Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
"ГТО всей семьей" 05.03.2018

В школе прошли БОЛЬШИЕ СЕМЕЙНЫЕ ИГРЫ "ГТО свей семьей".
-
Хуш, ӘЛИФБА! 02.03.2018 Тормышта һәр нәрсә дә кечкенә генә әйбердән башлана. Мәсәлән, бөртектән - икмәк, орлыктан - үсемлек, нурдан - кояш, ә белем - безнең беренче китабыбыз - Әлифбадан. Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә 1 нче класс укучылары “Рәхмәт сиңа, Әлифба” дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре, башлангыч класс укучылары, укытучылары, мәктәп администрациясе катнашты. Укучыларны класс җитәкчеләре Йосыпова Р.К. сәяхәткә алып чыгып китте. Алар төрле тукталышлар аша үтеп, үзләренең белемнәрен сынадылар, җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, әлифбаны ничек үзләштерүләрен күрсәттеләр. Әлифба, Азбука дәреслекләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, Математика дәреслегенең зирәклек өчен булган биремнәрен бик теләп үтәделәр. Укучылар бу дәреслекләргә алмашка килүче Әдәби уку, Татар теле дәреслекләрен кабул итеп, аларны саклап тотарга сүз бирделәр. Бәйрәмдә мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина З.Ш. укучыларны бәйрәм белән котлады, аларга уңышлар теләде. Соңыннан, укытучылары Йосыпова Р.К., укучыларга “Әлифбаны уңышлы тәмамлаучы” грамотасы тапшырды, үзенең теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бик күңелле һәм җанлы үтте.

-
“Табигать баласы “ бәйгесе 01.03.2018 “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары укучылар өчен төрле бәйгеләр оештыра. Шуларның берсе –“Табигать баласы “ бәйгесе. 2 нче класс укучысы Габдрахманов Инсаф үзе ясаган рәсеме белән шул бәйгедә катнашты һәм аңа актив катнашучы исеме бирелде. Җитәкчесе Хәйретдинова В.Р. Молодец!

-
Шигырь яратучыларның “Новогодняя сказка” бәйгесе нәтиҗәләре 28.02.2018 Рус теле укытучысы Төхбәтуллина Ләйсән Хөрмәтулловна җитәкчелегендә 6 класс укучылары рус телендә шигырь сөйләүчеләрнең республика бәйгесенең муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Гыйлаҗиева Гүзәл беренче, Нәбиуллина Әдилә, Бәйрәмова Зәринә икенче урынга лаек булдылар. Молодцы!!!

-
Башлангычлар – “Башваткыч”та 27.02.2018 “Туган тел” атналыгы кысаларында китапханәче Нәбиуллина Гөлназ Ранифовна “Башваткыч” уены үткәрде. 4 класс кызлары Шакирова Г., Сабирова А. 1 урынны алдылар. Котлыйбыз, телебезне өйрәнүдә уңышлар телибез!

-
Бәйрәм саф һавада үтте 26.02.2018 Мөндеш башлангыч мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне үзенчәлекле үтте. Үзенчәлеге шунда: мәктәптәбебезнең булачак солдатларына саф һавада төрле сынаулар үтәргә туры килде: аркан тартышу, кызларны ватрушкаларда тартып йөрү, тизлеккә йөгерү,түземлелеккә ярышу, кыршау эчендә йөгерү. Малайларыбыз төгәллектә, көчлелектә, җитезлектә көч сынаштылар.

-
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе 24.02.2018 Туган тел атналыгы дәвам итә. Бүген тагын бер матур чара – “Иң татлы тел –туган тел” исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Бу бәйгедә 2 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр булган шигырь сөйләргә теләгән укучылар катнашты. Алар, бәйге шартлары буенча, Ш.Галиев, Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин әсәрләрен өйрәнеп килделәр. Бәйгене оештыручы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы чараны туган телгә багышланган шигырьләр белән үреп алып барды, укучыларга балалар шагыйрьләре турында мәгълүмат бирде. Бәйге күтәренке рухта үтте. Нәтиҗәләре атналык тәмамлангач билгеле булачак. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга рәхмәт белдерәбез. Афәрин, укучылар!

-
“Ягез, әле егетләр!” 23.02.2018 Казиле башлангыч мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез, әле егетләр!” бәйгесе үткәрелде. Егетләр тапкырлыкта, зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. Бәйрәмгә бүгенге көндә Ватанны саклаучылар арасында туган җиреннән бик еракта хезмәт итеп ятучы безнең авылдаш егетләребез Гыйниятов Алмаз һәм Сафиуллин Дамирның әти-әнисе чакырылган иде. Алар хөрмәтенә музыкаль сәлам юлланды. Егетләребез бар да уңган, бар да булган. Аларга бәя төрле номинацияләрдә билгеләнде.

-
Беркем дә онытылмый, бер нәрсә дә онытылмый... 23.02.2018 Авыл уртасында туган илебезнең азатлыгын саклап һәлак булган Бөек Ватан сыгышы ветераннарына куелган һәйкәл бар. 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Юнармия хәрәкәте активистлары һәйкәлгә венок куйдылар.

-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018 22 нче февраль көнне 6 нчы сыйныф укучылары арасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ярыш үткәрелде. “Спарта” һәм “Торнадо” командалары бик матур уен күрсәттеләр. Алар дартс уенында да, мылтык җыюда да, һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәтүдә дә, сорауларга җавап бирүдә дә сынатмадылар. Кызлар аларның уеннарын бәяләп бардылар. Ахырдан сыйныф җитәкчесе Гөлназ Ранифовна аларга изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бик күңелле узды.









