Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Юлда йөрү кагыйдәләрен үзләштерү атналыгы!" 18.02.2016

Юлда йөрү кагыйдәләрен үзләштерү атналыгы.
-
"Чигүле читекләрем!" 17.02.2016

Максат:1.Халкыбызның рухи мирасын саклау,борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүһәрләрен хәзерге буынга җиткерү.
2.Пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру.
3.Милләтебезнең асыл бизәкләренә,милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү.
Читек- озын кунычлы күн аяк кием. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.
-
"Туган көнгә ак калач!" 16.02.2016

Туган көннәр бик күңелле уза.Бергәләшеп ак калач җырлыйбыз, изге теләкләр телибез, матур сөйләм телен үзләштерәбез.
-
"Кызыклы уеннар!" 10.02.2016

Уен вакытларын бушка уздырмыйбыз.Төрле кызыклы уеннар белән шөгыльләнәбез, леголар белән төрле музыка кораллары,робот, машиналар ясыйбыз.
-
"Бишкә кадәр санау!" 09.02.2016

Математика – уртанчылар төркеме.
Тема: “Бишкә кадәр санау”
Максат:
Бишкә хәтлек санауны, саннарны һәм тәртип саннарын дөрес файдалануны ныгыту.
Унга кадәр саннарны танырга өйрәтү.
Предметларның ике төркемен чагыштыруны, геометрик фигураларны әйтеп бирергә өйрәтүне, предметларның торышын сүзләр белән аңлатып бирүне ныгыту.
Таякчыклардан геометрик фигуралар төзү.
Шөгыльгә кызыксыну уяту.
Җиһазлау:
Урындыклардан ясалган поезд, урман рәсеме, геометрик фигуралар, предметлар рәсемнәре, таякчыклар, санлы һәм рәсемле карточкалар.
Сүзлек өстендә эш:
әзрәк, күбрәк, тигез, уңда, сулда, өстә, аста.
Методлар һәм алымнар:
проблемалы ситуация, сорау – җавап, күрсәтү, дидактик уеннар, күргәзмәлек.
Тәрбияченең алдан эшләнгән эше:
бармак уеннарын өйрәтү, рәсемнәр ясау.
Балалар белән алдан эшләнгән эш:
таякчыклар белән төзү, бармак уеннарын өйрәнү.
-
"Әти-әниләр комитеты эштә!" 03.02.2016

Бакчабызда "Сөйкемле Шүрәле!" конкурсы оештырылды.Әти-әниләр бик актив катнаштылар.Һәр гаилә төрле материаллардан, үзенчәлекле Шүрәле сыннары ясап алып килделәр.Эшләнелгән сыннарга карап, аеруча, балалар сөенделәр, куандылар.Әти-әниләр комитеты тарафыннан сайлап алу этабы уздырылды.Иң яхшы дип табылган эшләрне район мәгариф идарәсенә алып барырга тәкъдим иттеләр.Конурста катнашучы әти-әниләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Речевое развитие 02.02.2016

Речевое развитие.
Тема: «Заказ по телефону».
1.Расширение и активизация словарного запаса за счёт изученных ранее названий одежды и деталей одежды.
2. Закрепление умений и навыков понимать и отвечать на вопросы: «кому?» «где?».
3.Воспитать чувства взаимопомощи
-
"Наши любимые куклы!" 01.02.2016

Тема: " Кукла Маша и кукла Айсылу".
1. Активизация словарного запаса за счёт изученных ранее названий одежды, ввести в речь названий деталей одежды.
2. Формирование умений и навыков понимать и отвечать на предложения с вопросительным словом: «кому?».
3. Воспитание аккуратности и опрятность.
-
"Геометрик фигураларны таныйсызмы?" 29.01.2016

МАТЕМАТИКА.
Тема: “Геометрик фигураларны таныйсызмы?”
Максат: Балаларны геометрик фигуралар белән таныштыруны дәвам итү, 5 кә кадәр санауны активлаштыру, саннарны тану өстендә эшне дәвам итү. Геометрик фигуралар турында булган белешмәләрен баету, логик фикерләүләрен үстерү, математика фәненә кызыксынучанлыкларын тәрбияләү.
Материал: демонстрационный материал, геометрик фигуралар, саннар, шар, капкалар.
Тарату материаллары: һәр балага поднос белән 5 әр квадрат һәм өчпочмаклар, таякчыклар, уен өчен саннар һәм геометрик фигуралар төшкән карточкалар.
-
"Наш дом!" 28.01.2016

Русский язык.
Тема: "Наш дом!"
Задачи: 1. Введение новых лексических единиц по теме и организация тренировки в их употреблении.
2.Закрепление умения использовать в речи грамматические конструкции числительное+ существительное .
3.Формирование у детей навыков диалогической речи.











