Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
"Бездә кунакта курчак театры!" 29.04.2016

Бүген бездә кунакта Чаллы курчак театры булды.Алар балаларга тәрбияви әһәмияткә ия булган әкият тәкъдим иттеләр.Балалар бик шат калдылар.
-
"Саф һавада уеннар!" 27.04.2016

Балалар саф һавада төрле уеннар уйнарга бик яраталар. Тәрбияченең төп бурычы – саф һавада хәрәкәт уеннарын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аларны балаларга файда китерерлек һәм аларның кәефен күтәрерлек итеп оештыру. Бу төр уеннар, балалар төркем белән бергәләшеп башкарган очракта, аның гомуми үсешенә зур өлеш кертәләр: социаль (аралашу белү), эмоциональ (шатлана-шаяра белү) һәм интеллектуаль (аң-белем) сыйфатларын камилләштерәләр. Урамда, ачыкһавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.
-
"ТУКАЕБЫЗГА 130 ел!" 26.04.2016

Мәктәп укучылары белән берлектә Тукаебызның туган көн бәйрәмен уздырдык.Быел халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Һәр чорда шагыйрьне зур ихтирам белән искә алалар. Вакытлар узган саен Тукай әсәрләренә игътибар, аларның әһәмияте, тарихи миссиясе арта. Тулыр-тулмас алты ел гына иҗат итеп калган әдипнең үзе исән чагында ук 33 китабы дөнья күргән. Ятим, мескен Апуштан Мөхәммәтгариф улы Габдулла бөек шагыйрь - Тукайга, халык, милләт хадименә әверелә.Тукай - татарның гына түгел, башка төрки халыкларның да сөекле әдибе. Ул исән чагында ук шактый танылган шагыйрь булган. Г.Ибраһимов һәм башка кайбер язучылар Тукайны тәнкыйть утына тотса да, аның иҗаты халыкка бик якын. Тукай - милләт язмышы өчен янып, кайгырып яшәгән әдип.Апрель ае Тукайны тудырган да, якты дөньядан алып та киткән. Бу кадәр ачы, каһәрләнгән язмышка дучар ителгән башка шагыйрь юктыр да. Егерме җиде яшендә, әле гөрләтеп иҗат итәрдәй бер чорда ул бакыйлыкка күчә. Тукайны соңгы юлга озату да тарихта беренче мәртәбә, шуңа чаклы күрелмәгәнчә киң яңгыраш ала...
-
"БЛАГОДАРНОСТЬ" 25.04.2016

Начальник Арского филиала ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" Мухаметзянова Э.Г. наградила наших воспитателей благодарственными письмами за проведение мероприятий по правилам дорожного движения и активное участие в пропаганде безопасности дорожного движения и предупреждению детского дорожно-транспортного травматизма и моделем транспортного и пешеходного светофора на стойке.
-
"Сандугачлы моңлы Тукай теле!" 22.04.2016

21 апрель көнне Арчаның 9 нчы номерлы "Шатлык" балалар бакчасында "Сандугачтай моңлы Тукай теле" дип исемләнгән бәйге оештырылды.Анда районның балалар бакчасыннан килгән балалар Г Тукайның 130 еллыгы уңаеннан әсәрләрен сәхнәләштереп бик оста итеп башкардылар.Безнең балалар "Эш беткәч уйнарга ярый!" әсәрен сәхнәләштереп "Иң уңышлы образ" дипломы белән бүләкләнделәр.Котлыйбыз!
-
"Салават күпере" бездә кунакта! 21.04.2016

Бүген безнең бакчада бик кызыклы һәм истәлекле вакыйга булды.Ерак араларны якынайтып, безгә кунакка "Салават күпере" журналы хезмәткәрләре кайтты.Үзләре белән нәни дуслары Елмай һәм Галим, Шүркәне дә алып кайтканнар.Алар балалар белән төрле кызыклы уеннар оештырдылар, Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган рәсем һәм "Сөйкемле Шүрәле" сыннары күргәзмәсе белән таныштылар.Балалар Г.Тукайның шигырләрен, җырларын башкардылар.Шүркә белән истәлекле фотоларга төштеләр, Шүркә үзенең дусларына бүләкләрен тапшырды.Очрашу күңелле һәм истәлекле булды.
-
"Без өмәдә!" 20.04.2016

Наласа авыл советы җирлегендә эшләүчеләр Арча-Наласа юл буенда күмәк өмә оештырдылар.Табигать анабызны чүптән арындырыйк!
-
"Сихри музыкаль дөнья!" 20.04.2016

Сихри музыкаль дөнья!
"Бәйрәм бүген!" җырын өйрәнү, сүзләрен ятлау, җырны сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп башкару, музыка характерына туры китереп хәрәкәтләр башкарырга өйрәнү, җырны икегә бүленеп җырлау, музыка характерын хисләр аша күрсәтү, эстетик зәвык, бәйрәмнәргә карата кызыксыну тәрбияләү.
-
"Математика" 19.04.2016

Тема: "Тәртип буенча санау"
Максат: предметларны биеклек, зурлык буенча чагыштыруны, аларны үсә һәм кими бару тәртибендә урнаштыруны ныгыту, предметларны тәртип һәм микдар буенча санау. Ничә?Ничәнче? сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү, тәүлек бүленешен аеруны активлаштыру, кул моторикасын үстерү, математикага кызыксыну уяту.
-
"Әдәби викторина "Мультфильмда кунакта!" 18.04.2016

Проект. Габдулла Тукай ижаты.
Әдәби викторина "Мультфильмда кунакта"
1.Г Тукай әкиятләре,шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү.
2,Балаларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен үстерү.
3.Таныш әдәби сюжетлар буенча балаларның Г.Тукай иҗаты буеча алган белемнәрен камилләштерү.
" Гали белән кәҗә", "Җил һәи яңгыр", "Кызыклы шәкерт" мультфильмнары.











