Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 76 учеников |
У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Беренчелэр хэрэкэте" форумы 21.04.2024
"Беренчеләр хәрәкәте" республика премиясен башлап җибәрде.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм лауреатлар 21 апрельдә «Алга! Поехали!» форумында катнаштылар.
«Беренче-Алдынгылар командасы» премиясе лауреаты дипломы белән безнең «Игелекле йөрәкләр» командасы да бүләкләнә. Котлыйбыз!!! -
Көрәш бәйгесе 20.04.2024
20 нче апрель көнне Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Яңа Кенәр авылы мәчете мәхәлләсе тарафыннан оештырылган татарча көрәш турниры булып узды. Турнирда Саба, Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан һәм Арча районының 17 мәктәбеннән яшь көрәшчеләр 10 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.
2 урын – Шагиев Ризван
1 урын – Шакиров Раяз
2 урын – Аглиуллин Әмир -
Армспорт 20.04.2024
20 нче апрель көнне Теләченең “Батыр” спорткомплексында 2007-09, 2010-12 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында армрестлинг буенча Теләче районы беренчелеге булып узды.
2010-12 нче елгы кызлар арасында:
Мухутдинова Язгөл 1 нче урын.Молодец! -
Өмә 20.04.2024
Бүген мәктәп территориясен чистарту буенча өмә узды.Чүпләр җыелды, көздән коелган яфраклар тырмаланды.
-
Күл буен җыештыру 20.04.2024
Бүген мәктәбебезнең 1 төркем укучылары авылыбыз янында урнашкан күл территориясен чистарттылар.Алар яр буендагы чүпләрне җыйдылар, махсус капчыкларга тутырдылар.Күл буе тагын да ямьләнде.
-
Бадминтон 19.04.2024
19 нчы апрельдә Арча укучылар сарае үткәргән бадминтон ярышларында мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Мөхетдинова Назгөл - 3 нче, Мөхетдинова Язгөл - 3 нче , Сәләхетдинова Гүзәлия - 2нче, Шәйхетдинова Ландыш - 1нче урын яулады.Мәктәп командасы район буеча 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
"Императрица" фильмы 19.04.2024
Өлкән класс укучылары өчен "Императрица" фильмын карау оештырылды.
-
Зарница 18.04.2024
"Аҗаган 2.0"хәрби-патриотик уены
Уенда Арча мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Катнашучыларга 6 конкурс сынавын үтәргә туры килде:
✔ Ватан тарихын белү,
✔ хәрби әзерлек (автоматны сүтү-җыю),
«төзелеш һәм җырлар смотры»конкурсы,
✔ спорт әзерлеге,
✔ радиация, химик һәм биологик саклауның ярдәме һәм нигезләре.
Аҗаган уены - үзеңне күрсәтү, уртак эшкә катнашлык, уртак җиңү өчен үз-үзеңне дисциплина, шулай ук отряд һәм ил алдында бурыч хисе үстерү мөмкинлеге.
Укучыбыз Мөхетдинов Әнгам "Аркада ятып гәүдәне күтәрү" бәйгесендә 1 урын яулады.Котлыйбыз! -
Кызыклы очрашу 17.04.2024
16 нчы апрель көнне мәктәбебездә Арча китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзалары Дамир абый Нуриәхмәтов, Халидә апа Вафиналар белән очрашу үткәрелде. Бәйрәмдә укучылар җырладылар, үзешчән шагыйрьләрнең тормыш юллары белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр. Мәктәбебезнең,,Наз" театр коллективы К Тинчуринның ,,Сүнгән йолдызлар" спектакленнән өзек куйды. Кичә кунакларыбызның мавыктыргыч, тирән мәгънәле һәм кызыклы чыгышы белән үрелеп барды.
Апрель- Тукай ае. Кичә дә татар халкының гимны- “Туган тел” җыры белән тәмамланды. -
Очрашу 17.04.2024
Бүген Кушлавыч, Утар Аты, Түбән Аты, Наласа мәктәпләренең өлкән класс укучылары өчен очрашу узды.Чарада Үрнәк аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы, "Игенче" агрофирмасы директоры Хабибуллин Рөстәм Җәүдәт улы һәм Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Абдуллин Марат Рәүф улы катнашты.