Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018 22 нче февраль көнне 6 нчы сыйныф укучылары арасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ярыш үткәрелде. “Спарта” һәм “Торнадо” командалары бик матур уен күрсәттеләр. Алар дартс уенында да, мылтык җыюда да, һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәтүдә дә, сорауларга җавап бирүдә дә сынатмадылар. Кызлар аларның уеннарын бәяләп бардылар. Ахырдан сыйныф җитәкчесе Гөлназ Ранифовна аларга изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бик күңелле узды.

-
Батырлык дәресе 22.02.2018 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. 100 элек Кызыл Армия, яңа хакимиятнең армиясе барлыкка килгән. Шул вакытлардан бирле без бу көнне Ватаныбызны саклаучыларны тәбриклибез, котлыйбыз. Бөек Ватан сугышында катнашып илебез азатлыгы өчен үзеннән өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннары арабызда бик аз калып бара. Безнең Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең ике ветеран укытучысы исән-сау булуына без бик шат. Сугыш һәм хезмәт ветераныбызның берсе Габдрәхимов Госман Габдрәхим улы. Озак еллар Күпербаш сигезьеллык, 1986 нчы елга кадәр безнең мәктәптә математика һәм физика укыта. Икенчесе Юнысова Зәйтүнә Шаһислам кызы. Озак еллар Күпербаш мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшли. Бүген без Батырлык дәресенә Зәйтүнә апаны чакырдык. Яңасала авылында туып үскән 19 яшьлек кыз үзе теләп сугышка китә. Мәскәүне саклаучы 1737 зенит артиллерия полкында хезмәт итә ул. Сугыш беткәч, 1945 нче елда туган авылына кайта. Педагогия училищесында укуын тәмамлый. Үзе шикелле үк укытучы, сугышны кичкән Сеҗе егете Галиев Әкмәли Сәләхи улына тормышка чыга. Әкмәли абый белән районның төрле мәктәпләрендә эшли алар. 1958 нче елдан Күпербаш мәктәбенә эшкә киләләр. Зәйтүнә апа башлангыч классларда укыта. Әкмәли абый – мәктәп директоры, тарих укытучысы. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Авылның үрнәк гаиләсе булып яшиләр. Зәйтүнә апа кече улы гаиләсе белән Арчада яши бүген. Кадерле әни, хөрмәтле әби ул. Яше олы булса да, зиһене яхшы: үткәннәрне дә хәтерли, бүгенге көн вакыйгаларын да белә. Ветеран укытучыларга багышланган чарага ул бик теләп килде. Укучыларга сугыш истәлекләрен сөйләде, матур теләкләрен әйтте. “Тормышлар бик матурланды, без генә картаеп киттек. Сез, балалар, яхшы тормышның кадерен белеп тырышып укыгыз, һөнәрле булыгыз. Илебезнең лаеклы ул-кызлары булып үсегез”,- дип тәмамлады ул сүзен. Ветеран белән очрашу җыр-биюләр белән үрелеп барды: курайчы егетләребез чыгышы, 6 класс укучысы Гыйлаҗиева Гүзәлнең матур җыры, бию төркеменең дәртле биюе. Батырлык дәресе барлык ветераннарыбыз өчен язылган матур шигырь юлларын укып тәмамланды. Картаймагыз әле ветераннар, Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар! Сезгә тиеш әле бик күп язлар, Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

-
“Брейн-ринг” интеллектуаль уены 21.02.2018 Мәктәптә Туган тел атналыгы дәвам итә. Бүген туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы 9 -11 нче сыйныфлар арасында “Брейн-ринг” интеллектуаль уенын үткәрде. Укучылар, туган телгә, әдәбиятка һәм татар халкының тарихына, гореф-гадәтләренә багышланган сорауларга җавап биреп, үзләрен зыялы яшьләр итеп таныттылар. Уен җырлар белән үрелеп барды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, 10 нчы сыйныф укучылары 1 урынга, 11 нче сыйныф укучылары 2 урынга , 9 нчы сыйныф укучылары 3 урынга лаек булдылар. Бәйге бик күңелле һәм файдалы үтте.

-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2018 Бу көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем” исемле әдәби –музыкаль кичә үткәрелде. Аны туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы оештырды. Бу кичәдә туган телгә мәдхия җырланды, ул халык җырлары, курай моңнары, милли биюләр, уеннар белән аралаштырып барылды. Укучылар кичәдә бик теләп катнаштылар, туган телне чын күңелдән яратуларын күрсәттеләр. Кичә барысында да җылы тәэсирләр калдырды. Татар теле – минем туган телем. Саклый аны батыр милләтем. Әби-бабам теле, ата-анам теле, Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

-
Зимний туризм 21.02.2018 20 февраля на базе МБОУ «Сикертанская ООШ» прошли лично-командные соревнования по спортивному туризму на лыжных дистанциях среди обучающихся ОУ района. На соревнованиях приняли участие и наши юные туристы. По итогам соревнований в командном зачете команда школы 3 место! Поздравляем! Молодцы!

-
Кинофильм карадык 21.02.2018 Оборона-масса айлыгы кысаларында мәктәптә «Офицеры» (реж. В.А.Роговой, 1971) кинофильмын карау оештырылды.

-
“Башваткыч” интеллектуаль уены 20.02.2018 Мәктәбебездә дүшәмбедән Туган тел атналыгы башланып китте. Набиуллина Гөлназ Ранифовна 5 нче, 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары арасында “Башваткыч” интеллектуаль уены үткәрде. Кроссворд туган тел көненә, кызыклы фактларга, мәктәп тормышына багышланган сораулардан тора иде. Уенда I урынны 9 балл җыеп 7 нче сыйныф укучысы Сабирова Азалия яулады, II урынны 7 балл җыеп 5 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Фирүзә һәм 6 нчы сыйныф укучысы Мәгъсүмова Эльвина бүлеште. Уен җыр-бию белән үрелеп барды. Укучылар һәм укытучылар уеннан бик канәгать калдылар.

-
Шарль Перро әкиятләренә сәяхәт 20.02.2018 Быел француз язучысы Шарль Перроның тууына 390 ел булды. Ул балаларның яраткан әкиятчесе. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч сыйныф укучылары “Перро әкиятләренә сәяхәт” оештырдылар. “Кызыл Калфак”ның кәрҗинендәге дәү әнисенә дигән “тәмле бәлешләреннән сыйланып”, төрле әкиятләреннән сорауларга җаваплар эзләделәр, “Золушка” белән бергә балда булдылар, Маркиз Карабас Барабасның дусларына әверелделәр, “йокыга талган гүзәлгә” ярдәм күрсәттеләр. Укучылар, тагы бер кат, язучының әкиятләрендәге тылсым көче бары тик уңай сыйфатлар тәрбияләвенә төшенделәр.

-
Эш күрсәткән ирне ил онытмый! 19.02.2018 15 нче февраль - данлыклы шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы каһарманы, легендар шәхес Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары “Эш күрсәткән ирне ил онытмый!” исемле сәхнәләштерелгән чара күрсәттеләр. Әлеге чарада Муса Җәлилнең сугышка кадәрле язылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырды, шагыйрьне сугышка озату мизгелләре яктыртылды. Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек!

-
«Аулак өй PARTY» 19.02.2018 В школе было проведено праздничное мероприятие для учеников старших классов (8-11 классы), посвященное «Дню Святого Валентина». Ученики 10-11 классов под руководством учителя английского языка Хайруллиной А.Д. с большим интересом и отдачей подготовились к празднованию дня влюбленных. Мероприятие, под названием «Аулак өй PARTY» велось на двух языках -татарском и английском, ученики показали свои познания в области английского языка участвуя в интересных конкурсах, домашних заготовочных номерах, также были спеты татарские песни, переведённые на английский язык. Праздник прошел очень красочно, весело и познавательно!









