Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. Үз уңышлары белән алар Тукай төбәгенең сәләтле балаларга бай булуын исбатлыйлар. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру – төп максатыбыз. 1 июнь – каникуллар башланган көн. Балаларыбыз яхшылап ял итсеннәр, көч тупласыннар өчен, бу чорда да без, өлкәннәрнең кайгыртуы сорала. Ямьле җәй айлары файдалы үтсен, үсеп килүче буынга төрле кызыклы очрашулар бүләк итсен дигән теләктә каласы килә. Районыбыз авылларында яшәүче барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт телибез!.
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Белем көне белән,сезне! 01.09.2016

Беренче сентябрь-белем көне!Иң матур бәйрәм белән сезне?Уңышлар,сәламәтлек һәр барчагызга да юлдаш булсын!Бэхетле булыгыз!!!!
-
"Бездә кунаклар!" 03.08.2016

0З нче август көнне Наласа авыл советы җирлегендә Арча муниципаль районының иҗтимагый совет утырышы узды.Комиссия һәр социаль объектта булып, андагы эшчәнлек белән танышты.Әлеге объектларның тарихы һәм бүгенгесе белән Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Рамазан кызы Шакирова таныштырды. Эшче төркем Урта Бирәзәнең мәктәп, клуб, мәчет биналарында һәм шулай ук зират территориясендә булды. Наласа авылында исә яңа салынган асфальтны күзәтүдән тыш, яңа мәдәният йортында, фельдшер-акушерлык пунктында, балалар бакчасы, китапханә һәм ремонтка дучар булган мәктәптә булып уздылар.
-
"Балаларны яклау көне!" 01.06.2016

-
"Котлы булсын САБАНТУЙ!" 31.05.2016

Әй, күңелле дә соң САБАНТУЙ!Капчык киеп йөгерү ярышында малайлар белән беррәттән кызларыбыз да катнашты. Алардан калышмыйча җиңү яулаган кызлар да булды. Күзне бәйләп чүлмәк вату ярышы да озак көттермәде. Балалар тиз арада бер-берсенең артына тезелеп тә бастылар. Чүлмәкне җиткер генә. Аннан чираттагы ярышыбыз кашыкка йомырка салып йөгерү булды. Балалар бер дә аптырап тормадылар, кашыктан йомыркалары төшеп калса да, тәрбиячеләре янына беренче йөгереп килергә тырыштылар. Ә намуслырагы, төшкән йомыркасын алам дип, артка да калды. Сабантуйда барлык балалар да бик теләп, кызыксынып катнашты. Өлкән төркем балаларыннан калышмыйча, безнең кечкенә төркем балалары да бик мавыгып уйнадылар. Ярышлар туктап торган арада балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Күз бәйләп, уенчыклар кистеләр. Һәрбер ярыш нәтиҗәләре буенча бүләкләр бирелеп барылды. Балаларга бүләкләрне балалар бакчасы коллективы, авылдашлар, әти-әниләр әзерләде. Бүләкләр әзерләп, кечкенә сабыйларыбызның күңелләрен күтәргән өчен аларга бик зур рәхмәт әйтәсе, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә тынычлык телисе килә. Сабантуйда бер генә бала да бүләксез калмады. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
-
"Саф һавада туган көн!" 30.05.2016

Саф һавада туган көнгә багышлап ак калач уенын башкардык.Матур теләкләр теләдек, бәхетле, сау сәламәт бул дидек!
-
"Чыгарылыш-2016 ел!" 30.05.2016

Олы бәйрәм буген бездә
Зурлар инде кубебез
Бакча белән хушлашабыз
Бик елыйсы килә минем
Инде нихәл итәсе
Бакчадан дуслар янынан
Бер дә килми китәсе.
Гел карап торырмын инде
Шушы бакча янына
Нигә укытмыйлар икән
Шушы бакчада гына.
-
"Без китапханәдә!" 29.05.2016

-
Информация для родителей
26.05.2016
Уважаемые родители, ознакомьтесь с информацией о предоставлении услуг в электронном виде. Оплатить за детский сад можно в электронном виде на Портале госуслуг РТ. Для этого ознакомтесь с пошаговой инструкцией (перейдите по ссылке Инструкция родплата детский сад)
-
"Туган көннәр күңелле!" 23.05.2016

Бакчабызда май аенда туган көннәрен уздыручы балалар бик күп.Аларны ихлас күңелебездән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез!!!Җан тирбәлеше яктылыкка, илаһи кояш нурына омтылып, дөньяга пәйда булган көнең белән тәбриклибез сезне. Сезгә бер генә теләк – саулык, саулык, саулык. Ә саулык ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы. Күңелегез күгендә көн дә кояш, көн дә яз булып, җаныгызда чәчәкләр атсын.
-
"Табигатьтә кунакта!" 20.05.2016

Язгы табигать искиткеч матур, тирә-як һуш ис бөрки! Без табигать кочагында язгы үзгәрешләрне күзәтәбез, танышабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз!Табигатьнең үтә дә гүзәл, сихри вакыты!











