Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
"МАТЕМАТИКА!" 29.11.2016

Математика .
Тема: “Тәртип буенча санау”
М-т: балалар белән 5кә кадәр санауны активлаштыру, “Күпме?” “Саны буенча ничәнче?” сорауларына җавап бирүне камилләштерү, таныш булган геометрик фигураларны аера һәм атый белүне ныгыту, озынлыклары, мисаллар ярдәмендә “тиз”, “әкрен” төшенчәләрен аңлату, кул моторикасын үстерү, математикага кызыксыну уяту.
Мат-л: И.А.Помораева “Занятия по ФЭМП”.Магнит такта, экран, 5әр предметлы рәсемнәр,уенчыклар, 5 кәрзин, төрле предметлар, 1-5 кадәр санлы пазллар,геометрик фигуралар, эш дәфтәре.
-
"Бәйрәмең белән, әнием!" 25.11.2016

Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше әни . Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен әниләр көне буларак бәйрәм ителә.Бакчабыздагы балалар әниләрен котлап, бәйрәм открыткалары ясап бүләк иттеләр.
-
"Канатлы дусларыбыз! 23.11.2016

Кошларның җылы күлмәкләре дә, өйләре дә юк! Алар ачы буранда да, салкында да ачык һавада йоклыйлар. Канатлы дусларыбызга салкын кышны уздырырга бергәләп ярдәм итик, җимлекләр ясап, аларны йортларыбыз, мәктәп, балалар бакчалары тирәләренә, ял итү паркларындагы агачларга элик!Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр- моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр. Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр . Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып ,табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтәләр. Бөтен дөньяда 1906 елда кошларны саклау турында Бөтендөнья конвенциясе кабул ителгәннән алып, hәр елны 1 нче апрель – Бөтендөнья кошлар көне дип билгеләп үтелә. Ә Россиядә яшь натуралистлар тәкъдиме белән ул 1926 елдан бәйрәм ителә. Хәзер җир йөзендә 100 милрд. чамасы кыргый кош hәм 50 милрд. йорт кошы исәпләнә. Шартлы рәвештә hәр кешегә 30 ар кош туры килә.Табигатьнең менә шундый матур күчеш чорында кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч, минем туган ягыма кошлар кайта. Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа.
-
"Грамотага өйрәтү!"
21.11.2016
Тема: Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык (п) һәм (пь) авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алу.
Максат:Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын –нечкәлеген саклап калып,башка авазлардан аерып әйтү күнекмәзсен үстерү.Тартык авзның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.
Шигырьне сәнгатьле итеп укуларына ирешү.
Чагыштыра белү,игътибарлы булукебек сыйфатлар үсешен тәэмин итү.
Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәсен үстерү.
Эшчәнлек төрләре :Песи турында тел шомарткыч өйрәнү.
“Песи һәм тычкан нәрсә белән охшаш,нәрсә белән аерыла?” уен-биреме.
-
"Бергә бүләк ясыйбыз!" 18.11.2016

Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Бүләк ясыйк, әйдә әле:
Матур булсын!
Пөхтә булсын!
Тиздән Әниләр көне!
-
"Математика" 15.11.2016

Математика Зурлар төркеме
Тема: «Тугыз санының барлыкка килүе. Предметлар санының алар арасындагы ераклыкка бәйле булмавы. Озынлык. Калынлык» Программ эчтәлек: 1) балаларны тугыз санының барлыкка килүе һәм оешуы белән таныштыру, тугыз саны кысаларында санарга өйрәтү; предметлар санының алар арасындагы ераклыкка бәйле түгеллеген аңлату; предметларның биеклеге һәм калынлыгына карап аларны үзара чагыштыру; предметларны биеклеге һәм калынлыгы үсә (кими) бару; тәртибендә дөресләп тезәргә өйрәтү; чагыштыру төренә карап предметларны төрлечә урнаштыру мөмкинлеге барлыгын күрсәтү; 2) игътибарлылыкны, хәтерне, логик фикерләүне, күзаллауны үстерү; 3) мөстәкыйльлекне, тыңлый белү сыйфатын тәрбияләү. Җиһазлар һәм материаллар: күрсәтмә материал: Крош, Керпе, күбәләк корты (гусеница) уенчыклары; кызыл һәм зәңгәр түгәрәкләр тугызар данәдә; сары һәм күк төсендәге күбәләкләр дүртәр данәдә; тарату материалы: һәр балада төрле озынлыктагы һәм калынлыктагы түгәрәк таякчыклар. Таякчыкларның озынлыклары — 4, 6, 8, 10, 12 см, ә диаметрлары - 5, 8, 14, 17, 22 см.
-
"Поздравляем!" 14.11.2016

Редакция журнала «Тылсымлы куллар», ООО «Ихлас» Провела Республиканский творческий конкурс «Кояшлы балачак» – «Солнечное детство» среди дошкольных образовательных учреждений, начальных классов общеобразовательных учреждений с целью формирования интереса к национальной культуре татарского народа, расширения и укрепления творческих контактов между педагогической общественностью, родителями и детьми Республики Татарстан. 11 ноября 2016 в Казани состоялось награждение финалистов , из нашего сада Халиуллина А.Р. стала финалисткой, награждена дипломом.Поздравляем!!!
-
"Кисеп ябыштыру!" 09.11.2016

Тема : "Өй төзибез!
Максат: Киң тасманы күз белән чамалап шакмакларга кисү яки кирпечләр кисү.Квадратны диогональ буенча ике өчпочмак чыгарлык итеп кисү. Геометрик фигураларны танып әйтү, кисеп ябыштыруга теләк уяту,үз эшеңне ахыргача ңиткерергә кирәклеген төшендерү.
-
"Математика!" 08.11.2016

Тема: "Сигез саны.Озынлык, биеклек"
1.Балаларда сигез саны турындагы күзаллауны барлыкка китерү, сигез санына кадәр саный белү күнекмәләрен ныгыту.Бер төркем предметларны икенче төркемдәге предметлар белән чагыштырып карап, аларның кайсында предметларның күбрәк -әзрәк булуын ачыкларга өйрәтү; предметларның озынлыкларын, биеклекләрен билгеләү; билгеләнгән сан буенча хәрәкәтләр үтәү; 2.Логик фикерләү, хәтер, күзаллый белү күнекмәләрен үстерү; 3.Мөстәкыйльлек, дөрес итеп тыңлый белү тәрбияләү.
-
"Без Т.Кырлайда!" 02.11.2016

Коллективыбыз без белән Арча районының данлы шәхесе Г.Тукай музеена барып кайттык. Музейдагы кызыклы мәгълүматларны карап, ремонттан соң ясалган сыннарга сокланып кайттык.Тукай- безнең күңелләрдә җуелмас эз калдырган шәхесебез!











