-
«Без —коррупцияга каршы» 06.12.2025

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 9 нчы сыйныф укучылары белән «Без —коррупцияга каршы» исеме белән күргәзмә ясалды. Анда укучылар коррупциянең төп төрләре һәм аларның нәтиҗәләре белән таныштылар. «Коррупциягә — юк», «Коррупция белән ничек көрәшергә» плакатлары коррупциянең начар һәм законсыз булуын, кешенең һәрвакыт намуслы булырга тиешлеген һәм дөньяда бар нәрсәнең дә акча белән бәяләнмәвенә тагын бер кат инандылар.
-
Ачык дәрес 06.12.2025

Математика-физика атналыгы кысаларында 6 нчы классларда "Катнаш саннарны кушу һәм алу" темасына Абдуллина Э.В. ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар актив катнаштылар. Дәрес эшлекле үтте. В рамках недели математики и физики учительница математики Абдуллина Э.В. провела в 6 классе открытый урок на тему "Сложение и вычитание смешанных чисел".

















