Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 76 учеников |
У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Чишмә буен җыештыру 02.05.2024
10 нчы класс укучылары авылыбыз чишмәсе территориясен җыештырдылар. Кипкән уләннәр, чүпләрне җыеп, капчыкларга тутырдылар.
-
Яз һәм Хезмәт бәйрәме 01.05.2024
Бу бәйрәм яз символы булып тора, төрле буын һәм профессия вәкилләрен берләштерә.Барыгызга да сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез.
-
Көрәш бәйгесе 27.04.2024
Наласа егете, шәхси эшмәкәр, "ФорВаг" оешмасы җитәкчесе - Инсаф Илшат улы Нотфуллин Наласа урта мәктәбе базасында 2009-11 һәм 2012нче елдан яшьрәк егетләр өчен көрәш бәйгесе оештырды.Ярышларда барысы 101 яшь көрәшче катнашты.
-
Туган тел көне 26.04.2024
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. ... Шул уңайдан 3 нче класс укучылары сөекле шагыйребезгә багышланган кичә үткәрделәр. Кичәдә Тукай әсәрләре, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
-
Районара семинар 25.04.2024
Бүген мәктәптә чит тел укытучыларының районара семинары узды. Семинарның темасы "Инглиз теле дәресләрендә коммуникатив УУД лар формалаштыру. 2023-2024 нче уку елы нәтиҗәләре. 2024-2025 нче уку елына бурычлар".
-
"Илhам"Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 25.04.2024
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә 11 нче сыйныф укучысы Габдрахманова Зилә 1 урын яулады, 10 нчы сыйныф укучысы Төхфәтуллин Әмир,,Өметле киләчәк'' номинациясендә җиңүгә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Фәнни-гамәли конференция 24.04.2024
Кәримов Габделхай Йосыпович исемендәге I район фәнни-гамәли конференциясе
«Авылым офыклары»
Лауреаты Сиразиева Сәрия -
Труд крут 22.04.2024
"Разговоры о важном" дәрестән тыш шөгыленең чираттагы әңгәмәсе "Труд крут" исеме астында узды. Ул хезмәт тәрбиясенә багышланды. Укучыларга студент хезмәт отрядлары турында мәгълүмат бирелде.Соңыннан шушы темага багышланган кызыклы биремнәр үтәделәр.
-
День Земли 22.04.2024
22 апрель — Халыкара җир көне.
Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр.
Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме.
Бу бәйрәмнең тарихы америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле.
19 гасыр ахырында Мортон бер буш территориягә күченеп килеп, яшелләндерүгә багышлап,бер көн кертергә тәкъдим итә.
Буген бездэ кунакта Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт " дәүләт сакланышы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы. -
Экологик десант 22.04.2024
22 апрель «Җир көне» — яз көне үткәрелә торган бәйрәм булса да, без Җир анабызны чиста,пөхтә тотарга тиешбез!
Онытмыйк дуслар❗
Чисталык ул җыештырылган җирдә түгел ▶ чүпләмәгән җирдә!
Авылыбызның яшәешенә битараф булмыйча,өмәләрдә катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез)
Матур ,чиста,ямьле авылыбызда гел шулай бердәм,тату булып яшик әле дуслар!