Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен белү. 13.11.2020

8-9 нчы сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча “Своя игра” уены үткәрелде. Укучылар төрле кызыклы һәм файдалы сорауларга җавап бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Юлда йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр, ныгыттылар. Уен мавыктыргыч һәм кызыклы булды.
-
Ярышлар үтә. 13.11.2020

Физкультура дәресендә 7 сыйныф укучылары арасында биеклекккә сикерү буенча ярыш үтте. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
«Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл бел!» 13.11.2020

7 нче класста «Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл бел!» дигән темага уен-викторина үтте. «Динамит» һәм «Җилкән» командасы кагыйдәләрне белүдә көч сынаштылар. Ике команда да уенда актив катнашты. «Динамит» командасы җиңү яулады.
-
Төп дәүләт имтиханнары – җаваплы сынау. 11.11.2020

Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары Төп дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Бу җаваплы чорда җаваплылык, игътибарлылык, сабырлык сыйфатлары укучыларга максатларына ирешергә ярдәм итәчәк.
-
“Онытылган уеннар” кичәсе. 09.11.2020

Буген 1-3 нче класс укучылары белән, дәресләрдән соң, "Онытылган уеннар" кичәсен үткәрдек. Әлеге кичәдә татар халкының онытылып баручы уеннарын искә төшердек. "Түбәтәй", "Әмбәләк", "Өчле бию", "Почмаклы уены". Уеннар балаларга бик ошады. Әлеге уеннарны, бик теләп, бергәләп уйнадык.
-
Сәламәтлек көне 31.10.2020

Укучыларга сәламәтлекнең яшәү рәвешебез,үз-үзебезнетотышыбыз белән бәйле булуын төшендерү, сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү максатыннан 31 октябрь көнне мәктәбебездә сәламәтлек көне үткәрелде.
-
Көзге калейдоскоп. 30.10.2020

Без бүген 1-3 класс укучылары белән көзгә сәяхәт кылдык. Төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек, табышмаклар чиштек. Көзге үзгәрешләргә аңлатмалар бирдек. Көзге муллыкны чагылдырган рәсемнәр ясадык.Соңыннан көз темасына мастер-класс уздырдык.
-
Түгәктә. 27.10.2020

Мәктәбебездә дәресләрдән соң баскетбол түгәрәге эшли.Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр .
-
Көзбикәдә кунакта. 27.10.2020

Көзне бик күңелсез ел фасылы дисәләр дә, балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга, коеп яуган яңгыр вакытында кулчатыр астында торуларына да сөенә беләләр. Менә шуңа да инде, көз бәйрәме балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. 26 октябрьдә 2 һәм 4 сыйныфларда “Көзбикәдә кунакта” баш астында көз бәйрәме үткәрелде. Чарабыз бик күңелле узды. Балалар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.
-
Көзге табигатьнең могҗизалары. 26.10.2020

Көз үзенең матурлыгы, хозурлыгы белән барлык тереклек дөньясын үзенә җәлеп итә. Аның шушы сыйфатларына шатланып 2 һәм 4 сыйныф укучылары “Көзге табигатьнең могҗизалары” дип исемләнгән искиткеч күргәзмә ясадылар. Анда укучыларның фантазияләреннән чыгып яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән ясалган кулэшләре, көзге матур букетлар урын алды.
















