Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 76 учеников |
У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Республика көне 30.08.2024
Сезне зур бәйрәм – Татарстан Республикасы көне белән ихластан котлыйбыз!Бүген Татарстан – куәтле, эзлекле үсеш алган төбәк. Республикабыз киләчәккә омтылып яши, елдан-ел бөтен дөньяга таныла бара.
Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, республикабыз үсешенә өлеш кертерлек яңа казанышлар телибез!
-
Мәктәп ярминкәсе 24.08.2024
24 нче августта булган мәктәпләр ярминкәсендә мәктәбебез актив катнашты.
Ярминкә белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Халык аз түгел. Яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, мунча себерке, һәм үләннәр сатыла. Концертта булып узды. 2024 ел - 2024 елда Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы. Шул уңайдан эчтәлекле күргәзмәләр оештырылды. әфәрин, мәгариф хезмәткәрләре! -
Россия флагы көне 22.08.2024
22 августта иң мөһим дәүләт символларының берсе булган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Кешенең үз иленең символларына ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәте - аның гражданлык күрсәткече, димәк, укымышлылыгы, мәдәнияте, әхлагы чагылышы. Дәүләт символларына хөрмәт күрсәтеп, без үз Ватаныбызга мәхәббәт һәм хөрмәт күрсәтәбез, Россия гражданнары булуыбыз белән горурланабыз. Россия флагы астында бүген төрле милләт һәм халык вәкилләре берләшә. Безнең флагыбыз бай тарихы һәм дәүләтчелек традицияләре булган бөек ил флагы буларак бөтен дөньяда таныла. Аның артында-безнең дәүләтнең күп гасырлык тарихы. Россия Федерациясе Дәүләт флагын күтәрү тантанасы безнең һәрберебездә Ватаныбыз өчен горурлык хисе уята.
-
Күңелле уеннар 30.07.2024
29 нчы июль көнне Арча социаль яклау бүлеге Форпост һәм Росгвардия оешмаларына керүче яшьләр белән берлектә укучылар өчен кызыклы уен программасы үткәрделәр.
-
Мәктәпне яңа уку елына кабул итү 29.07.2024
Бүген мәктәпне яңа 2024-2025 нче уку елына кабул итү булды.
-
День памяти и скорби
22.06.2024
Бүген Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе-Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июнендә фашист Алмания сугыш игълан итмичә генә Советлар Союзына һөҗүм итә. Бу көнне без миллионлаган һәлак булганнарны искә алу, Ватанны саклаучы, аның азатлыгы өчен гомерләрен биргән кешеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге алдында баш иябез.
-
17 нче көн 21.06.2024
Лагерьда "Дуслык көне" балалар һәм яшүсмерләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә, шулай ук коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән. Чара кысаларында отрядлар буенча «Дуслык нәрсә ул»темасына диспутлар үткәрелә. Балаларга нәрсә эшләргә яратулары һәм кемне яратулары турында сөйләргә мөмкинлек бирелә. Бу аларга бер-берсе турында күбрәк белергә мөмкинлек тудыра. Шулай ук көн кысаларында кызыклы конкурслар үткәрелә, анда балалар күңел ачалар һәм көләләр. Табигатькә «Яшел даруханә» экскурсиясе үткәрелде. Гербарий ясау өчен үсемлекләр җыйдык.
-
19 нчы көн - "Наркотиклар- начарлык" 19.06.2024
Замана чире торган саен күбрәк яшьләрне үз кочагына тартып ала.Бу афәттән котылучыларның саны күп түгел.Безнең максат - яшьләрнең яман гадәтләрнең яхшылыкка илтмәвен аңлауларына ирешү. Бүген лагерьга йөрүче балалар белән "Наркотиклар - начарлык" дигән темага багышланган әңгәмә үткәрелде һәм социаль видеороликлар карау оештырылды.
-
18 нче көн 18.06.2024
Беркемгә дә сер түгел, авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк.Авылда да билгеләр куерлык урыннар күп. Чөнки биредә машиналар күп йөри. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китик.Бүген бездә ГАИ инспекторы белән очрашу булды.Ул лагерьдагы укучыларга юл кагыйдәләрен искә төшерде.
-
15 нче көн 16.06.2024
«Кояшкай» мәктәп яны лагеренда иртә күңелле зарядкадан башланды ,балалар барлык күнегүләрне дә рәхәтләнеп башкардылар. Тәмле иртәнге аштан соң балалар җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгыльләнделәр. Мәктәп ишегалды территориясеннән чүп-чарны җыештырдылар. Балаларны тәрбияләү системасын камилләштерүнең мөһим юнәлешләренең берсе-экскурсия эшен нәтиҗәле оештыру. Балалар авыл буйлап экскурсиягә чыктылар. Балалар Исмәгыйлева М.Җ. һәм Шакирова Д. К. га кызыклы экскурсия өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр, чөнки туган якның тарихы һәм танылган кешеләре турында тагын да күбрәк белергә телиләр. Тәмле төшке аштан соң балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Эстафеталар, мини-футбол, пионербол уздырылды. Көн кызык үтте һәм балалар бик күп яңа белемнәр алдылар.