Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
“Язгы мәрхәмәтлелек” атнасы 12.03.2018

Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН – игелекле эшләр эстафетасы“ ирекле акция кысаларында чаралар үткәрелде. Атнаның беренче көне “Ветераннар янәшәдә яши“ шигаре астында узды. Бу көнне 4 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Зарипова Гөлҗиһан апаның капка төбендәге, ишегалдындагы карын көрәделәр. Сишәмбе көнне авылыбызның изге урыны- “Тәһау” чишмәсенә төшә торган юлны кар көртләреннән арындырдылар. 2-3 нче сыйныфлар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган обелиск тирәсендәге карларны чистартып кайттылар. Тагын бер көн “Игелек маршы“на багышланды.Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү көннең төп бурычы булды. Мәктәптә “Спортлы Татарстан“ эстафетасы узды һәм бу көнне мәрхәмәтле эшләр эстафетасына нәтиҗәләр дә ясалды.
-
"Созвездие-Йодызлык" 10.03.2018

Ссылка на сайт фестиваля - http://www.yold.ru/
-
Сак булыгыз: грипп! 10.03.2018 Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. Грипп бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч тудыра. Озынайтылган көн группасы җитәкчесе Сәгъдиева Халисә Камил кызы башлангыч сыйныф укучыларына саф һавада күбрәк булырга, тиешенчә йокларга,аксымга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай ризык белән тукланырга, кулларны сабын белән еш юарга, кеше күп йөри торган урыннарга бармаска, классларны, бүлмәләрне гел җилләтеп торырга кирәклек турында аңлатты.

-
“Әнием-горурлыгым” 08.03.2018 Март яз башы, язның беренче ае. Яз үзе белән, матур бәйрәмебез- 8 нче Март хатын-кызлар көнен алып килүче. Хатын- кызның матурлыгы, гүзәллеге, нәкъ менә, язның кояш нурларыннан, тагын да балкый, нәфисләнә. Әйе, моның шулай икәнлеген 8 нче Март уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткәрелгән “Әнием-горурлыгым”дигән әдәби музыкаль кичәдә тагын кат күрергә мөмкин иде. Кичәдә әниләргә багышлап матур шигырьләр, җырлар яңгырады, шаян биюләр башкарылды.Укучыларның үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшыру мизеле бәйрәм рухын, күңел күтәренкелеген тагын да арттырды.

-
“Аҗаган” күңелле үтте. 07.03.2018 Ай дәвамында барган оборона-масса айлыгының йомгагы булып 6-11 класс укучылары арасында үткәрелгән “Аҗаган” уены булды. Стройда йөрү, командаларны үтәү, армия тарихын белү, автомат җыю, ату, азимут билгеләү, физик ныклыкны сынау ярышлары квест тәртибендә үткәрелде.

-
Бәйрәм белән! 06.03.2018 Безнең мәктәптә Арча сәнгать мәктәбенең филиалы бик уңышлы гына эшләп килә.Укучылар курай, баян, фортопиано, вокал түгәрәкләренә бик яратып йөриләр. Түгәрәкнең җитәкчеләре Харисов Р.Р., һәм Харисова Ч.Ф. 6 нчы март көнне аларның әниләргә, әбиләргә, укытучыларга ,укучылар өчен иҗат-отчёт концертлары булып узды. Укучылар бик матур чыгышлар ясадылар. Ахырдан барлык укучылар әниләренә үз куллары белән ясаган чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасын әзерләгән сәнгать җитәкчеләренә киләчәктә дә иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек , сәләтле укучылар телибез.Молодцы!

-
"ГТО всей семьей" 05.03.2018

В школе прошли БОЛЬШИЕ СЕМЕЙНЫЕ ИГРЫ "ГТО свей семьей".
-
Хуш, ӘЛИФБА! 02.03.2018 Тормышта һәр нәрсә дә кечкенә генә әйбердән башлана. Мәсәлән, бөртектән - икмәк, орлыктан - үсемлек, нурдан - кояш, ә белем - безнең беренче китабыбыз - Әлифбадан. Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә 1 нче класс укучылары “Рәхмәт сиңа, Әлифба” дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре, башлангыч класс укучылары, укытучылары, мәктәп администрациясе катнашты. Укучыларны класс җитәкчеләре Йосыпова Р.К. сәяхәткә алып чыгып китте. Алар төрле тукталышлар аша үтеп, үзләренең белемнәрен сынадылар, җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, әлифбаны ничек үзләштерүләрен күрсәттеләр. Әлифба, Азбука дәреслекләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, Математика дәреслегенең зирәклек өчен булган биремнәрен бик теләп үтәделәр. Укучылар бу дәреслекләргә алмашка килүче Әдәби уку, Татар теле дәреслекләрен кабул итеп, аларны саклап тотарга сүз бирделәр. Бәйрәмдә мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина З.Ш. укучыларны бәйрәм белән котлады, аларга уңышлар теләде. Соңыннан, укытучылары Йосыпова Р.К., укучыларга “Әлифбаны уңышлы тәмамлаучы” грамотасы тапшырды, үзенең теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бик күңелле һәм җанлы үтте.

-
“Табигать баласы “ бәйгесе 01.03.2018 “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары укучылар өчен төрле бәйгеләр оештыра. Шуларның берсе –“Табигать баласы “ бәйгесе. 2 нче класс укучысы Габдрахманов Инсаф үзе ясаган рәсеме белән шул бәйгедә катнашты һәм аңа актив катнашучы исеме бирелде. Җитәкчесе Хәйретдинова В.Р. Молодец!

-
Шигырь яратучыларның “Новогодняя сказка” бәйгесе нәтиҗәләре 28.02.2018 Рус теле укытучысы Төхбәтуллина Ләйсән Хөрмәтулловна җитәкчелегендә 6 класс укучылары рус телендә шигырь сөйләүчеләрнең республика бәйгесенең муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Гыйлаҗиева Гүзәл беренче, Нәбиуллина Әдилә, Бәйрәмова Зәринә икенче урынга лаек булдылар. Молодцы!!!









